— Дурак! – диде əтисе.
— Дурак! – диде əтисе. — Рəт чыкмас бу нəзек муеннан, мал кадерен белми, – диде əнисе. Зөфəр беренче класста спорт белəн мавыкты. Моңа əлеге дə баягы Җəмил абыйсы сəбəпче булды, бугай. Кышын кыска нейлон куртка, җəен җиңел зəңгəрсу костюмнан йөри башлады малай. — Ни котыра инде бу бала? – диделəр беравыздан ата белəн ана. Арага Вəзилə кысылды, ул спортсменнарның бай булуларын мисаллар белəн аңлатып биргəч, Сəлəхет дин абзый белəн Гөлбикə апаның авызы акча санагандагы кебек ерылды. «Тик данлы һəм маллы булыр өчен калада торырга кирəк... – дип ачыклады Вəзилə. Олылар мəсьəлəнең бу ягына игътибар итеп тормадылар, кызларының кая омтылганын алар белəлəр иде инде. Вəзилə күрше егете Җəмилгə гашыйк булганнан бирле, Зөфəрнең бəясе күзгə күренеп артты. Зөфəр спорт ярата башлаган көннəн бəясе тагын бер баскычка сикерде. Җəмил Түбəн авылда укыта, ə Вəзилə гел- гел мəктəпкə барып йөри алмый иде. Җəмилен коллективта, эш арасында күрə алмый иде ул. Аптекага даруга төшкəн чакларында гына мəктəпкə кагылып чыга, анда да үзенең барлыгын укытучылар коллективына, аерата яшьрəк хатын-кызларга күрсəтү өчен генə керə. Киенеп-ясанып бер-ике минут боргалана да: «Менə мин дə бу дөньяда бар! Җəмилемə кагыласы булмагыз!» – дип кисəтеп чыга кебек. Үзеңне күрсəткəндə башкаларны да күрə алу сəлəте бөтен кешегə дə бирелмəгəн, Вəзилə əнə шундыйлардан иде, башкаларның Җəмиленə булган мөнəсəбəтен һич сиземли алмый иде. Ə сизəсе килə! Егетнең эчен-тышын белергə тели Вəзилə, кем белəн очрашканын да, нилəр сөйлəшкəнен дə, нəрсə ашап, нəрсə эчкəнен дə белергə тели! Зөфəр шуларның барысын да белешергə һəм түкми-чəчми апасына тапшырып торырга тиеш булды. Ул апасы кушканнарны бик читенсенеп, гарьлəнеп кенə үти башлаган иде, тора-бара күнекте тагын. Хəтта бу хезмəт ошый да башлады! Ул Җəмил абыйсы артыннан күзəтə, сыный, ə абыйсы, олы булса да, берни сизмичə йөри бирə, сөйлəшə, көлə, Зөфəрнең укытучысы алдында яшертен бер өстенлеге бар иде хəзер. Күрше авыл, районнарга чыкканда Вəзилə аерата вакчыл һəм талəпчəн була иде. «Кызлар белəн очрашмадымы? Кайда кунды? Чыгып йөрмəдеме?» – дигəн сораулар белəн малайның башын əйлəндереп бетерə. Вакчыллык белəн янəшə Вəзилəнең юмартлыгы да арта, кушылган эшнең ничек төгəл үтəлүенə карап, Зөфəргə вак-төяк бүлəк тə элəгə, акча да биргəли апасы. Бинокль бүлəк итте Вəзилə – алды Зөфəр. Əти-əнисе акчага бик тыгыз бала өчен бинокльле булу ифрат зур мəртəбə иде! Вəзилə апасының талəплəре һаман шулай булыр дип белə иде Зөфəр һəм бер заман ике арада шундый сүз дə чыгар дип башына да кертеп карамаган иде. Ə апасы тотты да: «Җəмил абыең бала-чага түгел, аңа авыл спорты белəн хушлашырга вакыт. Минем кияүгə чыгасым килə! Авыл гыйбатына чыгып адəм көлкесенə калырым юк. Менə шул: бүген сезнең команда җиңелергə тиеш!» – диде. Аннан мəгънəле генə итеп: «Кем кемне!» – дип өстəде. Малайны апасының соңгы сүзлəре аерата нык куркытты. Димəк, эш моның белəн генə бетəчəк түгел, алда тагын нилəрдер көтə икəн əле! Нилəр булуы мөмкин? Нəрсəгə ишарə итə аның усал апасы? Бəлки, Җəмилне агуларга кушар ул, үтерергə? Аннан булыр, булыр... Куркуы чамасыз булса да, Зөфəр бик тиз ризалашты дисəк, дөрес əйтмəбез. Башта аның коты очты. Капкачы малай иң беренче чиратта иптəшлəре алдында, кыр уенчылары каршысында җаваплы икəнлеген үзлəштереп өлгергəн иде инде. Шулай да апасыннан курку өстенлек алды, курку кешенең ихтыяр көчен изə, курку кешедəн яңа кеше əвəли, малай Вəзилəнең үгетлəренə биреште: «Ярар инде алайса, – диде. – Бер-ике туп кертерлəр», – диде. Апасы сəгать бүлəк итəргə булды. Сəгатьле буласы да килə иде егетнең, чөнки Түбəн авыл мəктəбенең югары классларында сəгатьсез укучы бер ул гына иде. Əтисе: «Син барыбер ватасың аны», – дип алдырмады. Əнисе: «Əтиең дөрес əйтə», – дип, егетнең авызын каплады. Бүген алар командасы җиңелергə тиеш булды. Түбəн авыллар бер гол кертсə, Зөфəр каршы якның ике тубын үткəрəчəк. Шундый уй белəн ул юлга чыкты. Җəмил абыйсын көтеп тə тормады. Шундый фикер белəн тренировка үткəрде. Шундый мəкерле ышаныч белəн капкага басты.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги