Элмәк (хикәя) — 21 июня 2026 г. в 12:19:32
Элмәк (хикәя) Гөлия МӨГАЛЛИМОВА 4. — Сездән башка бу кызның туганнары юкмыни? Шәфкать туташының Альбинаның кем булуы, ничек монда килеп эләгүенә битарафлыгы иреннәрен кысып кына әйткән сүзләрендә үк аңлашыла иде. Лилия дә бераз кашларын җыерып: — Аның әнисе бар, туганнары күп. Аларны алдан борчымаска була гына шалтыратмыйм, — диде. Бу сүзләрне Альбина ишетеп ятса да, күзләрен ачарга хәле юк иде әле. Ак халатлы ханым чыгып киткәч кенә авыр керфекләрен өскә күтәрде ул. — О, наконец-то! Добро пожаловать! Ә син үләргә уйлыйсың. Юк шул, гомерең булса алай гына җиңел котылып булмый. Тем более ике кешегә. — Лилия, син монда... — Альбина елмаерга тырышты. — Кайда булыйм инде мин?! Менә шулай кирәкле вакытта кирәкле урында була торган гадәтем бар шул минем. Их син, юләр. Һәркем язмыш элмәгенә эләккән өчен үз-үзенә кул сала башласа, җир йөзендә кешеләр әллә кайчан үлеп беткән булыр иде инде. Ходай һәркем алдына да авырлыклар куя, ә безгә аны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Ә синең очракта авырлык та түгел, бәхет бит бу, — Лилия Альбинаны кочагына алды. Бик озак серләште кызлар. Лилиянең сүзләреннән соң Альбина зур хата ясавын аңлады. Чыннан да, элмәк түгел бит бу, бәхет, зур куаныч! Лилия кайтып киткәч тә моңсуланмады Альбина. Булачак сабые турындагы уйлар барыннан да өстен иде. Икенче көнне иртәнге аштан соң Альбина йокыга талды. Иренеп кенә күзләрен ачканда әнисе койка читендә утыра иде. Кызның өстенә салкын су койгандай булды. — Әни, зинһар... Мин баламны саклаячакмын... Гафу ит... Аңла инде... — Альбина әнисенең итәгенә башын салды. — Тынычлан, кызым, тынычлан... — Алия апа кызының кулларын учларына алды, шунда гына Альбина әнисенең елаудан шешенгән күзләренә игътибар итте. — Их, сине! — Алия апа калтыраган иреннәрен тыярга тырышты, кызын кочаклап алды. — Синең өчен генә яшим бит, син дә китсәң мин нишләр идем... Хатын кызның әле бер, әле икенче битеннән үпте. — Вадимга без кирәкмибез, — кызның күзләреннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. — Борчылма, кызым. Барысы да яхшы булачак. Икәүбез бит, кешедән ким итмәсбез. Хатын-кызның бәхете әни булуда, Ходай биргәнне кабул итә белергә дә кирәк. Берничә көннән Альбинаны дәваханәдән чыгардылар. Тәүдә алар колледжга барып бер елга академ ялы алды, аннары Альбинаның киемнәрен җыеп, авылга кайтып киттеләр. Автобуска утыргач кына Альбина Вадимга СМС-хәбәр язды. "Мин бүлмәдән киттем, хуҗа белән үзең сөйләшерсең. Сине дә башкача борчымаячакмын. Хуш". Авылга кайтып җиткәнче кыз кулыннан телефонны ычкындырмады, әмма Вадимга гына куелган көй һаман яңгырарга теләмәде. Автовокзалга килеп җиткәч тә Альбинаның әнисе авылларына кайтучы автобус турында сорашырга уйлады, әмма Альбинаның читкә барып басканын күргәч, кире борылды. Альбинаның күзләренә яшьләр тулган иде. Такси тиз арада авылга килеп җитте. — Әйдә, кызым, кер. Хәзер чәй эчәрбез, — дип, әнисе өстәлгә тәмле ризыклар тезде. Өстәл артында Альбинага һава җитмәде. Ул чынаягын читкәрәк этте дә тышка чыкмакчы булды, аннары кире борылды. Капка алдында кемнеңдер тавышы ишетелгәндәй булды. Әнисе янына яңадан килеп утырды ул. Янә күзләренә яшьләр тулды. — Йә-йә, кызым, елама. Барысы да яхшы булыр. Сиңа, тәү чиратта, сәламәт бала тудыру турында уйларга кирәк. Аннары Ходай тагын ярдәм итәр. Караңгы төшкәч кенә Альбина урамга чыкты. Кеше тавышы ишетелсә, адымнарын тизләтте, үзе, берсен дә очратмасам иде, дип теләде. Икенче көнне иртән үк күрше Рәсилә апа килеп керде. — Исәнме, күрше. Бераз югалып торгач, әллә авырып киттеңме, дип уйладым. Күренмисең дә, хәлләрең ничек? — диде ул. Альбина аның сүзләрен икенче бүлмәдә тыңлап торды. — Юк, авырмыйм. Альбина янына барып кайттым. — Ә-ә, Альбина кайткан икән, дип ишеттем шул. Ни, кияү дә кайткандыр инде?... — Рәсилә күзләрен шардай ачып, Алиягә текәлде. — Юк шул, әлегә кияү кайта алмады. Рәсилә апаның соңгы яңалыклар уртасында кайнарга яратуы бу юлы да аны Альбиналарга алып кергән иде. Хатын теге-бу турында сөйләнгән булды да, чыгып китте. Бераздан Альбинаның әнисе кибеткә чыгып китте.