- Синең икътисад, социология, шәһәрләшү проблемаларына караган хезмәтләреңә соклана иде... — 5 июля 2026 г. в 16:45:31
- Синең икътисад, социология, шәһәрләшү проблемаларына караган хезмәтләреңә соклана идем әүвәл. Алар һәммәсе минем өстәл китабым, дисәм дә ялган булмас. Бу хезмәтләрең бер хәл, бары да аңлашыла. Син икътисад фәннәре докторы һәм университет профессоры... Ә менә тарихка караган хезмәтләрең? Тарихыбызны шулай тирәннән кай арада өйрәндең – һич башка сыймый... - Боларны бит кемдер өйрәнергә, кемдер күтәреп чыгарга, кемдер бастырып илгә, дөньяга таратырга тиеш, Дүндәр кардәшем. Үз халкымның үткән юлын, аның тарихын пропагандалау минем намус эшем. Үз тарихын белмәгәннең – киләчәге булмас, дигән ата сүзе бар. - Килешәм. Башка тагы ни әйтим, айдынлы укучыларың исеменнән рәхмәтләр генә җиткерә алам. - Укучылар булуы, тарих белән кызыксынучыларның арта баруы куанычлы күренеш, - дип хуплады профессор. - Хуш, - дип, өчебезгә дә чәй яңартып алды хуҗа. Һәм сүз башлады. - Менә мин үзем дә университет белеме алган кеше. Әмма һич аңлый алмыйм, нигә шулай таркау икән без? Төркия дибез... Ватан дибез... Кызыл байрак дибез... Ә бергәлек, үзара аңлашып, фикерләшеп эшләү юк. Күпме кеше "Миллият... миллият..." дип күкрәк суга. Ә шул милләткә хезмәт итүчеләр бармак белән генә санарлык... - Бик тә мөһим һәм урынлы сүз кузгаттың, кардәшем, - дип күтәреп алды аны Туран Язган. - Бу мине дә нык борчыган һәм бик катлаулы мәсьәлә. Үземә калса, болай уйлыйм. Ялгышсам, төзәтерсез... Бүген сәясәттә төп дүрт агым бар бездә. Берәүләренә Европа берлеге кирәк, башка һич ни түгел. Европа берлегенә керсәк, Европача яшәсәк, бары да ал да гөл булачак болар фикеренчә. Башка һичнинди проблема калмаячак. Икенчеләре, Америка тарафдарлары. Гаскәриләребез 1949 нчы елда НАТОга кергәннән бирле аларның авызына карап тора. Газета һәм телевидение каналларыбызда, нигездә, алар лоббиясы... Өченчеләре, динчеләребез. Болары төрекчә сөйләшә, әмма күзләре һәм күңелләре тулысы белән гарәп тарафында. Һәм, ни гаҗәп, Төркиянең иң байлары – алар. Өстәвенә әле елдан-ел ишәя һәм көчәя дә баралар. Мин үзем дингә каршы түгел, Коръәнне яттан беләм. Әмма Төркиянең Мостафа Кемал Ататөректән елдан-ел ераклаша барып, динчелеккә йөз тотуы мине куркыта, сагаерга мәҗбүр итә соңгы араларда... Дүртенче агым, ул – милләтчеләр, ягъни төрекчеләр. Арада иң таркавы болар. Сүздә "берлек" булса да, эштә ул һич кенә дә юк. Төкерек чәчеп сөйләүчеләр бик күп, әмма милләт, халык язмышы турында түгел, һәркайсы үзе турында уйлый иң элек. - Менә шундый шартларда эшлибез һәм яшибез дә, кардәшләрем, - дип йомгаклап куйды ул сүзен. Һәр сүз, һәр фикер, гүя, аның җаныннан, йөрәгеннән саркылып чыга иде төсле. Шуңадыр, кәефе шактый ук кырылган иде аның. Аны игътибар белән тыңлап, фикерләре белән килешеп утырган хуҗа кеше сөйләшүне шундый күңелсез нәтиҗә белән йомгакларга теләмәде кебек. - Соңгы елларда, аеруча Советлар берлеге егылганнан соң, Россия белән мөнәсәбәтләр шактый ук җанланып бара, - дип дәвам итте ул. - Бәлки, Европа яисә Америкага түгел, Россия тарафына йөз белән борылу кулайрак булса кирәк Төркия өчен? Ничек уйлыйсыз... - Урынлы сорау, - диде, Туран Язган озак уйлап тормастан. - Заманалар шулай имин генә торган тәкъдирдә бу иң кулай һәм перспективалы юнәлеш булса кирәк. Европалыларның ишеге безнең өчен ябык... Ябык ишеккә күпме кагып торырга мөмкин. Ә Америка ул еракта. Һәм алар, башка һичкемне түгел, һәр вакыт үзләрен генә кайгырталар. Син аларга файдалы булганда – дус, кирәгең бетсә – хуш, сау бул... - Димәк, кайчандыр безнең суллар, коммунистларыбыз сөйләгән сүзләр дөрескә чыгамы?... Иң элек алар иде бит Россияга һәм Кытайга йөз белән борылырга чакыручыларыбыз... - Алай ук түгел, әлбәттә. Россия бүген бөтенләй башка ил, коммунистлар түгел хакимияттә. Бу – беренчедән булса, икенчедән – Кытайның да базар мөнәсәбәтләренә кергәнен яхшы беләсез. Аннан, тагы да әһәмиятлерәк нәрсәләрне онытырга ярамас, безне Россияга тартып торган төп фактор – ул да булса, анда безнең иң якын кардәшләребез яши. Чинда да аз түгел алар...