Үзара тартылу һәм бу сихер, сихерләнүләр, бер-берен сагынып йокысыз үткәрелгән төннәр ө... — 5 июля 2026 г. в 15:26:17
Үзара тартылу һәм бу сихер, сихерләнүләр, бер-берен сагынып йокысыз үткәрелгән төннәр өзлексез кабатланып торды. Бу ни, әллә ярату шул буламы икән... Әмма "Яратам" дип әйтмәделәр дә кебек алар бер-беренә, ул сүзне, йөрәктәге саф хисләрен кадерсезлиселәре килмәде. "Яратам" сүзен уңга да, сулга да борчак урынына чәчеп йөри торганнардан түгел иде алар. - Алга таба да болай аерым яшәү мөмкин түгел, гаилә корыйк, өйләнешик, - диде кызга Туран, чираттагы күрешүләренең берсе вакытында. - Гаскәрилегең тәмамланмаган, нигә ашыгырга, - диде Гүлән. - Сабыр төбе – сары алтын, дигән ата сүзе бар. - Гөлем дә, алтыным да син, Гүлән. Ә сабырлыгымны мин сине күргән, очраткан минутта ук җуйдым... - Тормыш кору, өйләнешү уен эш түгел, Туран. Синең әниең бар, минем әни, алардан да хәер-фатиха алу кирәк. Ярәшү һәм никахлашу... Ә син хәрби хезмәттә... Бер уйласаң, Гүләннең һәр сүзе хак, каршы әйтеп булмый. Ә кавышуны тагы да кичектерсәң, тоташ газаплы сагыштан гыйбарәт очсыз-кырыйсыз көннәр һәм төннәр элеккечә үк дәвам итәчәк. Тимерне кызуында сугу яхшы, диләр түгелме соң... Атналар узды, тагы айлар узды. Кызның да бәгыре таш түгел бит, ни итсә-итте, Туран аны күндерде. Гаскәрилек хезмәте тәмамланырга алты ай калып барганда Туран белән Гүлән гаилә корып җибәрделәр. Торыр урыннары, баш орырлык корган чатырлары да юк. Әмма бер-беренә булган тартылу, ышану һәм яшьлек хисләре барыннан да көчлерәк булып, җиңеп чыкты. Алты ай узды. Гаскәрилек хезмәте тәмамланды. Алар, кая барсын, Стамбулга кайтырга булдылар. Анда Туранның агайлары, әнисе бар, бергә университет тәмамлаган дус-ишләре. Абыйлары игелек кылуларын дәвам итте, башлы-күзле булып кайтучы энеләре өчен фатир арендалап куйганнар иде инде. Шуның өстенә киленнәре Гүлән бәби көтә дигән хәбәр дә бар. Туран, вакытын юкка уздырмый, тиз арада эшкә дә урнаша. Торак җир реконструкцияләү министрлыгында планлаштыручы икътисадчы булып хезмәт итәргә кереште ул. Туран, кайда гына эшләмәсен, һичкайчан көн узсынга йөрүчеләрдән булмады. Бу очракта да шулай, үзенә йөкләнгән бурычларны төгәл үтәп, яратып, булган бар белемен файдаланып, җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Хезмәт хакы зур түгел, әлбәттә, шулай да ул зарланмады. Булганына шөкер итеп эшләвен дәвам итте. Гомумән, һичкайчан мал артыннан, акча артыннан кууның ни икәнлеген белми ул. Аның каравы эш системасын яхшырту юнәлешендә җитәкчелеккә яңадан-яңа тәкъдимнәр кертеп тора, кагыйдә буларак, алар хуплана һәм кабул ителә. Егеткә зур өметләр баглый министрлык. Аны алдынгы тәҗрибәләр өйрәнү өчен Италияга командировкага да юллыйлар... Шул ук вакытта илнең икътисадын, планлаштыру системасын камилләштерү хакындагы уйланулары һәм өйрәнүләренә нигезләнеп кайбер гыйльми фикерләрен кагәзьгә теркәп бара ул. Һәм бу аның гадәтенә керә. Ә инде тора-бара бу шөгыле аның булачак фәнни хезмәтләре өчен салынган ышанычлы нигез булып чыга. Еллар бер-бер артлы уза тора. Әкияттәге сыман килеп чыга, Туран ничек хыялланган булса, Гүлән сөекле иренә өч-дүрт ел эчендә бер-бер артлы өч ир бала табып бүләк итә. Исем эзләп тә баш ватасылары юк, алар күптән уйланылган һәм хәл ителгән: Карахан, Корхан һәм Күзхан. Туран атлап түгел, канатланып очып йөри бу бәхеттән. Ана булу бәхете турында күпме шигырь, җырлар язылган, легендалар яши халык хәтерендә. Ә сез менә ата булу бәхетен аңлап һәм аңлатып карагыз. Туран Язганнан сорагыз моны тоймаган, аңламаганнар... Гаилә тормышы корып җибәрү дә җиңел бирелми, әлбәттә. Гел агайлары кулына гына карап та яшәү мөмкин түгел. Әлбәттә алар ярдәм итүләреннән туктарга теләми. Ә Туран үз тормышын үзе тартып бару тарафдары, рәхмәт әйтеп баш тарта күп очракларда. Яшәр өчен торак йорт булгач, анда ятак кирәк, шкаф, өстәл һәм урындыклар. Ә акча янчыгы бик тә юка. Боларның барысын да, ышансагыз – ышан, ышанмасагыз – юк, эштән бушаган вакытларында, кичләрен һәм ял көннәрендә үзе ясарга өйрәнә Туран. Балта-пычкы һәм агач шомарткыч инструментлар кулына ятып кына тора аның. Тәрәзә пәрдәләрен ачып-яба торган җайланманы да үзе ясап куя.Электрик яисә слесарьның