Су анасы (хикәя) — 13 июля 2026 г. в 08:17:39.446
Су анасы (хикәя) Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ 1. Мин сезгә элек тә әйткәнем бар иде бит инде, район үзәгендә эшлим, дип. Тик исеме генә район үзәгендә эшләү инде. Көне-төне дигәндәй, колхозлардан кайтып кергән дә юк. Шулай бервакыт эш буенча үзебезнең якларда колхозның җәйге мал җәйләүләрен, лагерьларны тикшереп йөрибез. Шәп, матур вакыт. Күңел, үзеннән-үзе иркенлек теләп, табигать кочагына омтыла. Печән өстенә ерак әле. Гомумән, бөтен дөнья, табигать яшеллектә, чәчкәдә шау-гөр килә. Ул сандугачлар, башка сайрар кошлар чут-чут килеп тормышка шатланып, парлашып оя коралар. Өршәк елгасы буена урнашкан Яңгырчы сөтчелек фермасының җәйге лагерын тикшереп, төрле акт-фактлар языл, тиешле кәгазьләрне тутырдык та, ферма мөдире Рәсим белән бригадир Салават кыстагач, киттек елга буена шашлык-машлык пешерергә. Кайчакны районнан килгән кешеләрне тикшерү нәтиҗәләре турында юньлерәк сүзләр язсыннар, югарыдагы түрә абзыйларга даннарын сатып әрләмәсеннәр өчен шулай сыйлаштыралар да. Ә бүген сыйланырга җыенуыбызга сәбәп бөтенләй икенче. Чөнки Ильяс белән мин шушы колхозданбыз. Шушы колхоз җирендә туып, шушында үскәнбез. Мин үзем күрше авылныкы, ә Ильяс Яңгырчы егете. Шуңа да безне шашлыкка районнан килгән тикшерүчеләр дип түгел, ә якташлар итеп, якын күреп чакырдылар. Ә Салават белән без яшьтән үк танышлар. Ераклабрак булса да, кияү тиешле кеше. Тамак та күптән кычытып йөри иде, аңардан да бигрәк, шушы кадер ямьле җәйнең бер матур мизгелендә әзрәк тугарылып, бәйрәм итеп аласы килде. Гел эш тә эш буламы?... Кыскасы, гармунчы Рифатны да үзебез белән барырга кодалап, киттек Өршәк буена. Ирләрчә генә ял итеп алырга. Елганың бик тә матур, борылып-сырылып аккан урынын сайлап, килеп урнаштык. Җитмәсә, яр читендә генә чылтырап чишмә дә агып ята. Берәр рюмканы «яндырып» алгач, тегесен-монысын сөйләшеп, табигатькә хозурланып утырабыз. Бу тирәләрдә күптән, бик күптән бер гүләтеп йөрергә туры килгән иде миңа. Тәмле төш кебек кенә ул вакытлар әле дә исемдә. Ни уйлавымны белгән кебек, минем белән бергә фермалар карап йөргән Ильяс та, туры китереп, бригадирдан сорап куйды: – Кара әле, Салават, безнең авыл очындагы теге шәп буаны нигә яңадан буып куймыйсыз ул?! Бик шәп, зур буа иде ләса. Бөтен тирә-як авыллардан малай-шалай балык тотарга килә иде. Су керергә, ял итәргә бик шәп урын була торган иде. Шуны яңадан буу турындагы мәсьәләне күтәреп чыгарга кирәк. Әгәр дә буа булган булса, менә хәзер бик шәпләп су кереп чыгар идек, – дип куйды. Учак янында мәш килеп йөргән Рәсим: – Әйе, шул гына җитмәгән, – дип куйды. Мин дә хыялларымнан бүленеп: – Нигә алай дисең, чынлап та, нинди матур, зур күл кебек иде элекке буагыз. Миңа шушы буада бер-ике тапкыр коенып та чыгарга туры килде, – дип, яшьлектәге хыялый чакларымны искә төшердем. Иң тәүге остазым-укытучым диимме шунда, Галияне уйлап, әсәрләнеп куйдым. Шунда Рәсим: – Куй, куй. Беләсегез килсә, бу буа бик иске, әллә кайчан ук буылган буа булган. Шуңа да, халык сөйләве буенча, буага су анасы ияләшкән булган, – диде. – Моны минем әти дә күргән. Шул елны авылга җәйге эшләрдә ярдәмләшергә килгән шоферлардан бер олы гына татар абзые һәм Мөнәвәрә апа да күргән ул су анасын. Мин дә татлы уй-хыялларымнан бүленеп, иренеп кенә: – Кайчан булган ул, кайчан күргәннәр? – дим. Ильяс та түзмәде, сүзгә кушылды: – Әй, сөйлиләр инде шунда. Әллә булган, әллә булмаган. Имеш, 1975нче елгы корылыкта булган хәл дип кайберәүләр сөйли инде. Мин үзем андый уйдырма, җен-пәриләргә бөтенләй ышанмыйм. Юк-бар сөйләнеп утырганчы, учакка утын җыеп китерегез ичмаса, – дип, барыбызны да куып дигәндәй, утын җыярга җибәрде. Мин дә кузгалдым. Элекке буа урынына килеп җиткәч, әллә ничек, җанны яшьлектәге хатирәләр чорнап алды. Мин яңадан үземнең яшьлегемдә шушы яр буйлары, таллар, камышлар арасында Галия белән йөргән чакларны искә төшереп, бер ләззәтле исерткеч истәлекләр диңгезенә кереп чумдым. Җитмәсә, шул минутларда Рифат та гармунын алып безнең яшьлек көйләрен уйнап җибәрде. Ә истәлекләр... дулкын-дулкын булып килә, искә төшә...

