— Чыннан да шулаймыни? Авылда мондый хәл булганы юк иде әле. Менә бит, итәк астында гын... — 21 июня 2026 г. в 12:19:32
— Чыннан да шулаймыни? Авылда мондый хәл булганы юк иде әле. Менә бит, итәк астында гына йөртте дә кызын, күрсәттеме кирәген? — Кибет алдына җыелган хатын-кыз Алиянең килгәнен күрмәде ахры. Хатын бу сүзләрне ишетмәмешкә салышып исәнләште дә, кибеткә узды. — Альбинаның хәле ничек соң, Алия апа? Укуын соңыннан дәвам итәчәкме? — Сатучы Алиягә мыскыллы караш ташлады да капчыкка шикәр төявен дәвам итте. — Аллага шөкер, барысы да яхшы. Рәхмәт. Укуын соңрак дәвам итәр инде. — Алия апа бар көченә үзен кулды тотарга тырышты. Өйгә кайтып җиткәнче күзеннән яшь тамды ананың. Юк, ул еламады, ничек инде аның кызы начар булсын, ничек ул үз баласына рәнҗесен? Бәлки аның да монда берникадәр гаебе бардыр? Ә нишли алыр иде соң ул? Альбинаны тулай торактан чыгаргач, кызын фатирда яшәтерлек акчасы бармы аның, яисә үзе дә шәһәргә күчеп бала тәрбияләшер идеме? Альбина гына күрмәсен күз яшьләрен, аның бит әнисеннән башка беркеме дә юк. Вакыт үтәр, барысы да җайга салыныр, түзәргә кирәк, бары түзәргә. Альбина һава җитмәүдән интекте. Ишегалдына гына түгел, урамга чыгып, иркен итеп һава сулыйсы, кеше белән аралашасы килде аның. Үзен читлектәге кош итеп тойган чаклары да күп булды. Әмма көндез урамга чыгудан гарьләнде, бары караңгы төшкәч кенә капка алдына чыгып утырырга гадәтләнде. Ә көннәр суынгач, тышта озаклап утырып та булмый башлады. Район үзәгендәге хастаханәгә бару чын мәгънәсендә михнәткә әверелде. Таксига әнисеннән акча сорарга кыенсынды. Таң беленер-беленмәс, җәяүләп китә иде. Аны кызганып, машинага утыртучылар да, күрмәмешкә салучылар да булды. Ә көндез авыл урамы буйлап өйгә кайтканда, кыз үзен күмер өстендәгедәй хис итте. Ниләр генә ишетмәде газиз ана белән кыз бу айларда! Кемдер Альбинаны авылдан чыгып киткәнче үк өлкән ир-атлар янында күргәнем булды дип, кемдер аны мәсхәрәләгәннәр, кемдер баласының атасын үзе дә белми икән, дип сүз йөртте. Бу сүзләр Алия апага ешрак ишетелә иде. Яңа ел бәйрәме алдыннан Альбинаның улы туды. Балалар тудыру йортында сабый дөньяга аваз салгач та әни кешегә телефонын китереп бирәләр. Гадәттә, тәүдә баланың әтисенә, аннары әти-әнигә, туганнарга, дусларга шалтырата куаныч кичерүче. Альбина үзе белән янәшәдә яткан хатынны күзәтеп ятты. Берничә сәгатьтән сумкасына кирәк-яракларын төягән Алия апа хастаханәгә килеп тә җитте. Кызының моңсу күзләрендәге тәүге шатлыкны күргәч, аны күкрәгенә кысты, баласы өчен чын күңелдән сөенде ул. Әни... Никадәр көч, сабырлык, мәрхәмәтлелек, өмет белән тулы алар йөрәге. Ул барын да алдан сизә, кисәтә, дөрес юл күрсәтә. Бары әни кеше генә сине ничек бар шулай ярата ала, һәрвакыт сиңа тугры кала. Әни исән чакта гына без бала, без алар белән гомерлеккә бәйле. Алия апаның күңелендәге йөк тә юкка чыккандай булды. Менә шулай, бер катлы, гади дә бит ул ана йөрәге. *** — Исәнме, Алия апа. Хәлләрегез ничек? — Алия телефонда мәрхүм иренең сеңлесе Зөһрәне ишеткәч, каушап калды. — Исәнме, Зөһрә. Барысы да яхшы үзең ничек? Күптән шалтыратканың юк. — Әйе, шул, элемтәләр өзелеп китте. Альбина ничек? Мин ишеткән хәбәр, чыннан да, дөресме? — Зөһрә кыенсынып кына бер-бер артлы сораулар бирде. — Әйе, дөрес. Кичә улы туды... — Алиянең борчулы тавышын телефон да яшерә алмады. — Борчылма, Алия апа. Ни хәл итәсең, туасы җан булгандыр. Ярый әле, баладан котылмаган. Әни булу бик зур бәхет бит ул. Зөһрәнең тамагына төер килеп утырды. Акыллы, уңган кешегә кияүгә чыгып, шәһәр дәваханәсендә балалар табибы булып эшләгән Зөһрәгә гомер буе чит сабыйларны кайгыртырга, ят балалар сөяргә язган иде шул Ходай. Озак кына дәваланса да, үзенең баласы булмады аның. Тормыш иптәше Ирек исән чакта, барыбер, җиңелрәк төсле иде. Кинәт кенә аның бакыйлыкка күчүе Зөһрәне чыннан да сындырды, ялгызлык салкыны аның күңеленә мәңгелеккә кереп оялады. Инде олыгаеп барган хатын шәһәр уртасындагы зур гына фатирда берүзе торып калды. Алия беркайчан да бала сөймәгән Зөһрәне кызганып куйды. — Киләчәккә нинди планнар, Алия апа?