башларыннан бер сыйпамый узып китә алмый торган иде. — 5 июля 2026 г. в 15:46:47
башларыннан бер сыйпамый узып китә алмый торган иде. - Сагындырдың, - диде Мозаффар албай, ниһаять, якын күршесе белән очрашу шатлыгын уртаклашып. - Кошодасын бөтенләй онытып бетермәсәң иде. - Үзем дә аңлыйм, Мозаффар абый, әмма өйгә дә кайтып кергәнем юк соңгы араларда. Әле Бакуда, әле Кыргызстанда, әле Косовода – гел юлда булырга туры килде. - Бер кеше түгел, дәүләт күтәрә алмастай эшләрне җилкәңә салдың, Туран, - диде дөньяны байтак күргән хәрби пенсионер, ихластан аның хәленә кереп. Бераз уйга бирелеп торды профессор, тел очына килгән фикерен әйтимме, юкмы дип икеләнеп торуы иде булса кирәк. - Кызганыч, - диде ул, - безнең дәүләт милләт өчен түгел, өч-биш гаилә өчен хезмәт итә. Аның бу фикере хәтеремә уелып калган шулчак. Мин ул сүзләрне кат-кат искә төшереп уйланганым бар. Кайда да шулай икән. Чынлап та вакыт-вакыт дәүләт башында утыручылар, үзләренә йөкләтелгән зур миссияне оныта төшеп, шәхси яисә зур булмаган бер төркем дус-иш, кардәшләр мәнфәгатен генә кайгыртып яшәүгә күчә икән бит... Мозаффар агай безне үзенә чәйгә чакырды. - Вакыт табылыр, чәйгә дә керербез. Ә хәзер өйгә кайтырга кирәк, ханымнар үзебезне югалткан булса кирәк, - диде профессор. Кичкә күрешергә сүз куешып, һәркем үз юлында булды. *** Нигә кешегә гомер бер генә бирелә икән... Хәер, ике яисә өч гомер бирелсә дә аз тоелыр иде. Дөнья шул кадәрле зур, тормыш шул тикле катлаулы – барын да күреп, барын да белеп һәм бар белгәнеңне, өйрәнгәнеңне һәм хыялланганнарыңны тормышка ашырып бетерү өчен вакыт барыбер җитенкерәмәс иде. Гайрәте чамадан ашып, җегәре ташып тора Туранның , әмма үзе уйлаган, үзе хыялланган эшләрнең яртысын да тормышка ашырырга өлгерми кебек барыбер. Аның төп һөнәре булган икътисад өлкәсендә күпме эшләр эшлисе бар. Төркия алга киткән Европа илләреннән кай ягы белән ким? Нигә аларда булган технология бездә булмаска тиешле... Японияда барган технологик яңарыш хәйран калырлык. Нигә безгә дә, алар тәҗрибәсен өйрәнеп, алар үрнәгендә Төркияне күтәрмәскә, алга әйдәмәскә... Югыйсә болар Гази Мостафа Кемал Ататөрек заманында ук көн тәртибендә торган һәм көн тәртибенә куелган мәсьәләләр ич. Башкаларның уңышларын күреп һәм танып, "ух" та "ах" киләбез, эшләгән эшебез бик күзгә күренми... Һаман бер үк урында таптанабыз. Дәүләт үз алдында стратегик максатлар куеп, планлы рәвештә шул максатларга ирешү юлында көн-төн кайгыртырга, эзләнергә, эшләргә тиеш түгелмени... Иң тырыш һәм эшчән, белемле һәм эзләнүчән егетләребез Алманияга, башка Европа илләренә агыла. Анда үз эшләрен башлап, санаулы гына еллар эчендә зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Ә үзебезнең Төркиядә нигә уңайлы шартлар тудырылмый аларга?... Хуш, монысы бер хәл. Тагы да аянычрагы, үзебезнең нинди кавемнән һәм кем булуыбызны да оныта бармыйбызмы шул ук вакытта?... Бабаларыбыз үткән юлны, ерак һәм якын тарихыбызны нигә чит итәргә... Яңа буын үзенең кемлегенә бөтенләй битараф булып тәрбияләнә түгелме?... Моның бик тә аянычлы нәтиҗәләргә китереп чыгару ихтималын кем аңлатырга тиеш... Искесе булмаганның – яңасы булмас, дип бер дә юкка гына әйтмәгәндер безнең ерак бабаларыбыз... Түрәләрнең халык каршында чыгышларын тыңласаң, барысы ал да гөл. Газета һәм журналлар берсен икенчесе уздырырга теләп мактаныша, түрәләргә охшарга тырышып, сенсация арты сенсация эзлиләр. Яшьләрне уйландырырлык, аларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү һәм уяту юнәлешендә ник бер язма булсын икән... Шундый уйлар бимазалый иде Туран Язганны көн-төн. Һәм әледән-әле гыйльми җыентыкларда күренгәләп торган мәкаләләрендә дә яшерә яисә урап үтә алмый иде ул бу фикерләрен. Кемдер боларны күреп барган һәм бу язмаларга игътибар иткән булып чыга. Туранны үзе укып тәмамлаган Стамбул университетына укытырга чакыралар. - Гыйльми дәрәҗәң-фәлән юк, анда гади ассистент акчасына ничек гаиләңне яшәтмәк буласың, бу чын ахмаклык була түгелме? - диләр аңа эшләгән урынында.