- Ә шулай да яшьләр авылда калмый бездә, шәһәргә китү җаен эзлиләр, - дидем. — 5 июля 2026 г. в 16:52:20
- Ә шулай да яшьләр авылда калмый бездә, шәһәргә китү җаен эзлиләр, - дидем. - Шәһәрләшү дөньяның һәр тарафында да бара торган күренеш, аны туктату яисә аңардан качу мөмкин түгел, - диде ул. - Үз вакытында мин бу уңайдан гыйльми хезмәтләр дә язган идем. Әмма җир һәм туфрак һич кайчан хуҗасыз калырга тиеш түгел. Юл читендә берничә генә өйлек кечкенә бер авыл күренде шул чак. - Азга гына тукталып алыйк, булмаса, - дип мөрәҗәгать иттем руль артындагы профессорга. Шушы юл читендә гомер кичергән кешеләрне күреп, аларның нинди шартларда яшәве белән кызыксыну иде уемда. Чынлап та, каралты-куралары, җимерек булмаса да, бик мактанырлык түгел. Юлдан бераз читкә тайпылып, шактый ук таушалган иске бер каралты янына барып туктады машина. Балчыктан изеп ясалган саман кирпеченнән төзелгән бер катлы өй. Кайчандыр ул акшарланган булган. Әмма җил-яңгырдан урыны-урыны белән буяулары кубып төшкән, шактый ук мескенләнеп калган. Шул каралтының бер читендәге салам түбә астындагы урынга "Чәйханә" дип язып куелган. Җыйнак кына ике өстәл һәм җиде-сигез табуреткасы бар. Һәм янәшәдә генә, тау астыннан чыга булса кирәк, салкын сулы чишмә агып тора. Без туктаганны күргәч тә каралтыдан җыйнак кына гәүдәле өлкән яшьтәге бер ир-ат килеп чыкты. Көнозын өзлексез кыздырып торган кояш нурлары астынданда йөрүдәнме ул нык каралган, ысланып киптерелгән балык кебек булып калган, яңак сөякләре төртеп тора. Әмма хәрәкәтләре җиңел, гәүдә туры, күзләре утлы күмер кебек яна. - Хуш киләсез... Әссәламегаләйкем, - дип каршылады ул безне, машина ишекләре ачылыр-ачылмас борын ук. - Хәлләр ничек? Эшләр ничек бара, - дип җавап кайтарды аңар Туран Язган, сәламен кабул итеп. Ир кеше буларак, мин дә кул биреп исәнләштем. - Утырыгыз, хуш киләсез, - дип, җәт-җәт кенә һәммәбезгә урындык тәкъдим итте ул. Хәрәкәтләре артыннан күз иярерлек түгел, җитез. Әллә кай арада лимон колонияле су алып килеп кулларыбызга сипте. Чишмәдән бер бокал тешне сындырырлык салкын су китереп куйды өстәл уртасына. Ике өстәлне бер итеп кай арада кушып өлгергәндер, күрми дә калганмын анысын. Сорап та тормады, бер подноска тезеп һәммәбезгә җитәрлек чәй салынган пыяла савытлар чыгарып куйды алдыбызга. - Теләсәгез, хәзер төрек кофесы да пешеп чыга, - диде. - Ни ашарга телисез? Сыр ягылган пидәбез бик тәмле. Минем хатын пешергән ул пидәне татып карау өчен махсус килүче кунакларыбыз да була... Мактаулы пидәдән баш тартып булмады. Кофесы да бик яхшы пешерелгән булып чыкты бу хуҗаның. Үзе һаман безне кайгыртып тыз-быз йөрүендә. Туран әфәнде аны утырырга чакырды. - Хөрмәтле кардәшем, аз гына утырып тор, бар нәрсә дә гүзәл, бераз ял итеп ал. Сөхбәт итик... - Бик рәхәтләнеп утырам, рөхсәт булса, - диде ул, ике уйлап тормады. Туран Язган иң элек аны минем белән таныштырды. - Россияда да төрекләр бармы? Белми идем, - булды аның беренче сүзләре. - Идел елгасы буенда Казан исемле шәһәр бар, шуннан килдек, - дидем. Казан атлы шәһәр булуын ишеткән, әмма ул аны Казагстанның баш каласы дип уйлаган булып чыкты. Һаман да шул бер үк тарих!... Исеме Борханетдин икән үзенең, шундый тәмле пидә пешерүче хатыны Хәдичә булып чыкты. Өч бала үстергәннәр, алар үз тормышлары белән якын тирәдәге шәһәрләрдә яши икән. - Чәйханәгез бик гүзәл, ризыкларыгыз тәмле, - дидем, ихлас бәя биреп. - Кунакларыбыз өчен тырышабыз, - диде ул, мактау сүзләреннән күңеле булып. - Бу эш белән акча казана аласызмы соң? - дип сораучы Туран әфәнде иде. - Кул кушырып эшсез утырган кебек түгел. Сезнең кебек кешеләр белән күрешү, аралашу үзе зур куаныч, - диде Борханетдин. - Улларыбыз шәһәргә чакырып тора. Әмма ата-баба гомер иткән өйне, туган туфракны ташлап китә алмадым. - Чишмәгезнең суы да бик татлы икән... - Әйе, хуҗам, суыбыз да шифалы. Бөтен әйләнә-тирәдән алырга киләләр бу суны. Кирәксә, сезгә дә тутырып бирәм... - Аны сатасызмы? - дигән сорауны бирүче мин булдым. Ялгышрак ычкындырдым кебек, әмма әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, әйтелгән сүзне кире тартып алып булмый.