- Димәк, Туран әфәнде, Европага алмыйлар, дип борын салындыру дөрес түгел. Тагы да перс... — 5 июля 2026 г. в 16:45:31
- Димәк, Туран әфәнде, Европага алмыйлар, дип борын салындыру дөрес түгел. Тагы да перспективалы бергәлек төсмерләнеп килә... Россия – Төркия – Кытай! - Заман һәм вакыт күрсәтер, дип өметләнергә кала... *** Көн арты көн, ай арты ай, ел арты ел уза торды. Туран Язган үз-үзен аямый берөзлексез гыйльми эзләнүләрдә булды. Докторлыгын яклады, доцент итеп сайладылар, аннан профессорлык та күп көттермәде. Университетта аның авторитеты, әкиятләрдәге сыман, ай үсәсен көн үсә барды. Инде Стамбул университетының иң зур хөрмәткә ия профессорларыннан санала. Аның лекциялары шыгрым тулы залларда уза, хәтта, гомер булмаган хәл, алкышлар да ишетелеп алган чаклар була. Профессор Туран Язганның аспиранты булу, аның җитәкчелегендә фәнни хезмәт язу, докторлык яклау өчен чират торучылар да булды, дип сөйлиләр. Аның кичәге студентлары һәм аспирантлары шәһәр бәләдия башлыклары, министрлар, депутатлар, хәтта ил башлыгы дәрәҗәләренә күтәрелә. Туран Язган үз укучыларына икътисад өлкәсендә генә түгел, башка фән, башка өлкәләрдән дә зур мәгълүмат бирергә омтыла. Яхшы белемле һәм эзләнүчән шәхес булып җитешү өчен экономист булу гына аз, үз Ватаныңның тарихын белү, аның киләчәккә булган перспективаларын дөрес күз алдына китерү дә мөһим. Төркия ул Стамбул, Әнкара һәм Измир кебек зур шәһәрләр генә түгел, бик күпләрнең игътибарыннан читтә калып килгән ерак Көнчыгыш шәһәрләре, Кара диңгез буйлары һәм таулар арасында югалып торган авыллары да бар аның. Сусыз коры үзәннәрдә иген иккән, тауларда көтү көткән, җир тырмап кул хезмәте белән балалар тәрбияләп үстергән кешеләр ничек яши... Аларның тормышын яхшырту, көнкүрешен камилләштерү өчен нинди чаралар күрергә мөмкин... Болар барысы һәрчак икътисадчы галим Туран Язганның күз уңында торган проблемалар. Үзе уйланып, шул хакта сөйләп кенә калмый ул, шәкертләрен, укучыларын да шулар хакында уйланырга мәҗбүр итә. Һәм, әлбәттә, туган илләре булган Төркияне ярату, аның чын патриоты булып җитешү башка һәр нәрсәдән әһәмиятле профессор өчен. Үз уллары – Карахан, Корхан һәм Күзханны да шул ук принциплардан чыгып тәрбияли ул. Алай эшләгез, болай эшләгез дип, көн-төн акыл өйрәтеп тәрбияләми, ә үз күзләре белән күреп нәтиҗә ясарга, үз тәҗрибәләреннән чыгып карар кылырга өйрәтә улларын. Мисал эзләп әллә кая китәсе юк, әтиләренең ничек хезмәт итүе, үз вакытын ничек планлаштыруы, кешеләр белән ничек аралашуы бар нәрсәдән гыйбрәтлерәк үрнәк түгелмени. Кайда уку, нинди һөнәр сайлауны да уллары үзләре хәл итә. Мин профессор улы, миңа барысы да рөхсәт ителгән, дигән уй кереп тә карамый аларның башына. Акчаның да зур хезмәт һәм тырышлыклар нәтиҗәсендә генә табылуын аңлап, үз күзләре белән күреп үсәләр. Үсмер малайлар өчен әтиләре Туранның тормыш иптәше, әниләре Гүлән ханымга булган мөнәсәбәте дә зур үрнәк була. Һичкайчан бер-беренә тавыш күтәрмәсләр, һәрчак үзара хөрмәт, ягымлы караш һәм ярты сүздән үк аңлашу булыр араларында. Аш-су хәзерләү, улларына кирәк-ярак табу, киендерү, тегү-ямау, дүрт ир-атның чиста һәм пөхтә ак күлмәкләрдә йөрүе – болар барысы да Гүлән ханым өстендә. Ә гаиләдә булган җитди мәсьәләләр ир белән хатын арасында икәүдән-икәү генә калып өстәл артында кара-каршы утырып чәй эчкәндә хәл ителә. Уллары әле йокыда. Таң йокысы – татлы йокы, рәхәтләнеп йокласыннар, үсә торган чаклары. Туран бакчага чыгып гөлләргә су сибеп, бер очтан иртәнге гимнастика да ясап керде. Ә Гүлән ханым кай арада иренең аеруча яраткан ризыгы лахана долмасы ягъни кәбестә тулмасы пешереп өлгергән. Төрек чәенең хуш исе тамак төпләрен кытыклап тора. Кухня ишеген сак кына ябып өстәл артына утырды алар. Чәйне бер-ике йотып куюы булды, ул тәндәге барлык күзәнәкләрне уятып та җибәрде. - Гүләндамым, - дип ягымлы гына сүз башлады Туран. - Кай арада өлгерәсең, кәбестә тулмасын синең кебек тәмле итеп пешерүче юктыр бу дөньяда. - Син инде көн дә шулай дисең... Яратып ашаганың өчен рәхмәт. Бер кат шулай үзара җылы сүзләр әйтешкәннән соң киңәш-табыш башлана. - Балаларның үскәне сизелми дә калды, - дип әйтеп куйды әнә Туран.