Күзачкысыз буран... (хикәя) — 5 июля 2026 г. в 15:46:46
Күзачкысыз буран... (хикәя) Ринат МӨХӘММӘДИЕВ 25. Эсселе-суыклы булып китте, караклыкта тотылган кеше сыман хис иттем үземне. - Ялга җыена идең кебек, ничек уздырырга җыенасың көннәреңне? - дигән сораудан башламасынмы Туран Язган. Ни дияргә белми тотлыга язып калдым. Әмма, ялганлый да алмыйм, дөресен дә сөйләргә җыенмаган идем. Башка чарам калмаганлыктан танырга мәҗбүр булдым: - Төркиягә җыена идек. Ак диңгездә йөзеп, бераз тәнне җылытып кайтырга иде исәп. - Ә нигә Эгейда түгел? - Казаннан Анталияга туры очак та бар. Аннан... - дип, тагы ни әйтергә икәнен уйлап торган арада, ул сүземне бүлдерде. - Стамбулга да бар ул очак. Монда килсәгез, бергә-бергә Кошодасында ял итәр идек. - Кунакханә һәм юллар өчен түләнгән иде шул инде, - дим. - Шулай да монда килергә тырыш әле. Сине күрергә теләгән укучыларың да бар. Сәяхәтебез һәм ял да күңелле узачак, үкенмәссең. Ә билетларыңнан баш тарт, белүемчә, аларны көтеп торучылар сездә җитәрлек. Кем сораса да бер сәбәп яисә хәйләсен тапкан булыр идем, әмма Туран Язганга мин "Юк", - дип әйтә алмадым. Билет һәм юллама проблемаларын хәл итү авыр булмады, дуслык һәм танышлык хәл итә алмый торган үтенеч юк иде кебек ул елларда. Шулай итеп, ашык-пошык барын да хәл итеп Стамбулга очтык. Килгән көнне үк телевидениедан турыдан-туры чыгыш ясап, татар әдәбияты һәм мәдәниятына кагылышлы байтак кына сорауларга җавап бирергә туры килде. Тагы ниндидер газетачылар һәм әдәбият белгечләре, шагыйрьләр белән әңгәмәләр кордык. Стамбулның кайбер тарихи урыннары белән танышып йөрер ара да табылды, кыскасы, кая барыйм, вакытны ничек уздырыйм икән дип кул кушырып утырырлык булмады. Ниһаять, җиңел машинага утырып Эгей тарафларына юл тоттык. Шоферыбыз кем дип уйлыйсыз? Туран Язган үзе, әлбәттә. Мин үзем дә руль артында йөрүне яратам, Төркия юлларында да байтак кына ил гизәргә туры килгәне бар. Әмма бу юлы миңа ышанып руль тоттыручы булмады. Алты йөз илле чакрым араны биш сәгатъ ярым чамасы вакыт эчендә узуны күз алдына китерү мөмкин түгел. Юлда бит әле дөнья кадәр машина, авыл һәм шәһәрләр аша да узасы бар. Ә Туран Язган атлы шофер өчен бу гадәти хәл икән. Полислары да очрамый бит аның үч иткәндәй. - Тура-а-ан... Ту-у-ра-ан, кеше ташыйсың ич, утын түгел, артыбыздан да куып килүче юк, - дип, аның янәшәсендә утырган Гүлән ханым ничә мәртәбә кабатлагандыр, белмим. Башка вакытта кеше сүзенә, аеруча Гүлән ханым сүзләренә бик тә игътибарлы булган профессорны машина белән идарә итәргә утыргач, гүя алыштырганнар иде диярсең. Арткы утыргычтагы Казан кунаклары исә, юл буе бар белгәннәрен укып, сулыш алырга да куркып бардык дисәм, шулай ук һич арттыру булмас. Тип-тигез автобаннан бару бер хәл, тау арасындагы юлларга килеп кергәндә, диңгез читеннән барганда яисә кыялар астыннан узганда күзне йомудан башка чара юк... Дәвам итәргә теләмим, бу Ринат бик куркак икән диярсез...Аның каравы менә хәзер телевизордан "Формула -1" узышларын караганда бик рәхәт, бер дә куркыныч түгел. Чөнки без теге чакта аларга караганда да зуррак тизлек белән сәяхәт иткәнбез сыман тоела миңа. Кошодасы, кош оясы – исеме генә дә нинди бит аның... Ул чынлыкта да җәннәткә тиң матур бер җир икән. Чит илләрдән килгән туристлар артык күзгә ташланмый. Ә рус телендә сөйләшүчеләр, гомумән, юк иделәр кебек. Туран әфәнденең ике катлы йорты Эгей диңгезенә кереп торган бер борында салынган булып чыкты. Әйләнә тирәсендә пенсиягә чыккан хәрбиләр һәм Стамбул университеты профессорлары иде булса кирәк. Бар җир чиста һәм пөхтә. Йорт шау чәчәккә күмелеп утыра, җәннәттә дә андый гөлләр булмас. Хәер, кем белә, анда барып караган юк шул әлегә. - Бу йортны кем шулай карап тора, - дидем мин, гаҗәпсенеп. - Узган ел октябрь аенда булган идек. Шул гомердән бирле килә алмадык, - булды җавап. - Ә гөлләр... - Кояш яктырта, гөлләр үсә. - Кем су сибә? - Аларга су бик кирәкми дә, - дип сүзгә кушылды Гүлән ханым. - Бик корыга китсә, бу эшне бәләдия башкара. - Менә ничек! - Өйнең бер каты безнең, икенчесе сезнең, - диде Туран бәй, урнашу дигән мәсьәләне бик тиз хәл итте.