— Берничә көннән Альбина белән баланы дәваханәдән чыгаралар. Әлегә минем белән яшәрләр,... — 21 июня 2026 г. в 12:19:33
— Берничә көннән Альбина белән баланы дәваханәдән чыгаралар. Әлегә минем белән яшәрләр, ә соңыннан тагын күз күрер. Тора-бара авылдашлар да Альбинага мөнәсәбәтен үзгәртер, — Алия апа барыннан да элек шушы сүзләрнең тормышка ашуын тели иде. — Алия апа, минем дә сезне күрәсем килә. Ирек үлгәннән соң күрешкән юк. — Әлбәттә, кайт Зөһрә. Мин дә сине бик сагындым. Икенче көнне Алия апалар капка төбенә чит ил машинасында Зөһрә килеп туктады. Өйгә кереп чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашкач, Зөһрә сумкаларын бушатырга тотынды. Ниләр генә юк анда! Бала киемнәре, беренче кирәк-яраклар, уенчыклар. Алия апа бер-бер артлы тамган күз яшьләрен сөртеп, кыенсынып кына әйберләрне Альбина бүлмәсенә урнаштыра барды. — Алия апа, Ирек үлгәч фатирда берүзем торып калдым. Әллә ни байлыгым булмаса да, тормышым җитеш. Риза булсаң, Альбинаны бала белән үземнең янга яшәргә чакырырга телим. Шәһәрдә баланы дәваханәгә йөртү дә кыен булмас. Үзем балалар табибы булгач, мин дә киңәшләремне бирермен. Ә соңрак үзе теләгәнчә булыр. Бәлки, шәһәрдә торып калырга да уйлар. Ни дисәң дә, анда эш табу җиңелрәк бит. Күңеле белән өйгә сабый бала кайтуына әзерләнеп, куанып йөрсә дә, балалар тудыру йортыннан ук Альбинаның шәһәргә китүенә каршы килмәде ана. Чыннан да, үзе савыкканчы, кеше сүзе тынганчы кызының авылдан чыгып китүе хәерле. Кечкенә Алмаз Альбинаны гына түгел, Зөһрәнең тормышына да ямь өстәде. Хәзер инде олыгаеп барган ялгыз хатын да кичләрне көтеп ала башлады. Эш сәгате бетү белән кибетләрдән кирәк-ярак алып, тизрәк Алмаз белән Альбина янына ашыкты. — Әтиеңнең ничек үлүен дә белгәнсең икән. Әниең бу серне озак еллар синнән саклады. Күңелеңне яралыйсы килмәде аның. Әтиең бик яхшы кеше иде, безгә дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды. Ирем Ирек белән дә ул таныштырды безне. Әмма үзенең гомере кыска булды шул. Син әтиеңә карата күңелеңдә ачу саклама. Ул сине барыннан да өстен күрде. — Юк, гаепләмим. Исән булса, оныгы туганга да бик шатланыр иде. Мине кулыннан да төшерми иде бит ул, — Альбинаның күзләрен яшь тамчылары каплады. — Әйе, балаларны бигрәк ярата иде шул. Әмма моңсуланма, мин сиңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. Тәүдә сиңа укуыңны тәмамларга кирәк, ә бала янына әниеңне чакырып китерик. Миндә яшәрсез. — Рәхмәт инде, Зөһрә апа. Әле дә син бар. Әмма синең мәрхәмәтлегең белән куллану була бит. Миңа болай да уңайсыз, — Альбина үзен кая куярга да белмәде. — Син бит — минем туганымның кызы, без якын кешеләр. Уңайсызланма, тормышта төрле хәлләр була. Без бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Әлегә кадәр бу фатирда һәрнәрсә мәрхүм иремне хәтерләтә иде. Ул авырып берничә ай урын өстендә ятты. Сез килгәч кенә шул вакытта биредә урнашкан бушлык, үлем сулышы юкка чыкты. Хәзер монда яңа гына башланган гомер хөкем итә. — Зөһрә Алмазга карашларын төбәде. — Гөнаһсыз сабыйның кечкенә куллары белән миңа ябышуы, аның тормышка яраклашуын күрү күңелемдәге бушлыкны юкка чыгарды. Альбина Зөһрә апасының өендә яшәвенә кыенсына иде. Балага да күп кирәк: киемнәр, уенчыклар... Әмма Зөһрә апасының бу сүзләреннән соң, Альбинаның күңелендә аңа карата кызгану хисе барлыкка килде. Тормышы җитеш, менә дигән эше бар, ире дә гомер буе аны хөрмәтләп, яратып яшәде. Әмма бәхет моның белән генә чикләнми икән шул. Хатын-кыз өчен ана булу да бик мөһим. "Һәркем үзенчә бәхетсез дип әйтүләре юкка гына түгелдер. (Дәвамы бар.)