телебездән аерылган, тыңлаучыларны, ягъни халкыбызны да адаштырырга омтылган шәхесләрдә... — 5 июля 2026 г. в 16:21:57
телебездән аерылган, тыңлаучыларны, ягъни халкыбызны да адаштырырга омтылган шәхесләрдән кумир ясарга, аларга дәрәҗәле исемнәр, дәүләтебез бүләкләрен тапшырырга. Архитектура, рәсем һәм сынлы сәнгатъ өлкәләрендә дә шул ук хәл. Сөйләсәң, сүз күп... Моңарчы килешеп, баш кагып кына утырган албай, тирән сулыш алып куйды шунда. - Мәдәният министрыбыз үзе башкарырга тиешле эшләр бит болар барысы да... - Ә министрлар бездә, халыкка хезмәт юлында түгел, ил башлыгына ярарга тырышу белән мәшгуль, кызганычка каршы. Кайчан шушы хасталыктан арынырбыз, белмим... - дип офтанып куйды Туран Язган. - Бер бездә генә түгел, кайда да шулай, - диде әнкаралы күрше. - Милләт язмышын үз язмышы итеп кабул иткән, шәхси мәнфәгатьләрен онытып, бары халкына хезмәт иткән лидерлар гасырга бер генә туа, дигән борынгылар. Монысы инде арада иң өлкәне Мозаффар албай сүзләре булды. Уйланырлык сүзләр... Әңгәмәгә катышмыйча тыныч кына тыңлап утыруыма карамастан, минем өчен аеруча гыйбрәтле иде бу фикер алышу. Иртәгә диңгез буенда күрешкәнгә кадәр дип, бер-беребезгә хәерле кич һәм тыныч йокылар теләп хушлаштык. *** Агайлары ике сөйләшә торганнардан түгел, Стамбулның чиста һавалы яңа мәхәлләләренең берсеннән аларга йорт тәкъдим иттеләр. Ни кадәр генә уңайсызлык кичермәсен, Туранның ризалашмый чарасы юк иде. Чөнки, агайларын ул яхшы белә, аның "ай-вай"ларына колак та салмаячаклар, әйтелгән – үтәлгән, шуның белән тәмам. Бу – бер булса, икенчедән, күпме генә тырышмасын, университеттагы хезмәт хакына ул якын елларда бер ни сатып ала алмаячак. Ә өч малайга яхшы тәрбия бирергә кирәк, өлкән улы Караханның мәктәпкә барыр вакыты җитеп килә әнә. Үзе докторлык диссертациясен тәмамлау алдында тора. Берничә гыйльми китап өстендә эшли. Яңа йорт белән танышырга Гүлән ханым белән икәү барды алар. Шау-гөр килеп торган шәһәр үзәгеннән күп тә китмәделәр, ямь-яшел бакчалар эчендә күмелеп утырган бер һәм ике катлы шәхси йортлар тезелеп киткән саф һавалы тын һәм тыныч урамга килеп чыктылар. Ике катлы яңа салынган өй каршысында өч абыйсы – Ихсан, Җамал һәм Әтәм каршы алды. Бер кадәр югалып һәм уңайсызланып торган энеләре Туранның кулына ачкыч тоттырдылар. - Син бу өйнең хуҗасы, үзең үк ачып та керергә тиешсең, - диделәр. Ачты. Киң һәм иркен салонга килеп керделәр. Бер уңга, бер сулга карады Туран һәм икенче катка күтәрелгән баскыч култыксаларына күзе төште. Бар җир затлы малзәмәләрдән ясалган, күз явын алырдай булып ялтырап тора. Кинәт күңеле нечкәреп китте аның, бугазына кайнар төер, күзләренә яшь килеп тыгылды... - Агайларым, бу яхшылыкларыгызны һич онытмам, - дип әйтә алды ул үзен кулга алып. - Бу безнең бурычыбыз, бер шәй түгел, һич уңайсызланмагыз, - диде Җамал абыйсы. - Әтиебез васыятен без үтәргә тиеш идек, - дип өстәде иң өлкән абыйсы Ихсан. - Сез әтием васыятен күптән үтәдегез. Укыттыгыз... - Әле дә китапханәдән башың чыкмый, китаплардан арына алганың юк, - дип шяртып алды Әтәм. - Димәк, укыйсың булып чыга... - Йә, Гүлән килен, мотфакка, кухняга уз. Безгә чәй яисә төрек каһвәсе эчертерсең бит шәт, - дип, тыйнак кына бер читтә уңайсызланып торган ханымга кухня юлын күрсәтте Ихсан. Сак адымнар белән иркен һәм заманча җиһазланган кухняга узды хуҗабикә. Ут кабызып төрек каһвәсе пешерергә кереште. Бераздан борынны һәм тамак төпләрен кытыклап торган хуш ис, төрек каһвәсе исе таралды өйгә. Түгәрәк өстәл артында дүрт ир туган, бала чаклары узган Эгирдирдагы кебек шау-гөр килеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, фикерләшеп утырдылар. Яңа өйгә күченүне озакка сузмадылар. Туран кулдан-кулга шактый күчеп йөргән иске бер машина сатып алган иде соңгы араларда. Илленче елларда ук эшләнгән "Пежо". Шуның белән әллә ничә рейс ясарга туры килде чираттагы ял көнендә. Машина сүнсә, йә кабынмый торса, аны этешергә уллары бар. Инде соңгы тапкыр яңа йортка таба Ак сарайны үтеп күпер аша чыгып килгәндә машинаның тизлек алыштыру рычагы сынып килеп чыкмасынмы бер заман. Эш харап, күперне чыккач та үргә менәсе, этеп бара торган түгел. Ни эшләргә, нинди җай табарга, дип уңга-сулга каранырга мәҗбүр була