Тимерханны икенче сорау борчый иде. Карчык Оксана исемен телгә алды түгелме соң? Менә н... — 28 июня 2026 г. в 06:36:13
Тимерханны икенче сорау борчый иде. Карчык Оксана исемен телгә алды түгелме соң? Менә ничә еллар аның күңеленнән чыкмый бу исем, зифа буйлы, кыскартылган чем-кара чәчле, ни кушсалар шуны бик төгәл үти торган җитез кыз сыны аның күз алдыннан киткәне бик аз. Тагын Оксана исеме телгә алынды. «Һәй, монау зур булмаган башкорт авылында нишләп инде украин кызы булсын», – дип уйлады Ходаяров. Салкын идәндә өши башлаган аякларын бер-берсенә бәргәләп алды. Ул хакта уйламаска тырышса да агач стенаны берничә урыннан тотып-тотып карагач: – Өеңә газ белән җылыту системасы кертеп булмагандыр инде, – дип кенә куйды. – Булмады шул. Өч як стена сугылса, кертергә мөмкин дә ул, – дип акланырга ашыкты Ихласов. Бәхтияргә тагын уңайсыз булып куйды. – Җәйгә чыгу белән ансын ничек тә хәл итәрбез, – диде Ходаяровка ишетелерлек итеп. Тимерханның күңеле тынычлана алмады. Хикмәтовлар карчыкның хәл-әхвәле турында тагын кайбер нәрсәләрне сорашып, киләчәктә нинди ярдәм кирәксә дә булышырга тырышачакларын ышандырганда Тимерхан исенә төшкән яңа соравын бирмичә түзә алмаячагын аңлады. Сөйләшү тынган арада ул Кәримә әбигә эндәште. – Нинди Оксана исемен телгә алдыгыз, әбекәй? – дип сорады ул, карчыкның үзен тыңларга әзер булуын сизгәч. – Бәй, үз кызым, Оксанам турында әйттем. – Эмм... Кәримә әби, ничек була инде бу? Кызыңда украин исеме... ә сездә безнең исемнәрдән берсе. Тимерхан соравын әйтеп бетерә алмады, Кәримә карчык кеткелдәп көлеп алды. – Белмәгән кешеләр кайчак шулай гаҗәпләнәләр инде. Үземнең чын исемем Катерина. Бу якларга килгәч, авыл халкы үзләренчә Кәримә әби дип йөртә, һәй, исемдәмени хикмәт. – Кызыгызның улы юк идеме? – Бар, Тимур исемле. Мин Николай дип кушарга киңәш иткән идем дә Оксана Тимур дип яздырды. Карчык белән Тимерханның сөйләшкәнен игътибар белән тыңлап торганнар кинәт аларга кушылдылар. – Нигә алай килеп чыкты соң? Сезне тыңламаган икән, ә? Николай да ямьсез исем булмаган бит?! Катерина әби янә кеткелдәп көлде: – Һии, балакайлар, яшьләрнекен белмәссең инде. Аның тарихы үткән сугыш вакыйгалары белән дә бераз бәйле шул. Кызым фронтта бер лейтенант белән танышкан. Бик якын дус булганнар. Дуслык күп вакыт яшьләр арасында мәхәббәткә дә әйләнүчән бит. Нишлисең, язмышка каршы килеп буламыни? Ике яшь йөрәк бер-берсен яратышкан, күрәсең. Менә шул мәхәббәт җимеше дә инде Тимур бәбкәм. Оксана яралангач, тылдагы хәрби госпитальга озатканда шул командир лейтенант: «Малай туса, Тимур, дип кушарсың. Минем исемгә якынрак булыр», – дигән. Оксанам вәгъдәсен үтәде. – Кызың сугышта баштарак санитарка булып хезмәт иткән, соңрак радист, әйеме? Фронттан кайтканда бик каты яралы идеме? Җитди карашлы, һәр эшкә өлгерергә тырышучы, кешелекле, чибәр генә кыз иде ул, Катерина Васильевна, әйеме? Снайперга да укыды. Барысының да карашы Тимерханның ап-ак марля бәйләнгән йөзенә, сөйләгәндә дулкынланудан җиңелчә дерелдәгән иренле матур авызына төбәлде... «Боларның барсын да каян белә ул? Нинди язмыш аларны бергә очраштырды икән? Әллә берәр кешедән ишетеп калганмы? Кемнәр аңа минем кызым турында ачык итеп сөйләгән? Кызым Оксана турында бик дөресен әйтә түгелме соң?» – дип уйлады карчык. Ул түзмәде, күзләрен ак марля белән бәйләгән кешегә карап, сөйләп алды: – Әйе, әйткәннәрең бик хак килә, балакай. Шул яралары сызлаудан ныклап мантый алмады инде ул, балакай, – диде Катерина әбекәй, тамагына утырган ниндидер төеннән көч-хәл белән котылып. (Ахыры бар.)