Күзачкысыз буран... (хикәя) — 5 июля 2026 г. в 15:26:16
Күзачкысыз буран... (хикәя) Ринат МӨХӘММӘДИЕВ 24. - Туып-үскән җир бер генә шул, - дип кушылды Туран әфәнде. - Мин дә ялгызым гына калган чакларымда Эгирдирне сагынам. Белмим, алар өченме, әллә үзалдыма уйлана-уйлана сөйләргә керешкәнмен шунда: - Сәер килеп чыга... Үсмер чакларымда, кайчан да булса, шушы туган авылыма борылыштан, анда кермичә дә узып китәчәксең, дигән булсалар, мин ышанмас идем. Ә хәзер менә үзып китәчәкбез. Анда беренче кат тәпи баскан иң кадерле урыннар, уйнап үскән су буйлары, коры елгалар, җиләкле урман аланнары, әнием көянтә-чиләк белән су ташыган чишмә юллары, ерак бабаларым тире тамган туфрак... Шуларны калдырып, тагы китеп барачакмын. Белмим, кая, һаман ашыгабыз... Бугазга ниндидер төер килеп тыгылды шунда. Урта Кирмәннең сизелер-сизелмәс кенә җем-җем килеп торган утлары көмеш тамчыларга әверелеп кар өстенә тәгәрәде булса кирәк. Бер ягымда Туран Язган, икенче тарафта Мостафа Өнәр, ике төрек арасында басып торам икән. Берсе дустым, икенчесе – остазым. Күңелем нечкәргәнне сизепме, сүз берләшкәндәй, икесе ике тарафтан кулларын җилкәмә салды алар. - Күзгә кар сыланды, - дидем, кесәдән ак кулъяулык чыгарып борын читләрем сөрткәндә. - Туган ил, туган авыл бер генә була шул, - диде Туран Язган, минем хәлгә кереп. - Искиткеч матур тарафларда туып-үскәнсең, Ринат. Хәтта аның ак кары һәм бураннары да бөтенләй башка, кочакка урала. "Буран кочакка урала". Нинди матур сурәт, нинди чагыштыру, дип уйлап куйдым күңелемнән. Шагыйрь җанлы кешеләр генә шулай сөйләшә. Без шул рәвешле, кочаклашкан көе, минем туган авылым Кече Кирмәнгә илтә торган юлга карап, ачынып сызгырган җилгә, инде ничәнче көн тоташ котырынган буранга да исебез китмичә кыр уртасында шактый гына басып торганбыз. - Нинди тынлык... Бары җил улый..., - диде, ниһаять, Мостафа да хискә бирелеп. - Әллә безнең Коркут бабабыз елыймы..., - дип кушылды аңарга Туран Язган. Кузгалырга да вакыт иде инде югыйсә. Казанга кадәр әле, ким дигәндә, 130 чакрым кайтасыбыз бар. Юл җиңел булмаячак, урыны-урыны белән кар көртләре дә хасыйл булуы ихтимал. Әмма һичкем беренче булып ул хакта сүз кузгатырга теләмәде. Дәшми генә басып торуыбызны дәвам иттек. Аякларга салкын үтте. Бит очлары алма булып пеште, кызыша. Колак очларын чеметеп-чеметеп ала суык. Ә безнең йөрәкләрдәге ялкын барыннан да көчле һәм кайнаррак, туңу турында уйлаган да юк. Буран котырыныпмы котырына. Баштагы бүрекләрне урлап качмак була. Өстебездәге пальто чабуын да тарта, йолка. Үзебезне очыртып алып китү яисә аяктан егу уе да бар иде кебек. Әмма, без бирешә торганнардан түгел. Бураннан курка торган күлмәкләр күптән тузган. Күрмисезме, төрек-татар егетләре буранның күзенә туры карап мәгърур бер дивардай, алай гына да түгел, кыя сыман калкып торабыз. Ә син, буран, күз ачкысыз буран, туктама, яме. Ничек телисең шулай тузын. Чистарт керләнгән бу дөньяны, агарт, тутыккан күңелләрне сафландыр. Ишетәсеңме, буран!... Күз ачкысыз буран... *** Туран белән Гүлән күп булса тагы ике-өч мәртәбә очрашырга өлгергәндер, Әнкара янындагы хәрби укулар тәмамланды. Туранга "астәгмән" дәрәҗәсе биреп, гаскәрилек хезмәтен дәвам итү өчен Измиткә җибәрделәр. Үзе Измиттә, ә күңеле, хыялы һәм киләчәккә булган өметләре барысы да Әнкарада калды. Даими рәвештә хат алышып торды алар. Егетнең көннәре Гүлән турындагы уйлар белән башланып киткән кебек, йокларга ятып, казармалар тынып калгачтын да ул хыялында аны сагынып, аның белән серләшүен дәвам итә торган иде. Айлар һәм атналар турында әйткән дә юк, аны сагыну белән узган көннәр, сәгатъләр дә очсыз-кырыйсыз озын булып тоелды. Сабыр һәм тыйнак холыклы, яхшы тәрбия алып үскән Гүлән дә Туранны онытмады. Ул да аңарга тартылып, бары аны уйлап үткәрә иде көннәрен. Бу акыллы һәм уйчан егет, шул ук вакытта хыялый һәм романтик та булган егет, гүя сихерләде аны. Күрешкән һәм очрашкан саен ул яңадан-яңа матур сыйфатлары белән ачыла бара иде.