Күзачкысыз буран... (хикәя) — 5 июля 2026 г. в 16:45:30
Күзачкысыз буран... (хикәя) Ринат МӨХӘММӘДИЕВ 27. - Барыбыз да Алтайлардан, Отүкән тарафларыннан, - дип, шул урында сүз кыстырып, ачыклык кертеп куйды Туран Язган. Отүкән хакында мәгълүматым бик чикләнгән булса да, ул чакта сорарга базмадым. Наданлыгымны белгертәсем килмәгәндер. Кымызны бик йотлыгып эчмәвемне сизепме, тагы кыстарга кереште хуҗа кеше. - Эчегез-эч, үзебез ясаган кымыз. Бияләр дә үзебезнеке. Әле яңа өлгергән чагы, тартынмагыз... - Кымыздан баш әйләнә минем кайчак, - дип, сагаеп эчүемнең серен ачарга мәҗбүр булдым. - Кымыздан баш әйләнә диме... Кымыз авырткан башны төзәтергә мөмкин, - дип елмайды ул тагы. Елмайган чагында, койган да куйган, чын башкорт бае инде менә. - Тиздән ит тә өлгерә, әнә. Тел тик тормый бит, сорап куйганмын: - Ат итеме? - Аллам сакласын, ат итен бездә ашамыйлар, - диде ул. Югыйсә, минем бу хакта беренче генә ишетүем түгел инде, ә сораганмын. - Хараммы? - Ат харам буламы! Төрек өчен ат изге хайван. Хәтта, хайван, дип тә әйтмәс төрекләр атка. - Ә бездә ашыйлар, - дидем, гаепле кеше сыман. - Беләм, бу миңа мәгълүм, - диде Дүндәр әфәнде. Туран Язган, утырган кәнәфиендә бераз киерелә төшеп, тагы кымыз йотып куйды. Моңа кадәр сүзгә катышмый гына тыңлап утыра иде ул. Һәм шул урында безнең сөйләшүгә кушылып, үзенең мөнәсәбәтен белдерергә кирәк тапты: - Төрек халкы кайда гына яшәмәсен атны үзенең иң якын дусты санаган. Бездә дә, сездә дә бу шулай. Әмма күзәй төрекләре, ягъни татарлар, күпләребездән элек утрак тормышта яши башлаган. Ат өстеннән безнең төрекләргә караганда күпкә иртәрәк төшкән булып чыга. Ат итенә булган мөнәсәбәттәге аерымлыкны да шуннан эзләргә кирәктер дип беләм... - Ә мин сезгә төрекләрнең иң яраткан ите – кәҗә бәрәне хәзерләттем, - диде хуҗа, минем бая ук бирелгән соравыма җавап итеп. - Кәҗә ите, - дидем дә уйга калып тордым. Шул көнгәчә кәҗә ашаганым булгандырмы-юкмы, хәтерләмим. Гомумән, минем әти-әни кәҗәләрне һичкайчан асрамады да кебек. Без үскәндә аларны сыер асрар хәле булмаган ялгыз карчыклар гына тота иде кебек. Әмма бу уңайдан сүз куертып торуны кирәк санамадым. Өстәлгә күмер өстендә кыздырылган кәҗә ите китереп куйдылар. Аның янына парда пешкән баклажан, помидор, борыч һәм кырыкмаса кырык төрле яшел яфрак-тәмләткечләр... - Йә, Дүндәр кардәшем, сөйлә, дөньяда нинди яңалыклар бар тагы? - дип сорап куйды Туран Язган. Эчкерсез сөйләшү-аңлашу төрекләрдә шул рәвешле аш яисә чәй өстәле артында бара, моңарга күнегә төшкән идем инде. - Дөнья хәлләрен сез миңа караганда яхшырак беләсез... Ә без – адвокатлар, гаепләнгәнне аклау, алданганны – яклау белән гомер уздырабыз, - диде хуҗа кеше бераз көлемсерәп. - Төзелеш эшләре авырлашып бара соңгы араларда. Шәһәребез дә диңгез буенда түгел, беләсез. Туристлар байтак булса да, алар көнен килеп шул ук көнне диңгез ярындагы кунак йортларына китеп тә бара. Кунакханә эшемне дә бик керемле, дип әйтеп булмый. Аднан Мендерес исеме белән бәйле урыннар бераз популярлаша бара кебек... Әмма алар гына аз. - Аднан Мендересның туган җире бу тарафлардамы әллә? - дип кызыксыну белдердем. Төркиянең ил башлыгы булган Мендересның фетнәчеләр тарафыннан җәзалап үтерелүе хакында үсмер елларымда күп ишетергә туры килгән иде. Советлар илендә шактый популяр шәхес булып алды кебек ул берзаман. Мендерес чынлап та айдынлы булып чыкты. Соравым җавапсыз калмады, шактый ук тулы мәгълүмат алдым аның якташыннан. Бераз тынлык урнашып торды. - Журналларны алып торам, укыйм, - дип Туран Язганга мөрәҗәгать итте җәннәтне хәтерләткән әлеге бакча хуҗасы. - Кай арада өлгерәсең, очсыз-кырыйсыз, бәяләп бетергесез эшләр башкарасың бит, кардәшем. Әле Бакуда, әле Бишкәктә, әле Казанда... Төркиядә кайчан буласың да, ул хезмәтләреңне кайчан язып өлгерәсең?... - Адәми затка гомер эш өчен бирелә, - дип куйды Туран әфәнде. Гомумән, мактану гадәте булмаган кебек, үзен мактаганны да яратып бетерми торган иде ул.