кирәге чыкса да, аларны эзләп урамга чыгып йөгерми, белмим дип тормый, җиң сызганып үзе... — 5 июля 2026 г. в 15:26:18
кирәге чыкса да, аларны эзләп урамга чыгып йөгерми, белмим дип тормый, җиң сызганып үзе тотына, бар эшне үзе башкарып чыгарга омтыла. Сөеклесе Гүләнгә авыр килә, шул тыңгылык бирми аңарга. Балаларны юындырырга, ашатырга, керләрен юарга кирәк. Алай гына да түгел, төн йокыларын калдырып, кулына энә-җеп алып үзе күлмәк-ыштан тегә әле ул өч малайга, җылы өс киемнәрен дә үзе бәйли. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык кырыкмаса-кырык эш аның бер үзенә. - Гүлән, Гүл-әндам, - дип дәшә ул аңарга үз итеп һәм яратып. - Син көн димисең, төн димисең, син һаман эштә... - Өч бала, берсеннән-икенчесе кечкенә бит әле алар, - дип елмая хәләл җефете Гүлән, гадәтенчә башын бераз кыңгыр салып. Ә үзе күлмәк җиңнәрен сызганып кер юу белән мәшгуль. Күрә, аңлый иде ул Гүләннең хәлен, елмайганда да әнә арыганлыгы, талчыкканлыгын яшерә алмый. - Бер дә эштән арына алмыйсың, ничек ярдәм итим соң үзеңә? - Син дә тик тормыйсың, Туран. Синең дә эшсез торганың юк. - Синең эшне җиңеләйтәсем килә. Беләсеңме нинди уй керде минем башка... - Сөйлә, ул нинди уй? - Кер юу машинасы ясап карыйммы икән әллә дим? Ярты гомерең кер юып уза ич. - Керне машина белән юып буламы... - дип, Гүлән ышанмый торды аның сүзләренә. - Булсын иде ул андый машина... - Булачак, - диде Туран. - Укыганым бар, Европа илләрендә бар инде ул андый машина. - Анда әллә ниләр бардыр да, - дип куйды хатын кулын сабын күбекле судан алмый гына. - Менә мин сиңа Төркиядә беренче булып үзем кер юа торган машина ясап бирсәм ни диярсең?... - И-и, Туран, һаман да хыялый син, - дип, тагы елмайгандай итте дә эшен дәвам итте Гүлән ханым. Ә Туран көн дә тегеннән-моннан тимер калдыклары, иске механизмнардан калган тәгәрмәч һәм куласалар, каешлар ташыды өйгә. - Өйне тимер-томыр ватыклары белән тутырдың, бала-чага түгел бит инде син, - дип битәрләп тә карады аны хатыны. Чираттагы ай өчен хезмәт хакы алгач, нигә кирәге чыккандыр, тимерне эретеп ябыштыру җайланмасы, тагы берничә көннән соң тимер кыру станогы күтәреп кайтты. Шулай итеп, буш вакыты булдымы, ишек алдына чыга да шак-шок килеп шул тимер-томырлары белән маташа торган булып китте ул. Үзе генә булса бер хәл, уллары да аның тирәсендә бөтерелә. Берсеннән икенчесе кечерәк булган малайларны яныннан куу түгел, киресенчә: "Улым, моны тотып тор", "Улым, тегене китер" дип, аларны да үзе артыннан мавыктыра әле тагы. Ярый ла бер-бер тимер төшереп балаларның аяк-кулларын җәрәхәтләмәсә. Бишенче яшь белән барган өлкән уллары Карахан, кул арасына кереп эшкә дә ярасын, ди инде. Ә Күзхан бит әле тәпи йөрергә өйрәнеп кенә килә. Корхан да кечкенә әле. - Ту-ра-ан, - дип, эче пошып дәшкән тавышы ишетелә өйдә аш-су хәстәрләүдә булган Гүлән ханымның. - Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмә тагы. Балалар барын онытма. - Минем булышчылар бит алар, - дигән җавап ишетелә ишек катыннан. - Нинди бала булсын, менә дигән төрек егетләре. Улларының күңеле күтәрелә шундый җаваптан соң. Карахан тоткан тимергә Корхан да килеп тотына. Алар янына үрмәли-үрмәли ялт итеп Күзхан да килеп җитә. Ни итсә итә Туран, бу юлы да башлаган эшен төгәлләмичә туктамый. Инде машина тәмамланды дигәндә генә, ниндидер җитешсезлек килеп чыгып, ике-өч тапкыр киредән сүтеп җыярга туры килә аңарга үзенең хыял җимешен. Кер юу машинасын электрга тоташтырып, ул келтерәп эшли башлагач, үз күзләренә үзләре ышанмый торалар башта. Гүлән ханым, яратып һәм горурланып, елмаю бүләк итә үзешчән конструкторга. Малайлар, куанудан ни эшләргә белми, кул чәбәкли-чәбәкли басып торган урыннарында сикергәләргә тотына. - Ә син ышанмадың, - дип, горурланган атлы булып тел шартлатып куя шунда Туран Язган. - Синең кулдан килмәгән эш юктыр ахры, - дип, елмая ягымлы карашын иренә юнәлткән Гүлән ханым. - Мин түгел, әнә улларыбыз, - дип, ихлас елмая, шатлыгын яшерә алмаган Туран. - Карахан белән Корхан ясашты. - Ә Күзхан, - дип сорап куя әниләре, кулына алган кече улын аркасыннан сөеп.