Кәримә-Катерина (хикәя) — 28 июня 2026 г. в 08:46:11
Кәримә-Катерина (хикәя) Әгъдәл НИЗАЕВ 3. (Ахыры.) Тимерхан ашыга-ашыга урыныннан торды. Калтыранган кулларын алга сузып, карчыкның ягымлы тавышы килгән якка таба абына-сөрлегә атлады. – Катерина Васильевна әбекәем, сезнең кызыгыз мине ике үлемнән алып калды бит. Әй, аның турында сорашып, кайларга гына язмадым да, кемнәргә язып белешмәдем. Менә кайда яшәгән ул. Минем янымда булган, ә мин аны ераклардан эзләдем. Архивлардан адресын җибәрүне дә үтендем. Кайдалыгын ачык кына әйтә алмадылар. Элек яшәгән урыныгыздан «аларны сугыш башланган елларны моннан көнчыгышка таба эвакуацияләделәр» дигән язу гына җибәрделәр. Ул Катерина карчыкны кочаклап алды. Битләреннән үпте. Бармаклары белән аның чал чәчләрен, җыерчыклы битләрен сыпырды, җылы куллары белән сөйде. Кан тамырлары калыккан ябык кулларын кат-кат үпте. – Шушы куллар Оксананы кыю һәм акыллы итеп тәрбияләп үстергән. Әнисе аңа батыр йөрәк биргән, җан керткән, – дип пышылдап кына сөйләнде бүген Ходаяров Катерина Васильевнаның башын күкрәгенә кысып. – Мин аның алдында башымны ияргә тиеш. Шулай диде дә Тимерхан Фәйзиевич карчыкның алдына тезләнеп, күлмәк итәкләрен кат-кат үпте. Бу хәлне күзәтеп торучыларның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. – Иии, кадерле балакаем, – дип Кәримә-Катерина карчык та аның кулларыннан, сугыш авырлыгы иртә агарткан чәчләреннән сөйде. – Минем кызым белән сугышта бергә йөрдегезмени? Тимерхан Фәйзиевич аның янына утырды. Иркенләп бер тын алды да сөйли башлады. – Бер ротада хезмәт иттек. Польшаны азат итеп, Германия җиренә кергәч, безгә, унике кешегә, төнге караңгылыктан файдаланып, ут сызыгы аша үтәргә һәм бер биеклеккә урнашып, ныгып алырга да дошманның хәрәкәте турында рация аша үзебезнекеләргә хәбәр итеп торырга боерык бирелде. Ут сызыгы аша безнең группа үткәндә күрше роталар дошманның игътибарын үзләренә юнәлттерү максатында алдаткыч ут ачтылар. Без шуннан файдаланып, билгеләнгән урынга, тавыш-тынсыз гына, югалтуларсыз, тиз барып җиттек. Сезнең кызыгыз кыю Оксана да безнең белән иде. Бу юлы ул рация аша командование белән элемтә тотты. Оксана баштарак безнең янда санитарка иде. Соңрак кыска сроклы радистлар курсында укыгач, тагын безнең янга җибәрделәр. Аның белән аерылмаслык итеп дуслашып киттек. Өйдәгеләр Ходаяров сөйләгәнне тын да алмый диярлек тыңлап утырды. – Бик күп кешеләрнең гомерен саклап калды, сезнең кызыгыз, Катерина Васильевна, – дип тәмамлады сүзен Ходаяров. – Оксананы да, мине дә шунда ук иптәшләр тылдагы хәрби госпитальгә озаттылар. Аерылышканда без бәйләнешне югалтмаска, хатлар язышырга сүз куештык. Мин аның бу яраларыннан сәламәтләнеп, аякка басуына, улын тудырып, яши алачагына ышандым. Моңа аның көче, ихтыяры җитүен күңелем сизенде. Госпитальдән савыгып чыкканда Оксананың хатлары кесәмдә калмаган иде. Кемдер алгандырмы, белмим. Шулай итеп, элемтә өзелде. Өйдә тирән тынлык урнашты. Катерина әби яшьләнгән күзләрен башына бәйләгән ап-ак яулыгы белән озак сөртте. Менә Ходаяров башын күтәрде, сөйләүдән туктап, нидер сорарга, тагын нидер әйтергә теләвен, ләкин сүзләр таба алмавын күңеле белән сизенә иде. Катерина карчык аңа ярдәмгә ашыкты. – Син, улыкаем, Оксананың баласын тудыра алуын беләсең киләдер инде, сизеп торам? Тимерхан күзен бәйләгән ак марлясын үзенә җайлы итеп бераз төзәтебрәк куйды да: – Әйе, Катерина Васильевна, үзегез дә сизеп торасыз икән? – диде. Әбекәй бераз нидер уйланып торды да, Тимерханның кулларыннан тотып, сөйләп китте. – Ул бәбәен үз өебездә таба алмады. Район үзәгендәге дәваханәгә алып киттеләр. Шунда бик тә матур, теремек кенә малай тудырды. Авылга кайткач, бәләкәчкә Тимур исемен куштык. Искиткеч чибәр малай булып үсте ул. Бәхетле генә булсын инде. Хәрби хезмәттән кайткач, төшкән иде. – Катерина әби стенадагы рамга куелган фотоны алып, Тимерханның кулына салды. – «Әтисен күрергә насыйп булса, аңа бирерсез. Бу нәкъ әтисе үзе инде, ике тамчы су кебек. Хәтта сул як каш өстендә кечкенә миңе дә бар», – диде кызым. Мин аны сезгә бүләк итәм, улым. Бу Оксанамның соңгы васыяте.