шофер, ул да түгел, аяк астында яткан кукуруз чәкәненә күзе төшә. Туран иртән өч улына ... — 5 июля 2026 г. в 16:21:58
шофер, ул да түгел, аяк астында яткан кукуруз чәкәненә күзе төшә. Туран иртән өч улына да пешерелгән мысыр, ягъни кукуруз чәкәннәре алып биргән иде. Кече улы Күзхан ашый башлаган да ташлаган булып чыкты. Ике уйлап тормады шофер, сынып чыккан тизлек рычагы урынына кукуруз чәкәнен китереп тыкмасынмы. Ни хикмәт, эшкә ярап куйды кукуруз чәкәне, кузгалып киттеләр. Һәм шул тизлек белән сак кына бара торгач кайтып та җиттеләр... Кешегә әйтеп, кеше ышанмыслык шундый хикмәтләре дә булды ул иске машинаның. Йортның арт ягында зур булмаган бакчасы бар. Анда Гүләннең яраткан чәчәге – гүл, ягъни розаның төрле төстә чәчәк ата торган төрләрен сайлап утырттылар. Аннан кура җиләге, йөзем куаклары, абрикос, алма һәм груша агачлары. Бу эшләрнең һәммәсен Туран үзенең уллары белән башкарырга тырышты. Аларның буталып йөрүеннән файда да булмагандыр бәлки, әмма шул рәвешле ул аларны эшкә өйрәтте. Карахан утыртыр өчен чокырлар казышты, Корхан үсентеләргә сибәр өчен су китереп торды, ә Күзхан чокырга төшерелгән агачларны туры итеп тотып торды. Аның каравы бакчадагы һәр куак, һәр агачны алар үзләре утыртканга санап берөзлексез карап, кайгыртып торырга күнектеләр. Иске фатирдагы кебек малайларның өчесенә бер ятак һәм бер өстәл түгел, инде хәзер һәр өчесенең үз бүлмәләре бар, анда үз тәртипләре, үз дөньялары... Әлбәттә инде Туран Язганның да, ниһаять, эш кабинеты бар. Ул төннәр буе китап һәм журналлар белән уратып алынган язу өстәле артында. Якын араларда докторлыгын яклаячак, язган булса доцентлыкка да ерак калмый аннан. Чөнки гыйльми хезмәтләре берсе арты икенчесе тәмамланып килгән көннәр. Шул ук вакытта яңа өйнең җылыту системасыннан канәгать түгел иде алар. Кышкы айларда балаларга суык булуы ихтимал. Туран җылыту системасының яңа проектын да, барлык техник эшләрен дә үзе башкарып чыга... Чү, ялгыш сүз сөйләдем булса кирәк, аның өч булышчысы – уллары бар ич, тимер-томыр белән кайнашканда алар читтә каламы инде... *** Кошодасында бер атна чамасы ял иткәннән соң без гаиләләребез белән машинага төялеп Ак диңгез тарафына сәяхәткә чыктык. Иң элек Айдын шәһәрендә тукталдык. Дөресрәге, безне шәһәргә килеп төшкәчтен дә табигатькә, тоташ җиләк-җимеш бакчаларыннан гына гыйбарәт булган үзәнлеккә алып чыгып киттеләр. Туран әфәнденең озак еллардан танып белгән Дүндәр исемле якын дусты үз җәйләвендә кабул итте. Җәйләү дигәннәре, иң кимендә ун-унбиш гектар мәйданны биләп торган җимеш бакчасыннан гыйбарәт икән. Нинди генә агачлар булмады икән анда. Алма, груша, персик, слива, айва, мандарин, зәйтүн – кыскасы, җаның ни теләсә, барысы да баш очында эленеп тора. Бакчаның урта бер җиреннән зур булмаган инеш агып үтә. Шул инеш читендә берничә өй. Берсендә хуҗалар яшәсә, калганнары безнең кебек килгән-киткән кунаклар өчен булып чыга. Кызыл таштан өеп салынган мичтә учак янып тора, анда ит кыздыралар иде булса кирәк. Әйләнә-тирә белән танышып, бераз хуҗаның җимешләрен татып килгәч, ачык һавада куелган тирмәгә чакырдылар. Анда кунак өстәле хәзерләнгән. Ашыйм-эчим дисәң, исерткеч эчемлекләрдән тыш, җаның ни теләсә, шул бар. Әмма көн бик эссе булу сәбәплеме, бакчадагы җиләк-җимешләрдән сыгылган соклардан да үтемле ризык булмагандыр. Ә бераздан затлы бизәкләр төшерелгән агач тустаганга салып ниндидер ак эчемлек китерделәр. Табигый ки, сорау бирдем: - Бу эчемлекнең сой ады ни, ягъни фамилиясы ничек? - Кымыз... Сездә, татар-башкортларда киң таралган эчемлек, - диде хуҗа, минем соравыма беркадәр гаҗәпсенгән сыман. - Сез үзегез дә башкортларга охшагансыз, дип әйтимме... Минем сүзләрдән җанланып китте хуҗа, елмаю керде йөзенә. - Сез бик күзәтүчән дә икән, - диде, минем күңелне күреп. - Ерак бабаларым чынлап та Башкортостан һәм Казахстан тарафларыннан килгән булырга тиеш. - Элемтәләрегез дә бардыр? - Юк, элемтәләр күптән югалган... - диде ул, уйчанлана төшеп. - Туран әфәнде әнә ел да шул якларга сәяхәткә чакыра үзе белән. Вакыт табып булмый әлегә. Дөнья куабыз... Белмәссең, әллә дөнья үзе безнең арттан куамы?... (Дәвамы бар.)