Хатын-кызлар урнашу мәшәкате һәм чәй өстәле хәстәрләү белән мәш килгәндә без Туран әфән... — 5 июля 2026 г. в 15:46:46
Хатын-кызлар урнашу мәшәкате һәм чәй өстәле хәстәрләү белән мәш килгәндә без Туран әфәнде һәм аның оныгы Бурахан белән диңгез буена төшеп менергә булдык. Өйдән чыккач та каршыбызга өлкән яшьләрдә булуына карамастан, җил-җил атлап килгән озын буйлы, какча гәүдәле бер агай очрады. Күренеп тора, Туран бәй белән яхшы танышлар гына түгел, якын дуслар булып чыкты болар. - О-о-о, албай, саулармысыз, хәлләр ничек? - дип, иң элек Туран Язган сузды аңарга кулын. "Албай" дигән сүз колакка кергәне бар-барын, әмма мин аңламый тордым, исем идеме бу, әллә бер-бер кушаматы гынамы бу кешенең. Соңрак кына белдем, бу төрек хәрбиләрендә иң югаргы офицер дәрәҗәсе икән, ягъни, безнеңчә полковник булып чыга инде. Албайның исеме Мозаффар абый булып чыкты. Без таныштык. Бергә диңгез читенә килдек. - Диңгез җылы булырга тиеш, әйдәгез, бераз йөзеп алыйк, - дип ашыктырды Туран әфәнде. Казан кадәр ерактан кил дә диңгездән баш тарт имеш, була торган хәлме соң бу... Йөзү өчен киенеп әзерләнеп төштек ләбаса. Иң элек кояшта кап-кара булып янган какча гәүдәле албай сикерде суга һәм колач җәеп йөзеп тә китте. - Албайга ничә яшь? - дип сорадым. - Сиксәненче белән бармыймы икән... - дигән җавап ишеттем. Оныгына мөрәҗәгать итте аннан. - Улым, син су керәсеңме? Башын югары гына чөеп куйды Бурахан, төрекләрнең "юк" дигән сүзе шул була. Бер читкәрәк китеп чуер ташлар өстенә барып утырды ул һәм ниндидер "хан сарайлары" төзәргә кереште. Тиз йөрешле су көймәсе сыман Туран Язган йөзеп китте албай артыннан. Мин дә яр читендә чупырдарга керештем. Диңгез җылы һәм баш очындагы күк сыман зәп-зәңгәр, ник бер дулкын булсын икән. Ә чисталыгы турында әйтеп торасы юк, ике метр тирәнлекме, өчме – су төбе, анда йөзгән балыклар аермачык күренеп тора. Мозаффар албай иртәрәк чыкты яр читенә, ә Туран әфәнде әле бар дөньясын онытып йөзүендә. - Туранның йөзүдән туйганын мин белмим, - диде албай, диңгез эчендә, еракта, ялгыз дельфин сыман йөзеп баручыга ишарәләп. - Беләм, ул йөзеп күрсәтә... Шулчак миңа тагы да якынлаша төшеп, әйтеп куйды ул: - Солтан-Галиев турындагы романны укыдым. Без инде таныш кешеләр синең белән, дигән сүз итеп кабул иттем моны. - Рәхмәт... - Безнең яшьлек елларыбызда бик тә популяр шәхес иде ул Төркиядә. Хәтта аның исемендәге группалар оештырган чакларыбыз бар иде. - Минем бу хакта ишеткәнем юк иде, - дидем. - Моның сәбәбе нидән булды икән? Сездә бит коммунистларны яратып та бетермиләр иде кебек... Шулай дидем, әмма бу хакта һәм аның сәбәпләрен дә белә идем, әлбәттә. Ләкин, мин белгәннәр – бездәге чыганактан. Гомерен төрек армиясенә хезмәт итүгә багышлаган аксакал ни әйтер бит әле?... - Коммунистлык мөһим түгел. Солтан-Галиев әфәнде Көнчыгыш халыкларының киләчәген кайгырткан фикер иясе, Россиядагы гына түгел, дөнья буйлап сибелгән-таралган төрек милләтен бер күреп кайгырткан сәясәтче, - диде ул. "Укыдым. Әйбәт әсәр язгансыз..." дип әйтүчеләр күп ул. Ә менә шул рәвешле тирән аңлап, фикер йөртүчеләр сирәк очрый. Кем белән, нинди зыялы кеше белән диңгез читендә янәшә басып торганлыгымны шунда гына аңладым. - Әйе, милли проблемалар турында фикер йөртергә җыенган һәр кеше өчен бүген дә гыйбрәт булырлык хезмәтләр язган кеше ул, - дидем. - Рәхмәт. Сез аны бик тә яхшы белеп һәм аның бөек шәхесләр арасындагы урынын аңлап сөйлисез. - Әмма, - диде ул, үзен мактаудан читләшергә ашыгып. - Без аның язмышыннан, шәхси тормышыннан хәбәрсез булдык... Шулчак колач җәеп йөзеп килгән Туран әфәнде дә килеп кушылды үзебезгә. Яр читенә чыгып мәрмәр сыман ялтырап торган зур бер кара таш өстенә барып утырдык. Бабасы янына йөгереп килгән оныгы Бураханны "Бер данә... бер данә..." дип, иреннәрен кысып аркасыннан сөеп куйды Туран әфәнде. Безнеңчә "бердәнберем..." дигәнне аңлата иде булса кирәк ул сүз. Гомумән, Туран Язган үз балалары, үз оныкларына мөнәсәбәттә генә түгел, сабыйларга, үсеп килүче яшь буынга аерым бер ярату һәм хөрмәт белән карый иде. Төркиядәме ул, Россиядамы, әллә башка бер тарафтамы, янына килгән сабыйларны кулына күтәреп сөйми, аркаларыннан яисә