Күзачкысыз буран... (хикәя) — 5 июля 2026 г. в 16:52:19
Күзачкысыз буран... (хикәя) Ринат МӨХӘММӘДИЕВ 28. Кузгалырга вакыт дигән сыман, дивардагы сәгатъкә күтәрелеп карады шунда. Университетка китәр вакыты да җитеп килә икән. - Әле каһвәңне эчмәдең ич, - дип, кабалана төшеп төрек кофесы пешерергә кереште Гүлән. Ирен яхшы белә ич, чәй эчкәч, тамак ялгап алгач, иртән ул бер чәшкә аз шикәрле төрек кофесы эчәргә күнеккән. - Син һич борчылма, Гүлән, барысы да яхшы булыр, - диде Туран, үзенең беркадәр кискен сөйләшүен аңлап. Каршысына китерелгән кофены бер йотып куйды. - Син үзең беләсең, Туран... *** Дүндәр бәйнең Айдын шәһәре янындагы җәйләвендә ял итү никадәрле генә ямьле һәм уңайлы булмасын, икенче көн иртәнге чәйдән соң ук, юлыбызны дәвам иттек. Бер-ике сәгатътән Денизле шәһәрендә булырга тиешбез икән. Көн матур, юл тип-тигез, әмма ни хикмәт, әле кайчан гына руль артындагы дуамаллыгы белән безне пошаманга салган Туран әфәнде бүген һич ашыкмый. - Ринат, игътибар итәсеңме нинди матур үзәнлек, - диде ул, шактый гына үзалдына уйланып баргачтын. - Минем дә сокланып баруым... - Бу якларда безне ашаткан һәм киендергән эшчән халык яши. Ни чәчсәң, шул шытып чыга, ни утыртсаң – җимеш бирә монда... - Ышанам, - дидем, әйләнә тирәдәге бакча һәм басулардагы тәртип, мул уңыш һәм ара-тирә генә шул бакчаларда күренеп калган кешеләрне күзәтеп барган җиремнән. - Төркия зур һәм бик тә бай дәүләт, - диде ул шунда. - Күпме сәяхәт итеп тә юл йөрүдән туйганым юк. Болай да гомерем юлда үтә, тагы ике гомер бирелсә дә, мин аларны Төркия һәм төрек дөньсын иңләп сәяхәткә багышлар идем кебек. Күптән тел очымда торган соравым бар иде, шуны бирергә форсат чыкты сыман: - Төркияне зур, дисез, Туран әфәнде... Әмма аның күпчелек җире тоташ таулардан гыйбарәт бит. Тигез җир һәм игенчелек өчен яраклы үзәннәр бик зур түгел һәм санаулы гына булса кирәк. Ашау-эчү продуктлары белән ил үзен тәэмин итә аламы?.. Елмаеп куйды ул. Нигә? Аңламадым... - Син ничек уйлыйсың? - дип сорады аннан, серле карашын миңа юнәлтеп. - Төркиянең халкы күп һәм, белүемчә, артканнан арта бара. Зур шәһәрләрегез дә аз түгел. Мин уйлыйм, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән үз-үзен тәэмин итсә дә, икмәкне һәм ит-сөтне читтән кертәсез булса кирәк. - Ялгышасың, - диде ул. - Төркия үз-үзен барлык ашау-эчү продуктлары белән дә тулысынча тәэмин иткән санаулы гына илләрнең берсе. Ә ит-сөтне, беләсең килсә, без йорт тышына да күпләп сатабыз. Ышанасым килмичә, башым чайкап куйдым. Бу мөмкинме?... Уңдырышлы туфрагы, бер офыктан икенчесенә тикле сузылган иксез-чиксез басу һәм кырлардан гыйбарәт булган Россия итне-сөтне кемнән генә сатып алмый... Күршедәге Европа илләре бер хәл, Австралия, Бразилия, Аргентинадан... Ул Америкадан килгән тавык ботлары турында әйтәсе дә юк. Ә Төркиягә каян килә?... Юлларында күпме йөреп, сыер көтүе дә күргәнем юк бит минем монда... Уйладым, әмма дәшмәдем бу хакта. Чит илгә чыгып үз ватанының яман атын сатып йөрүчеләрне җенем сөйми. - Алай булгач, мин Төркияне бик аз беләм икән әле, - дидем. - Син түгел, Ринат, мин дә белеп бетермим әле Төркияне, - дип, чираттагы мәртәбә мөлаем елмаеп куйды ул. Бу сүзләренә аның, зарлану түгел, күбрәк горурлык хисе салынган иде. - Төркия – Стамбул һәм Әнкарада түгел, Измир һәм Анталияда да түгел, ул ерак тау итәгендә яшәгән көтүчеләрдән, уңдырышлы туфракта иген иккән фидакарь игенчеләребездән башлана. Шул хезмәт сөюче кешеләр безнең иң зур байлыгыбыз... Ишеттем, дигән сыман, баш кактым да, тагы үзалдыма гына уйланырга мәҗбүр булдым. Ерак Себер тайгасында, Уралда, Идел яисә Дон буйларындагы кечкенә авылларыбызда гомер кичергән безнең ватандашларыбыз да шундый ук хөрмәткә һәм ихтирамга лаек түгелмени... Лаек, әлбәттә! Әмма игътибар итүче, кайгыртучы бармы аларны? Бар, дип әйтә алмыйм. Ә кем белә, Төркиядә дә, бәлки, шундый ук хәлдер... - Бу, Туран әфәнде, сезнең фикерегез генәме, әллә дәүләтнең дә карашы шундый укмы? - Дәүләт аяк чалмаска тиеш. Ул аяк чалмаса, кеше эшли, кеше яши, - диде ул, артык уйлап тормастан. Бездә дә аяк чалучы юк кебек, беренче карашка...