Перейти к содержимому
Максиметер

Әтәч менгән читәнгә (повесть)

Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 13. Чия төсендəге машинаның дүрт ишеге дə урыныннан каерылып чыкты, арткы ишеккə тотынган Гөлбикə апа эчтəн суырылып чыгып əллə кая читкə очты, Хəйдəр маңгае белəн ал пыялага килеп сыланды, машинасы капланды... əйлəнеп аякланды... тагын капланды һəм... дүрт тəгəрмəченə утырып, канауда янтаеп туктады. Мидхəтнең «лимоны» капланмады, ян белəн бераз шуып барды да таш өеменə килеп сыланды. Өчесе дə исəн иделəр. Юл тузаны утырып та өлгермəде, канау артыннан Гөлбикə апаның сыкраган тыңкыш тавышы ишетелде: — Кулым, ай кулым! Үлəм! Хəйдəр дə исəн иде исəнен, маңгае ике җирдə каз күкəе хəтле булып шешеп чыккан, яңагы тирəн җəрəхəтлəнеп канга манчылган, күкрəк капкачы яньчелгəн иде. Ул машинасыннан чыкты да иелеп кан косты, авызын учы белəн сөртə-сөртə, машина ишеклəрен җыярга тотынды, соңгы ишеккə ябышып яткан гəүдəне күргəч кенə əнисе барлыгын хəтеренə төшерде. — Əни, син мондамыни? — Кулым, бетте! – дип өзгəлəнде ана. Гөлбикəнең кулы сынган иде. Аннан-моннан бəйлəштереп яньчелгəн ишеклəрне машинага төягəч, Хəйдəр моторны кабызып карады, машина йөри, ул үз ходында иде! Хəйдəр «ишеклəр харап булды» дип йөргəн арада, кысыла-кысыла Мидхəт тə көнгə чыкты. Аны танырлык түгел – бите-күзе кан, иреннəре умырылып ертылган... Машинасының уң ягы яньчелеп эчкə кергəн, пыялалар ватык, бензин багы кабартмага əйлəнгəн... «Шартламаса ярар иде!» дип куркынды Мидхəт һəм Зəй ягына борылып карады. Күз кабаклары шешенгəн иде, келəмен күтəреп тыр-тыр йөгереп бирегə килүче əнисен күрə алмады ул. Аның зыңлап торган башына: «Əле дə ярый аны утыртмаганмын», – дигəн уй гына килеп китте. Шул чагында Хəйдəр көндəше янына килде. Сары лимон йөгерекнең ни хəлгə төшүен күргəч, эчен уып хихылдарга тотынды. — Ничек? Уздыңмы? Ə? Ха-ха-ха! — Ертык тишектəн көлə, – диде Мидхəт, иреннəрен кулы белəн капшый-капшый. — Минем машинага чурт та булмаган, менə син ничек кайтырсың?! — Хəйдəр, – диде Мидхəт. – Бар, минем əнине генə алып кил. Ул анда коты чыгып ятадыр. Я йөрəге ярылып үлəр. Хəйдəр əнисенə карады. Йөзен чыткан Гөлбикə башын селкеде. — Йөрмə, тизрəк булнискə кайтыйк. Чыдар əмəлем юк. – Һəм тоташ уфылдарга, ыңгырашырга кереште. – Ай, үлəм! Үлəм! Бетүлəрем шушы икəн... Хəйдəр бик кызганган төс белəн кулларын җəйде: — Синең анаң теркелди, минем əнине тизрəк апкайтырга кирəк, – диде ул. Ишеклəрне арткы утыргычка төяделəр, Гөлбикə апа бу юлы алга, улы янына утырды. — Ныгытып ябыш! – дип боерды Хəйдəр. — Берүк акрын кайт, – дип ыңгырашты яралы ана. — Əнине барып ал əле ди егет. Анда барып йөрерлек ди безнең хəл! Инспектор-мазар күргəнче тизрəк авылга сызыйк дими! — Һəркемнең үз кайгысы, Гөлбикə апа тезенə сыгылып төшə дə: «Ай, кулым! Сынык кул белəн ни хəллəр итəрмен? Туйда кодагыйлар алдында ничек күренермен?!» – дип сыкрана. Хəйдəр аны ишетми, үз-үзенə сөйлəнеп кайта: — Да-а... Төзəткəн хəлдə дə яңа булмый инде ул! Мондый ук буяуны каян табасың?... Энекəшлəргə калыр бу машина. — Үзең җəяүгə калырсыңмы? — Гөлсабира яшəсен! Хəйдəрнең өйлəнү-өйлəнмəве нəкъ шушы урында, шушы минутта хəл ителде. Чия төсле машина эчендə җиллəр уйнамаса, белмим, кияүле була алыр идеме икəн Байголның сазаган кызы! Тегесен дə, монысын да кат-кат үлчəп, чамалап караганда, Хəйдəрнең күңеленə шик-шөбһə килеп киткəнен бая ук əйтеп узган идек инде. Авариядəн соң икелəнүлəр тиз онытылды, күз алдында балкып торган машинасы янында алтын нурларга күмелеп Гөлсабира гына җемелдəп калды. Түбəн авыл кешелəре Хəйдəрне, аның дүрт ишегеннəн җил узып йөргəн ала-кола машинасын күргəч, бармак белəн төртə-төртə көлə башладылар. — Ни булды? — Юл бит... Булды инде, – диде Хəйдəр. — Кыз урларга барган җирдəн кыйнап кайтарганнар! «Ну бу авылны!» – диде ачуына буылып Хəйдəр һəм Вəзилəне хəтерлəде: «Дөрес сөйли сеңел! Качарга кирəк моннан!» — Бетергəнсең машинаңны! — Гөл итəм əле мин аны! – дип мактанды Хəйдəр. Машинаны һəр җəһəттəн җентеклəп карап, əллə никадəр сүзлəр сөйлəшкəч, кешелəрнең күзе Гөлбикəгə дə төште. — Бəй, əниең дə монда икəн ич! Ни булды аңа?

546 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.