- Бер карасаң шулай, - дип килешә әниләре Гүлән. - Икенче уйласаң, күпме йокысыз төннәр... — 5 июля 2026 г. в 16:45:32
- Бер карасаң шулай, - дип килешә әниләре Гүлән. - Икенче уйласаң, күпме йокысыз төннәр, күпме мәшәкать баштан кичкән. - Анысы шулай... - Синең бит, Тураным, иркенләп өйдә торганың да булмады. Һаман эштә, китапханәләрдә, командировкаларда булдың... - Дөрес сөйлисең, Гүлем, дөнья артыннан куа-куа елларның узганын абайламый да калганмын. Инде менә өлкән улыбыз Караханның университетка керәсе елы да килеп җиткән. Документларын Алманиягә, Мюнхен университетына җибәргән. - Анда укыта алырбызмы?... Бәлки ул уеннан кире кайтырга кирәктер. Акча яклары да бик мактанырлык түгел. Әйткәнне тыңлый торган бала ич ул, сөйләшеп караргадыр бәлки... - Юк, аның хыялына киртә кору ярамас, - диде Туран. – Үзе тели икән, үз көче белән керә икән – укытырбыз. Лахана долмасы ашамый торсак торырбыз, әмма улларыбызны укытырбыз. Ир белән хатын, лахана долмасын искә төшерүдән булса кирәк, бер-беренә карап елмаешып куйдылар шунда. - Чит илгә, йорт тышына китәргә җыенуы да борчый мине, - диде Гүлән ханым, икеләнә төшеп. - Ир-егет ич ул. Мөстәкыйльлеккә өйрәнергә тиеш. Белеме яхшы, тыйнак, азып-тузып йөри торган бала түгел. - Алманияда төрекләргә булган карашны да бик мактап бетермиләр кебек. - Төрекләргә бер кайчан һәм бер кайда да җиңел булмаган һәм җиңел түгел, Гүлән. Чыныгу алыр аның каравы. - Ярый ла шунда өйләнеп калмаса. Бер-бер немец марҗасы үзенең башын әйләндермәсә... - Гүлән, Гүл-әндамым, - дип, сүзләренә беркадәр басым ясарга мәҗбүр булды Туран. - Нәрсә, син үзең табып үстергән улыңа ышанмыйсыңмы!... - Ышанам. Бәлки артык яратканга шулай сөйли торганмындыр... - Менә шулай диген. Кайда уку мәсьәләсен Карахан үзе хәл итәчәк. Килештек, шулай бит. - Сиңа каршы барып булмый, - дип ризалашуын белдерде ана. - Син шулай да Корхан белән Күзханны да истән чыгара күрмә инде...Үзебездә, өйдә торып укысыннар иде, дим. - Үзләре хәл итәр дидем, Гүл-әндамым, - дип, бермә-бер ягымлылана төште ире. - Математикалары бик яхшы, белемнәре системалы. Укырга яраталар... Кайда укысалар да югала торган егетләр түгел. Бу сүзләреннән атаның үз улларын яратуы гына түгел, аларга ышанычы һәм беркадәр алар белән горурлануы да сизелеп тора иде. Тагы бераз тормыш-көнкүреш хакында фикерләшеп утырганнан соң, Туран, күңелендә булган, күптән хатыны белән киңәш-табыш итәсе килеп йөргән сүзен башлады. - Үз улларыбызны укытырбыз, анысы бездән калмас, Гүлән. Син беләсең, мине халкыбыз, гомумән, төрек дөньясының бүгенге хәле торган саен ныграк уйландыра соңгы араларда. Халыкны агарту, төрекләргә үзләренең кемлеген таныту юнәлешендә зур бер эш башларга уйлап йөрим. - Син үзең беләсең... Уеңда булганны эшләми калмыйсың ич, барыбер. - Мин Төрек дөньясын өйрәнү фонды, ягъни вакыф оештыру кирәк дигән фикергә килдем. - Вакыф, - дип, үзалдына кабатлап куйды ханым. - Ул нигә кирәк булды тагы? - Ватандашларыбызны, халкыбызны агарту ихтияҗы бик зур. Һәм тора-бара, кем белә, дөньяның төрле тарафларына чәчелеп, дистәләгән илләрдә яшәгән кардәшләребез белән дә аралашу форсаты чыгу ихтимал. - Ә университеттагы эшләрең дә тавык чүпләп бетерә алмаслык түгелме?... - Өлгерә алган кадәрен дәвам итәрмен, кайбер административ эшләрдән баш тартканда да зыян итмәс. Шактый икеләнеп торганнан соң, уңайсызлана төшеп кенә тагы бер сорау бирергә булды. Хатын-кыз ич, өч бала анасы. - Ул вакыф дигәнеңдә хезмәт хакы булачакмы соң? - Анысы юк, булмаячак, - диде ул. - Киресенчә, Фондны эшләтү өчен акча эзләргә, акча табарга туры киләчәк... - Балаларны укытасы барын онытмадыңмы, Туран. - Юк, онытмадым! - Хезмәт хакларың да әле яхшырган гына иде. Күпме көч түктең, күпме тырыштың, инде шуларны ташлап китәсеңме?... - Ташламыйм..., - диде ул һәм озак кына үзалдына уйланып торды. - Әмма кем дә булса берәү бу эшкә алынырга тиеш. Үз милләтеңнең киләчәген кайгыртудан да зуррак вазифа булмас ир-ат өчен. - Үзең беләсеңдер, Туран... (Дәвамы бар.)