Элмәк (хикәя) — 21 июня 2026 г. в 11:27:17
Элмәк (хикәя) Гөлия МӨГАЛЛИМОВА 3. "Коммуналка"да яшәгән беренче көннәр әкияттәге кебек үтте. Кыз укып кайта да тизрәк Вадим кайтуга бүлмәне тәртипкә китерә, тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Ул кайткач, бергәләп кичке ашны ашыйлар. Ә егет төнгелеккә эшкә киткән чакларда кыз үзен бик күңелсез тоя иде. Җитмәсә стена аша яшәүчеләрнең төнлә кычкырган тавышлары, бала елавы кызның йокысын өзә иде. Күрше бүлмәдә яшәүче Сәрия исемле ханым белән беренче көнне үк танышты ул. Тыйнак кына киенгән хатын ачылып сөйләшми иде, очрашканда исәнләшә, яисә аш-су бүлмәсендә бер-ике сүз әйтеп кенә үтә иде ул. Көн саен иртән балаларның берсен мәктәпкә озата, икенчесен балалар бакчасына илтә. Дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли иде, ахры. Кичен барысы да йокларга яткач, аш-су бүлмәсенә чыгып, төрле документ эшләрен башкара. Ә ире... Коммуналкага күчеп берничә көн үткәч тә, Альбина шул ирне күреп: "Моның белән хатыны ни өчен яши икән?" дип уйлаган иде. Майкасының муен алымы күкрәгенә кадәр сәленгән, трикосы төшкән, кыштыр-кыштыр тапочкасын идәнгә ышкып юыну бүлмәсенә кереп киткән иде ул. Бүген дә шешенеп беткән күзләрен чак ачып, плитә буенда басып торучы Альбина яныннан юыну бүлмәсенә атлады. Кайнап утырган ит исенә шул адәмнән килгән сасы ис килеп кушылды. Кыз үзе дә сизмәстән авызын куллары белән каплап, аш-су бүлмәсеннән чыгып йөгерде. — Ашны үзең чыгып алып кер әле. Минем ашыйсым килми. Син ашагач, бергәләп чәй эчәрбез, — диде Альбина яңа гына өйгә кайткан Вадимга. Гадәттә, өстәл артында Вадим төрле хәлләр турында сөйли иде, бүген тыныч кына ашавын белде. Бераздан чыгып юынып керде, аннары киенә башлады. — Бүген дә икенче сменага барасыңмыни? Ничәдә кайтасың? — дип сорады Альбина аның курткасына үрелүен күреп. — Эш беткәч тә кайтам. Ни өчен төпченәсең соң? Безгә бит ничектер яшәргә кирәк. Син әзергә яшәргә өйрәндең инде, ә миңа андый бәхет тәтеми, — дип тавышын күтәрде дә ишекне "шап" итеп ябып чыгып китте. Иртәдән бирле болай да тулып ташарга торган Альбинаның күңеленә шул сүзләр дә җитте. Мендәрен кочаклап, үксеп-үксеп елады ул. Төн урталарына кадәр Альбина Вадимга шалтыратты, әмма телефонны алучы булмады. Икенче көнне иртән торып дәресләргә китте кыз. — Соңгы вакытта үзгәрдең әле, Альбина. Авыру кешегә охшап торасың, — диде ахирәте Лилия тәнәфес вакытында чәй эчкәндә Альбинаның шешенгән күзләренә карап. — Кәефең дә юк, нәрсә булды сиңа? Альбина борчулары белән бүлешергә яратмый иде, әмма бу юлы күңелендәге хисләр бер-бер артлы ургылды. — Нәрсә булганын үзем дә белмим. Вадим соңгы вакытта үзгәрде. Минем белән кырыс сөйләшә, эштән соңга калып кайта. Шуңа борчылгангамы, соңгы вакытта чыннан да үземне начар хис итәм. — Ай-һай, кызыкай, шулай микән?... Дәресләрдән соң аптекага кереп чыгарбыз әле, — Лилия Альбинаның күзләренә серле караш ташлады. Әни булачагын белгән Альбина тәүдә сөенде, аннары башына әллә нинди уйлар килә башлады. Мондый бәхет турында күпме хатын-кыз хыяллана, ә Ходай аңа көтмәгәндә шушы бүләкне җибәргән. Яраткан кешеңне әти итүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда?! Әмма Вадим бу хәбәрне ничек кабул итәр? Берничә тапкыр... Юк, юк. Йөкле булганлыктан гына аңа теге көнне Вадимнан хатын-кыз кулланган хушбуй исе килгән төсле булгандыр. Ул мондый адымга бармас. Яратмаса ул аны үзе янына яшәргә алып килер идемени? Ә әнисенә ничек аңлатыр йөкле булуын? Кияүгә чыкмаган кызыннан моны көтмәгәндер ул. Авылга ничек кайтыр? Альбина төн буе йокламады, башында бер-бер артлы төрле уйлар чуалды. Янында борчуларын тыңлардай кеше булса, күпкә җиңелрәк булыр иде, әмма Вадим бу көнне дә кайтмады. Икенче көнне генә Вадим телефонын кабызды. — Вадим, син кайда? Кайда югалдың? Нигә телефоныңны алмыйсың? — Кызның бер-бер артлы биргән сорауларын егет тыныч кына тыңлап торды. — Сәлам, Альбина. Мин эштәмен. Кич кайтам, шунда сөйләшербез. — Хәлләрең әйбәтме? Нәрсә булды? — Барысы да яхшы, борчылма. Кич очрашырбыз, — Вадимның Альбина белән озаклап сөйләшәсе килмәде.