Күзачкысыз буран... (хикәя) — 5 июля 2026 г. в 16:21:56
Күзачкысыз буран... (хикәя) Ринат МӨХӘММӘДИЕВ 26. Кайсы китап укып, кайсы рәсем ясап бер читтә әвәрә килгән малайларга ишарә ясады Ихсан абыйлары. - Гаиләң зур, өч малай үстерәсез. Үзең университетта укытасың. Болай яшәү, мондый шартларда дип әйтәм, сезгә төс түгел хәзер. Уйлану, киңәш-табыш итү өчен бер атна вакыт җитәр дип уйлыйм. Кайсы мәхәлләдән алырга икәнен сез хәл итәсез. Калганы безнең – агайларыгызның эше. Шуның белән тәмам, - дип, урыныннан ук кузгалды ул. - Тукта, абый, алай ашыкмагыз әле сез, - дигән сүзләрне колагына да элмәде Ихсан. Бер атнадан күрешербез, дип, ашыгыч эшләре булуны сәбәп итеп, китеп тә барды. *** Кошодасында кич җитеп килә. Кошлар яр читенә тишеп ясалган ояларына кайтып ялга туктагандыр. Кояш шактый сүрәнләнеп офык артына кереп югалды. Җиләс рәхәт һава исеп тора. Туран Язганның гөлләр арасында күмелеп утырган язлык өенең ачык терассасында сөхбәт итеп утырабыз. Мозаффар албай һәм тагы бер күршесе керде. Әнкарада югары дәрәҗәле хезмәттә булып, пенсиягә чыккан кеше анысы. Әмма холкы, килеш-килбәте һәм кайбер сүзләре, фикерләре хәтергә уелып калган булса да, исемен хәтерләмим. Хатын-кызлар йорт эчендә, ә без ирләр монда. Туран бәй белән яңа килеп кушылган кунак, чәйдән генә канәгать түгел, берөзлексез сигара да эчәләр әле тагы. Ә без Мозаффар албай белән төтеннән качып җилгә һәм диңгезгә арка куеп утырабыз. Күршеләр бер-берен нык сагынган, шуңа, нигездә, алар фикерләшә. Ә миңа бик кызык. Эчкерсез, ачыктан-ачык сөйләшәләр, мине чит-ят итеп түгел, үз кешеләре санау билгесе иде бу. Тагы шунысы җәлеп итте минем игътибарны, алар яхшы таныш һәм байтак еллар аралашып яшәгән күршеләр булуга да карамастан, зур хөрмәт күрсәтүдәнме, әллә шулай кабул ителгән, бер-берсенә рәсми төстә мөрәҗәгать итеп сөйләшәләр. Әнкаралы күрше, сүз ара сүз чыгып, сорап куйды Туран әфәндедән: - Гомер узып бара, хөрмәтле профессор, бер вакыт табып, бергә-бергә хаҗ кылып кайтырга вакыт җитмәдеме икән безгә? - Албай ни әйтер бит, - дип серле генә елмаеп алды Туран Язган. - Мәчет карты булмасам да, бу хакта уйланырга вакыт җиткәндер мөгаен,- диде албай. Һәм шундук ачыклык кертергә кирәк санады. - Сез ният итсәгез, миннән тормас, каршы килмәм. Туран әфәнде безгә караганда күбрәк белә, ул ни дисә, шул булыр... - Хаҗдан әүвәл көнчыгыш Төркестанга бару кирәк төрек инсанына, ерак бабаларыбыз туфрагына баш ию кирәк, - диде ул, сигарасын чираттагы мәртәбә йотлыгып суырып алгачтын. - Төркестанда булдың кебек, - дип ачыклык кертергә булды Мозаффар албай. - Сез булмадыгыз, сезгә киңәш итәм, - дип елмайды профессор. - Төркестан очсыз-кырыйсыз, ул зур... Бер гизеп кайту белән генә чикләнергә ярамыйдыр. Андагы курганнар, төрбәләр, балбаллар, һәр калкулык, һәр ерганак безнең өчен изге истәлек. Аларны өйрәнми торып, серләрен ачмый торып, үз-үзебезне тынычландырырга хакыбыз юк. Һәр төрек өчен зарур һәм иң саваплы сәяхәт шул тарафларда... - Кызганыч, үз-үзебезне бик начар беләбез, - дип офтанып куйды әнкаралы күрше. - Элгәре елларда Советлар иленнән, коммунистлардан курка идек. Бүген юллар ачык, Россия белән һәм Урта Азиядагы бәйсез төрки илләр белән мөнәсәбәтләребез көннән көн яхшыра, тирәнәя бара. Турист группалары буларакмы, аерым-аерыммы, рәхим ит, юллар ачык, - дип мавыгып сөйләвен дәвам итте Туран Язган. - Безнең өчен беренче хаҗ шул тарафларда, аннан инде Мәккә вә Мәдинә турында уйларга була. - Сүзләрең дөрес, Туран әфәнде, - дип ризалашты Мозаффар албай. - Бу хакта сүз күп булса да, хәбәрсез идек, хәбәрсез яшәдек. Ә менә син нәшер иткән журналлар, "Төрек дөньясын өйрәнү" һәм "Төрек дөньясы тарихы, культурасы" журналларын әйтәм, безнең күзләребезне ачты. Бик күп көч тыгасың, бик күп масрафлар күтәрәсең, хуҗам... Үзеннән күп өлкән, абруйлы гаскәри офицерның Туран әфәндегә "хуҗам" дип дәшүенә исем китте шул чак. Бу әңгәмәдәшенең аны тануы һәм олылавы билгесе иде, әлбәттә. - Ул журналларны чыгаруда дәүләтнең дә ярдәме бардыр, - дип сорады әнкаралы күрше.