Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 15. Кич булды, көтү кайта башлады, урам буйлап вəкарь белəн генə эре мөгезлəрен чайкап бурадай сыерлар узды, һавага ачы əрем һəм татлы сөт исе таралды. Кемнеңдер ал пəрдəле ачык тəрəзəсеннəн күңеллəрне хушландырып Көнчыгыш музыкасы яңгырады. Сөендереп балалар көлештелəр. Тук казлар каңгылдашты. Каланча янында Хəйретдин агай былтыр көз генə утырткан җиде каенның яфраклары кичке җилдə күңелне күтəреп җилфердəп алдылар. Ул Кирамнарга таба атлады, һəр мут кəҗəне, һəр юаш сарыкны күзеннəн уздырып акрын гына барды Хəйретдин агай. Үз малы юк, Миннисаның иркə кəҗəсе туры өйгə – сый янына кайта. Көтү каршына дип чыгып чабасы юк, шулай да ул бүген мал-туарның һəрберсен аерым бер дикъкать белəн күзеннəн кичерде. Сыерларның кемнеке икəнен белергə тырышты, таныгач, хуҗаларын күз алдына китерде, аларның кушаматларын, кем нəселеннəн икəнен күңелендə нечкəлəп барлады. Уйлаган саен, барган саен, таныш хайваннар белəн очрашкан саен аның боек күңеленə кичке караңгылык тула барды. Язкилде дə шыксыз, җайсыз авыл булып тоелды аңа. Чилəбе кебек, һавасы тын юлларын буа, көчне-дəрманны ала иде. Ул, соңарып авылга кереп, кайда кунарга белмичə аптырап калган кыюсыз юлаучы кебек, сыер-сарыкларга сəлам биреп урам уртасыннан барды. Кайбер йорт турында тукталып уйланып торды: «Кем иде соң əле боларның бабалары?! Əйе, əйе, Шəйхетдин солдат нəселеннəн болар!... Ə монда кылый Сəфəр балалары. Урыннары оҗмахта булсын. Ил алдында берчакта да яман исемнəре таралмады. Тугры крестьяннар булдылар, ил чакыргач, Ватан азатлыгы өчен күбесе шəһит киттелəр!...» Нəсел башын, олыларны хəтерлəгəндə аның сүрəн йөзе азга гына ачылып китə дə, уй җебе бүгенгə, бүгенге кешелəргə, борынгыдан догалы, ашлы-сулы йорт-нигезнең бүгенге хуҗаларына əйлəнеп кайткач, чыраендагы саран яктылык та югала, яңак итлəре суырылып эчкə керə, тигез җирдə дə абынырга туры килə иде. Сыерлар шул ук, пуф та пуф кайталар, күəс-күəс җиленнəр як-якка чайкала. Кəҗəлəрнең күзендəге мутлык та элеккечə! Аңгыра бəрəннəр, əнилəрен эзлəп, һаман элеккечə мəэлдилəр! Ə кешелəр кыска гына арада танымаслык үзгəрделəр. Бу йорт хуҗасы да аракы эчə, йөрергə бəдрəфе юк, аракыны чөмерə! Монысының улы тəмам алкоголик булып бетте... Болары инде, халыкта булмаганны, былтыргы Сабан туенда сугышып, бер абыйлары өч елга төрмəгə, берсе больницага элəкте... Ə монда Ясыйр хатыны... Биш кызның əнкəсе чып-чын исерекбаш! Бусы өч тапкыр хатынын аерды, өч җирдə өч ятиме үсə... Водопровод суы Югары очка менеп җитə алмаса да, Чистай, Минзəлə, Бөгелмə, Петровка заводларында коелган аракы Язкилде йортларының һəммəсенə дə язгы ташкындай агып керə. Бер җирдə дə тоткарлык юк аңа! Бер җирдə дə! Соңга калган мал-туарны куркытып, аш исле тəрəзəлəргə тузан шəле бөрки-бөрки, сөт, əрем исен зəһəр бензин исе белəн күмеп, колак тондырып, берьюлы аллы-артлы мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар узды. Гомергə беркемгə авыр сүз əйтмəгəн, тəмле телле, əүлия күңелле Хəйретдин агайның авызы бүген иман белəн ачылмады: «Шушы җен арбаларын уйлап чыгарган кешене колагыннан каланчага асып куясы иде!» – диде ул. Кирамнарга барып кергəндə нык ук күз бəйлəнə башлаган иде инде. Кирам хатыны сыерын сауган, бер көтү сарыкларын өерлəп киртə аранга куып керткəн, ишегалдында ике-өч оя каз белəн кəҗə тəкəсе калган, җиде кызың һəм бер взвод киявең булгач, казны шулай мул асрамый хəлең юк, ə кəҗə тəкəсен Кирам мəзəк өчен тота иде... – Хуҗа өйдə юкмы əллə? – дип сорады Хəйретдин агай кайнар су белəн чилəк юып маташкан хатыннан. Хатын сүзсез генə лапас ягына ишарəлəде. Кирам күлмəкчəн генə, яланаяк, кузлага менеп атланган. Калын йон баскан барабан корсагын кашып, тəмəке пыскыта икəн. – Əй, Хəйретдин агай, – диде ул иренеп кенə, – яманлап йөрисең, əле генə аштан торган идек. Хатыны аның сүзен ошатмады: – Нигə олы кешегə алай дисең? – диде ул. – Аш та бар, ите дə җитəрлек. Хəзер чəй куям. Уз өйгə, Хəйретдин агай. – Рəхмəт, уза ук тормам. – Бия ни хəлдə? – дип сорады Кирам кинəт. – Бия? – диде аңлап бетермичə Хəйретдин агай.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги