Билгеле инде аны җибәрәселәре килми. Әмма бу сүздә дә дөреслек бар. Ул ялгызы булса бер... — 5 июля 2026 г. в 15:46:47
Билгеле инде аны җибәрәселәре килми. Әмма бу сүздә дә дөреслек бар. Ул ялгызы булса бер хәл, хатыны һәм берсеннән икенчесе кечерәк өч улы бар ич. Аларны ашатасы-киендерәсе генә түгел, тора-бара укытасы да булачак. "Ассистент акчасы" дигәннәре дөрес, ул даими кереп барган хезмәт хакында шактый ук югалту кичерәчәк. Кайтып барын да ачыктан ачык Гүлән ханымга сөйләп бирде ул. - Үзең беләсең, Туран, - булды тормыш иптәшенең җавабы. - Гүлән, Гүл-әндамым, - дип кочып алды аны Туран. - Син һичкайчан минем сүзгә каршы булмадың, һәрчак аңларга тырыштың. Беләм, бу юлы да бар авырлык синең җилкәгә төшәчәк. - Ни эшләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, Туран, - дип әйтеп куйды ханым. - Мин сиңа авырлык китермәскә тырышырмын, Гүл-әндамым... Көн эшләрмен, төн эшләрмен, әмма улларыбызны кешедән ким-хур итми тәрбияләп үстерербез, укытырбыз, боерган булса. Шулай итеп, бар дөньясын онытып укыту эшенә, икътисад фәннәренә кереп чумды ул. Буш вакыты булдымы университет китапханәсенең уку залына ашыкты, китапханәдән иң соңгы укучы булып чыгып киткән чаклары күп булды. Фән дөньясы сазлык кебек, бер кереп чумсаң ул дөньяга, тарта да тарта гына икән үзенә. Муеннан кереп чумганыңны абайламый да каласың. Аудиторияга кереп лекция укуның да үз хикмәтләре бар. Берничә дистә студент синең авызыңнан чыккан һәр сүзне, һәр фикереңне йотып алырдай булып тыңлый. Күпме гомер үзенә тыңгылык бирми йөдәткән уй һәм фикер орлыкларын бәрәкәтле туфракка чәчү өчен моңардан да уңайлырак нинди форсат чыгарга мөмкин тагы. Тора-бара үзе укыган лекцияларга чит группалардан студентлар керүен һәм ул гына да түгел, кайбер ассистентлар һәм укытучыларның да күренгәли башлавы хәйран калдырды аны. Хәтта сагая калды бер заман. - Сез мине тикшерәсез булса кирәк, бер-бер хатам бармы, булса, әйтегез, зинһар, - дип мөрәҗәгать итте ул үзеннән күп өлкән яшьтәге бер доцентка. - Борчылырга һич сәбәп юк, Туран әфәнде. Университетта сезнең дәресләр турында сөйлиләр кая карама, студентлар үз дәресләрен калдырып сезне тыңларга дип китә. Шуның серен эзләп, үз күзләрем белән күреп, колакларым белән ишетәсем килде, - диде ул, ихтирамын белдереп. Кайчандыр үзен укыткан кеше, тәҗрибәле галимнән шундый сүзләр ишетү рәхәт иде билгеле. Көннәрнең берендә кичкырын, Туранның университеттан кайткан чагын туры китереп, өлкән агасы Ихсан килеп чыкты алар торган "Ватан җатдәсенә". Тәкъдим ителгән урынга утырмас борын ук сүз кузгатты: - Эшеңнән киткәнсең икән, дип ишеттек... - Шулайрак килеп чыкты шул, агаем, - дип, гаепле кеше сыман җавап кайтарды Туран. Гаебе чынлап та бар, инде гаиләле ир-ат булса да, бу адымын атлар алдыннан агайлары белән киңәшкәндә дөрес булыр иде. - Университетта укытасың димәк... - Әйе, укытам да, үзем дә укуымны дәвам итәм кебек... - Ә нигә аны гаепле кеше сыман сөйлисең әле, - дип, тавышын күтәреп алды Ихсан абыйсы. - Нигә аны безгә хәбәр итмәдең? - Уңайсызландым. Каршы булырсыз дип уйладым... - Каршы булырга, тай типмәгән лә безнең башка, - дип, куанычын яшерми елмаеп җибәрде ул. - Безнең нәселдән шундый кеше – Стамбул университетында укытырлык гыйлем иясе чыгуы шатлык һәм горурлык түгелмени! Әтиебез исән чак булып, бу хакта ишетсә, беләсеңме, ничек куаныр иде... Ниһаять, күкрәк тутырып сулыш алып куйды Туран. Агайларының үзен аңлавы, хәленә керүләре зур куаныч иде аның өчен. Ул арада Гүлән ханым чәй китерде өстәлгә, иренең яраткан ризыгы кайнар лахана долмасы чыкты. Бер-ике тапкыр чәй йотып алгачтын, җитди сүзе барлыкны белгертеп, тамак кырып куйды Ихсан агае: - Без, синең агайларың, бергә-бергә утырып киңәштек тә сиңа бер йорт алып бирергә, дигән фикергә килдек әле менә. Туранның авызына китергән кашыгы кулыннан төшеп китә язды. Моны ишеткән Гүлән ханым тораташ кебек хәрәкәтсез калып торды бер мәл. Туран ни әйтер дип, аңарга юнәлтте карашын. - Рәхмәт, абый, - диде Туран артык озак көттерми генә. - Мин сездән андый бүләк ала алмыйм. Инде укыттыгыз, анысы өчен дә мең-мең рәхмәт. Хәзер мин үз гаиләмне үзем карарга тиеш... (Дәвамы бар.)