- Күзханмы, - дип, кайтарып сорый Туран. - Күзханның эше тагы да җаваплырак булды, ул а... — 5 июля 2026 г. в 15:26:19
- Күзханмы, - дип, кайтарып сорый Туран. - Күзханның эше тагы да җаваплырак булды, ул аның проектын япты. Агайларын һәм мине өйрәтеп торды тагы... Иң җаваплы, тагы да киеренкерәк минутлар алда булган икән әле. Ул да булса, машинаны туктатып, аның казаныннан керләрне чыгару мизгеле. Гүлән ханым бала керләрен берәм-берәм алып, кулында әйләндерә-әйләндерә ничек агарганлыкларын, чисталыкларын тикшерә башлады. Әниләре ни әйтер, машинага нинди бәя бирер дип, дәшми генә карап торды ир-ат халкы. Туран белән аның ярдәмчеләре Карахан һәм Корхан. Аңлашылса кирәк, әлбәттә инде, проект авторы бер яшьлек Күзхан... - Кул белән дә болай чиста юып булмый, - дигән бәя куйды баш эксперт Гүлән ханым. "Туран кер юу машинасы ясаган" дигән хәбәр таралды бераздан. Башта туган-тумача, күрше-күлән сөйләде ул хакта. Соңрак чит-ят кешеләргә, хәтта бергә эшләгән коллегаларына да барып җиткән имеш бу яңалык. Машинаның ничек эшләвен, нинди нәтиҗәгә ирешүен өйгә кереп, шәһәрнең әллә ниткән ерак почмакларыннан килеп тикшерүчеләр дә булды. Татар тотып карамый ышанмас, дигән сүз бар. Төрекләргә дә хас икән бу характер үзенчәлеге. Һәркайсының үз күзләре белән күрми торып, кер юу машинасының тимер механизмнарын тотып, капшап карамый торып, ышанасы килми иде бу хәбәрнең хак булуына... *** Әле кайчан гына "Не нужен мне берег турецкий…" дип җырлар җырлаган Россия һәм россиялеләр өчен туксанынчы елларның икенче яртысында Төркия иң игелекле һәм якын бер илгә әверелде дә куйды. Төрек төзүчеләре эшләмәгән шәһәр калмагандыр, алар хәтта Мәскәүнең тарихи Кремль сарайларына да заманча алтын өлге кидерттеләр. Төркиядән кием-салым ташыдылар, йорт кирәк-яраклары. Базардан мал алсаң, сорау артык, ул Төркиядә эшләнгән булыр. Болары бер хәл. Төркиянең җылы диңгезләре тартып торды безне. Ял өчен иң уңайлы җир кайда дигән сорау бирү артык иде. Төркиядә, әлбәттә. Әле санаулы гына еллар элек колакка да чалынмаган Анталия атлы шәһәр телдән төшмәс булды. - Ул ялда, - дисәләр. - Ә-ә, Анталиядәме..., - дигән җавап үзеннән үзе телгә килеп тора иде. Әйткәнемчә, төрек лицейлары популярлашты. Чөнки кем нәрсә димәсен, хакыйкатьне танырга кирәк, анда укучыларның белем дәрәҗәсе бөтенләй башка иде. Төгәл фәннәр белән бергә чит телләрне өйрәнү дә яхшы куелган иде аларда. Төрек лицейларын тәмамлаучылар татар һәм рус телләрен генә түгел, төрек һәм инглиз телләрен дә су кебек эчә, дип сөйли торган иде ата-аналар. Казанда һәм Чаллыда Төрек дөньясын өйрәнү фонды, ягъни Туран Язган оештырган мәктәпләргә тора-бара рус балалары да бик теләп йөри башлады. Чөнки анда яхшы белем бирү белән бергә, тәртип яклары да бөтенләй башка иде, аракы, тәмәке һәм наркотик турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Тагы шунысы бар, Вакыф лицейларында дин дәресләре, гомумән, булмады. Шуңа күрә, аларны дингә йөз тоткан Фәтхуллах Гүлән оештырган уку системасы белән буташтырырга ярамас. Ял вакыты җиттеме Мәскәүнең өч һава аланыннан туристлар төялгән самолетлар бер-бер артлы Анталия тарафына күтәрелеп кенә торды. Киек казлармыни самолетлар берсе арты икенчесе оча. Аларга Россияның дистәләгән башка шәһәрләреннән, шул исәптә Казаннан, очучы самолетлар килеп кушыла. Сер түгел ич, билет һәм кунакханәләрне алдан ук кайгыртырга туры килә торган иде. Мин дә менә чираттагы ялымны гаиләм белән Анталия тарафларында үткәрергә планлаштырдым. Әмма Төркиядә һичкемгә хәбәр итмәдем бу хакта. Хәбәр итсәң, дус-ишләргә өстәмә мәшәкать тудыру була, берсе булмаса икенчесе кунакка чакыра яисә күрешү өчен яныңа ук килеп чыга. Кыскасы, бар таныш-белешләрдән качып бераз иҗат эше белән шөгыльләнү, үземнең язучы икәнлегемне искә төшерү иде уемда. Барып чыкмады... Юлга чыгарга ике-өч көн калып барганда Стамбулдан Сәгадәт ханым шалтыратты: - Ринат бәй, сезнең белән Туран хуҗам сөйләшергә тели... (Дәвамы бар.)