- Әстәгъфирулла, - диде ул, минем сорауга гаҗәпсенеп. - Су Аллаһның бүләге, аңарга хуҗа... — 5 июля 2026 г. в 16:52:21
- Әстәгъфирулла, - диде ул, минем сорауга гаҗәпсенеп. - Су Аллаһның бүләге, аңарга хуҗа булу ярамый. - Бакчагыз да булса кирәк, - диде Туран Язган, йортның аргы тарафыннан сузылып киткән агачларга ишарәләп. - Әйе, өй янында да бар бакчабыз. Кырда да бар бер гектар чамасы җирем. Анысында кукуруз, помидор һәм төрле-төрле яшелчәләр дә үстерәбез... - Ә ит яклары ничек? Базардан аласыздыр... Бу сорауны ул җавабын мин тыңласын өчен бирде кебек. - Юк-юк, әле көч барында үзебез тотабыз малны. Өй янында сыер һәм ике кәҗә. Сөткә, сыр ясарга шулар җитеп тора. Ә тауларда биш гаиләгә чабан яллап көтү тотабыз, илледән артык кәҗәм бар. Кемнеке илле, кемнеке йөздән дә артып китә, Аллаһның биргәненә шөкер итеп яшибез, - диде ул. Һәм үз чиратында сорарга кирәк тапты. - Ә үзегез нинди эштә соң, хуҗам?... Ерактан, Стамбулдан ук киләсез икән... Машина борынындагы 34ле саныннан чыгып ясаган нәтиҗә иде монысы. - Төрек дөньясын өйрәнү фондыбыз бар. Тарих журналыбыз... Лицейларыбыз, уку йортларыбыз... - Игелекле эш башкарасыз икән, әфәндем. Милләтне кайгыртудан да җаваплырак эш булырга мөмкинме... Җәт кенә хатынына дәшеп, чәй һәм кофе тәкъдим итте ул тагы. Пидәләр дә чыгарырга кушты. - Рәхмәт, теләмибез, юлыбызны дәвам итәргә вакыт, - дидек. Ә хуҗа безнең сүзләргә колак та салмады. - Сез, зинһар, мине рәнҗетә күрмәгез. Һәдия буларак тәкъдим итәм боларын. Шундый кешеләр белән чәйләп утырдык дип, сөйләрлек булсын, - дип чат ябышты ул кунакчыллык күрсәтеп. Тагы бераз тоткарланырга, чәйләп алырга мәҗбүр булдык. Озак еллар аралашып яшәгән күптәнге танышлар кебек аерылдык. Борханетдин белән Хәдичә үзебезне юл читенә кадәр озата чыкты, "Тагы килегез... Юлыгыз төшсә, туктамый уза күрмәгез...", - дип кабатлый-кабатлый, күздән югалганчы кул болгап озатып калдылар. - Гаҗәп кунакчыл һәм самими кешеләр, - дидем мин кузгалып киткәчтен дә. Чынлап та хәйран калдым. Йә, кем инде без алар өчен, тәүлек буе үтеп-сүтеп торган юлчыларның берсе ич бары тик. Очраклы рәвештә туктаган мосафирлар... - Җирдә хезмәт иткән кешеләр, гап-гади төрекләр... - дип нәтиҗә чыгарды Туран Язган. - Әнә бу йорт каршында тукталсак та, чираттагысы янында да шундый ук кешеләр каршылаячак ... *** Фонд оештырам, дип әйтүе генә җиңел икән ул. Әмма аны тормышка ашыру өчен кырыкмаса-кырык төрле каршылыкларны җиңеп, бөтенләй уйламаган, күз алдына да китереп карамаган мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Бина арендалау, аны җиһазлау, эшне алып бару өчен ярдәмчеләр һәм хезмәткәрләр табу кирәк. - Эшкә килмисеңме? - дип сорарга өлгермисең хәзерге яшьләрдән. - Хезмәт хакы нинди? Күпме түлисең? - дип сорый алар синнән. Фондта, бурычлардан башка, бер тиен акча булмаган вакытта, буш вәгъдәләр биреп булмый. Җавабыңны ишетеп бетермәс борын ук күпләр авызларын турсайтып, кул селтәп китеп тә баралар. Шулай да милләт җанлы фидакарьләр, үз халкына хезмәт итүне яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән изге җаннар да бар икән әле бу дөньяда. Әнә шундый кызлар һәм егетләр табылды эзли торгач. Беренче вакытларда аларга азмы-күпме хезмәт хакы түләү өчен университеттан алган акчасын соңгы тиененә тикле таратып кайткан чаклары күп булды. Ә ничек яшәргә кирәк?... Өч улы да университет студентлары, аларны да кайгыртмый булмый. Хатын да әле анысы, әле монысы кирәк, дип искәртергә мәҗбүр. Юк, дип җавап биреп булмый. Банкларга бурычка керүдән башка чарасы юк иде. Ә Вакыфка, ягъни Төрек дөньясын өйрәнү фондына, кунаклар килеп тора, аларга ихтирам һәм кунакчыллык күрсәтергә кирәк. Журналлар чыгарырга, латин хәрефләре белән "Әлифба" бастырып таратырга, төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә уку йортлары һәм лицейлар ачарга, Стамбулда төрек телен өйрәнергә теләгән чит ил балалары һәм яшүсмерләре өчен курслар эшләтергә. Төрки халыкларның күренекле әдипләре әсәрләрен нәшер кылырга, рәссамнар күргәзмәсен эшләтергә, музыкантларын чакырып концертлар оештырырга. Һәм, ниһаять, барлык төрки халыкларның сәләтле балаларын Төркиягә чакырып, Балалар фестивале, аннан Яшьләр фестивале уздыру. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләр.