Альбина егеткә тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Вадим телефонын сүндергән булып чыкты. — 21 июня 2026 г. в 11:27:18
Альбина егеткә тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Вадим телефонын сүндергән булып чыкты. Дәресләрдән соң Альбина кибеткә керде. Кич кечкенә бәйрәм эшләргә уйлады кыз, Вадим әти булачагын белсә сөенер, бу көнне истәлекле итеп үткәрергә кирәк, дип уйлады ул. Вадим туй турында да берничә тапкыр сүз кузгаткан иде. Альбинаның йөкле булуын белсә, бу көнне ашыктырыр. Кыз шундый матур уйларына чуалып, кибет киштәләрен күзләде. Кошелегындагы акча теләгән бөтен әйберне сатып алырга җитмәсә дә, ул, аз-азлап, барын да кәрзингә төяде. Бүлмәдәге кечкенә өстәл тәмле ризыклардан сыгылырга торган төсле. Альбина килешле күлмәген киде дә көзге алдында бөтерелергә тотынды: чәчләрен матур итеп җыйды, күзләренә сөрмә сөртте. Берникадәр вакыт үткәч кенә ишек бусагасында күптән көткән Вадим пәйда булды. — Сәлам, әйдә кер. Нигә басып калдың? Сине көтә-көтә кара нинди табын әзерләдем. Кыз шушы минутта ниндидер коточкыч хәбәр ишетәсен күңеле белән сизде, әмма шушы мизгелне ничек тә тизрәк үткәреп җибәрергә, бу һәлакәттән котылырга теләде. Сүзе-сүзгә йокмады, әллә ниләр сөйләгән булды. Егет тә мондый очрашу көтмәгән иде. Башындагы кепкасын салып кулына тотты да урындыкка барып утырды. Бераздан Альбина бөтерелүеннән туктады, бүлмә уртасында басып калды. Күзеннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Юк, бер мәгънәсез сүзләр әйтү, нәрсәдер аңлату кирәкми иде. Бары тик шушы минутны гына үткәреп җибәрсә, Вадим киткәнче күңелендәге ташкынны бар көченә кычкырып тышка чыгармый түзсә — барысы да тәмамланачак. Түзәргә кирәк, түзәргә... Соңгы сүзләрне кыз уйлап кына түгел, кычкырып әйтте. — Альбина, гафу ит мине. Мин сине... — Юк, сөйләмә, кирәкми. Мин аңладым. Зинһар, тукта, сөйләмә! — Кыз куллары белән йөзен каплады. — Гафу ит мине, гафу ит. Нишлим соң, аны очратырымны алдан белмәдем. Әллә нишләдем мин, аны күргәч, башымны югалттым. — Җитәр, тукта! Нигә мине өзгәлисең? Тукта! Ниһаять, күңелдә дулаган давыл тышка бәреп чыкты. Арытаба егетнең нәрсә сөйләгәнен ишетмәде дә кыз. Юк, башкача кычкырмады, сораулар биреп йөдәтмәде, ялынмады ул. Күпме вакыт шулай үткәндер. Альбина яңадан аңына килгәндә Вадим бүлмәдә юк иде инде. Ул карават читендә берүзе ята. Бары тик бүлмә уртасындагы табын, матур итеп тезелгән ризыклар кунак килүен көтә төсле. Альбина күзләрен ап-ак түшәмгә төбәде. Акка буялган түшәм акрын гына аның өстенә төшә төсле булды. Шулвакыт ниндидер бер элмәк күзенә чалынды. Кыз кинәт кенә урыныннан сикереп торды да карават астында яткан җепне тартып чыгарды. Аннары урындыкны якынрак китереп өстенә менеп басты, ашыгып-ашыгып җепнең бер очын элмәккә бәйли башлады. — Әнием, кичер мине. Әмма синең йөзеңә кызыллык китерергә теләмим. Син миңа һәрвакыт яхшы тәрбия бирергә тырыштың, авылда хөрмәтле кеше булдың. Юк, баламны да ташламаячакмын, мин һәрвакыт аның белән бергә булачакмын. Әтием, каршы ал мине. Кыз кабалана-кабалана муенына җеп киде дә күзләрен түшәмдәге элмәккә төбәде. Шул вакыт авылдагы өй түшәме күз алдына килде. Анда да шундый ук элмәк бар. Әнисе аны бишек элмәге, ди иде. Түшәм юарга җыелган хатын-кыз аны берничә тапкыр алып ташларга да уйлаган иде, әмма Алия апа һәрвакыт каршы килде. Имеш, түшәмдәге элмәк өйдә бала барлыгын күрсәтә. Бу элмәк тә бишекнеке була түгелме? Кемдер монда төннәр буе бала тибрәткән, яңа гына туган сабыена бишек җырлары көйләгән. Ә ул бу урында үз баласын... Шул вакыт бүлмә ишеге ачылып китте. Куркудан Альбинаның аяклары чайкалды. Кыз басып торган урындык читкә тайпылды. (Дәвамы бар.)