- Бер тиен дә дәүләттән ярдәм алганым булмады. Зыян итмәсәләр, таяк тыкмасалар, шунысын... — 5 июля 2026 г. в 16:21:57
- Бер тиен дә дәүләттән ярдәм алганым булмады. Зыян итмәсәләр, таяк тыкмасалар, шунысына рәхмәт инде. - Ә кем ярдәм итә? - Ара-тирә ярдәм кулы сузучылар бар, әлбәттә. Әмма университеттан алган бар хезмәт хакым Вакыф масрафларына кереп бара. Журналлар гына булса бер хәл, күпме лицей, анда укыткан укытучылар, төрек теле курслары, төрек дөньясы балалар фестивале... Барысын да хәл итәргә туры килә. Әле менә узган ел шикәр авыруы булган бер хезмәткәребезгә, үземә кредит алып, фатир сатып алдык. Бер ел да узмады, фатирлы хезмәткәрем китеп барды. Ә кредиты миңа калды. Сөйли башласаң, сөйләр сүз күп инде ул... Шуның белән тәмам, - диде, бу хактагы сүзләрен йомгакларга теләп. - Ә балалар, гаилә?... - Алар түзәргә өйрәнгән, - дип елмайды Туран бәй. - Зарланмыйлар... Илдә чыпчык үлмәс, дигәннәр бит. - Ничектер, Коръәнне инглиз теленә тәрҗемә итәсең икән, дип ишеткән идек. Вакытың юктыр, ташладыңмы? - дип сораучы албай иде булса кирәк. - Син мине беләсең, Мозаффар әфәнде, башлаган эшемне ярты юлда калдыра торган гадәтем юк. Тәмамладым, - булды җавап. - Әмма китап буларак бастыра алганым юк әлегә... Шунда, бер кадәр тартына төшеп, дип әйтимме, әнкаралы күрше сорау бирде. - Бу хакта сүз кузгатканым өчен, зинһар, ачуланмавыгызны үтенәм, хөрмәтле профессор. Дөрес булса, ничектер бер чыгышында культура министры, Зәйбәк диделәрме, сезне "төрек милләтчесе" дип бәяләгән имеш... Сорауның тәмамлануын да көтеп тормады Туран бәй, җавап бирергә ашыкты. - Аңардан көтергә була, ул әйтер. Тел сөяксез бит... Ул эшләргә тиеш булып та эшләмәгән эшләрне башкарабыз. Шуңарга эче поша торгандыр, - диде ул. Аннан чәй кабып бераз уйга калып торды һәм дәвам итте. - "Милләтче" дигән бәядән акланырга түгел, аның белән горурланырга кирәк. Шәһес өчен моннан да югары бәя булуы мөмкин түгел. Үз ватаныңны, үз халкыңны, аның тарихын, телен, үткәнен-киләчәген ярату җинаять түгелдер ич. Әйе, мин иң әүвәл үз халкым, үзем кебек үк гади төрекләр һәм кардәш төрки халыклар турында кайгыртам. Әмма һичкайчан аларны башкалардан өстен куярга тырышмадым, башкалардан кай җиребез ким соң безнең, дип оран салдым бары... Зәйбәкнең дә дөрес сүзе булыр икән, әйе, мин чын-чынлап төрек милләтчесе булырга мәҗбүрмен! - Ләкин министр үзенең сүзләренә тискәре мәгънә салып сөйли... Авразия каналы аша чыгыш ясады кебек, ә ул каналны төрки халыклар яшәгән ничәмә-ничә җөмһүрияттә тыңлыйлар... Каршында торган чәй савытын һәм ризыкларны бераз читкә, өстәлнең уртасынарак этеп куйды Туран Язган. Бу аның тыңгысызлана башлавы, җитди сүз башларга җыенуы иде. - Гади генә бер мисал китерәм, тыңлагыз. Швейцария дигән ил барлыгын беләсез. Җир йөзендә иң алга киткән илләрнең берсе. Анда өч кантон бар. Аларда алманнар, французлар һәм италиялылар яши. Игътибар итегез, бер италиялы да алман яисә француз машинасы сатып алмас анда. Алман Германияда ясалган машинада йөри, француз – "рено"да яисә "пежо"да. Бу нәрсә? Милләтчелек түгелме! Бу күзгә бәрелеп торган икътисади милләтчелек. Әмма алар бер-берен гаепләмиләр, дошманлашмыйлар һәм ярлыклар да такмыйлар. Шундый икътисади милләтчелек булмый торып, бер илнең дә экономикасы алга китә алмый, диеп беләм. - Чынлап та шулай бит... - Гыйбрәтле сүзләр сөйләдең әле син, - дип, бер-беренә карап, үзара фикерләшеп алды күршеләр. Ә Туран Язган дәвам итте. - Йә, әйтегез, кайсы телдә ике алфавит бар? Һәр милләтнең бер әлифбасы булыр. Бары төрки халыкларда, төрекләрдә генә утыз сигез алфавит. Ышанысызмы-юкмы, утыз сигез!... Сигезе – латинда, утызы – кирилда. Һәм кайчандыр бер телдә сөйләшкән-аңлашкан халыклар бүген, берсе язганны икенчесе укый алмый. Шуны күрә торып дәшми калыргамы?... Дәштең исә, син "төрек милләтчесе"! Телдә генә түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә шул ук хәл. Музыка һәм җырларыбызга игътибар итик. Тыңласаң – колак тона, ә күңелгә барып җитми. Инглиз һәм французларга сукырларча иярү күпме дәвам итәргә мөмкин. Безнең, нәрсә, үз музыкабыз, җыр һәм шәркыларыбыз булмаганмы әллә! Җыр һәм музыка – милләтнең күңел теле диләр. Нигә әле күңел