Вәлиуллаңның мәрхүмә хатыны Сәриянең атасы Заһретдин иде ул. Урыны җәннәттә булсын! Әни... — 13 июля 2026 г. в 05:17:38.676
Вәлиуллаңның мәрхүмә хатыны Сәриянең атасы Заһретдин иде ул. Урыны җәннәттә булсын! Әниең Гыйльмениса белән бик яратыштылар, өйләнешергә өлгермәделәр. Сәриянең бабасы Габделхак әтиең Заһретдин белән дуслар иде. Беркөнне Заһретдинне эчертеп исерткән дә, кызы Нәгыймәне ат чанасына салып җибәргән. Заһретдин иртән айныса, Нәгыймә өйләрендә коймак пешереп йөри ди. Ирсез бала тапканын белдермәс өчен читкә чыгып китте әниең. Минем сеңелләремдә яшәде. «Иремнән аерылдым», – дип, кире авылга кайтканда сиңа бер генә яшь иде әле. Аның кызы икәнлегеңне Заһретдингә дә сиздермәде. «Җә кешегә ишетелер, балам оятлы булыр», – дип синең өчен курыкты. Үзең дә белмичә сеңлең баласын үстерәсең. Шуңа да бик яратасыңдыр Илсурны, җан тартмаса да, кан тарта шул... Вәлиулла сәфәрдән кайтып кергәндә, Суфия Гайниҗамал карчыктан ишеткәннәрен аңына сеңдерергә дә өлгермәгән иде әле. – Юлда ачыккансыңдыр, ашым пешкән, ризыгым әзер, табынга уз, – дип каршылады ул ирен. – Ашың кайнардыр да, йөрәгең салкын шул синең, – диде ир төксе генә. – Мин аерылам синнән, Суфия, баланы да алып китәм. – Үзең кит, баланы бирмим. – Ничек бирмисең, ул минем малай бит... – Минеке дә. Китәргә үзе дә риза булмас. Вәлиулла башта шаркылдап көлеп җибәрде, аннары хатынның күзләрендә яшь күреп: – Елама, мин уемнан барыбер кире кайтмыйм! Илсурга: «Кунакка барабыз», – диярмен. Балага кем булса да бер, берәү дә үз әнисе булмас! Без әйләнеп кайтканчы син өйне бушатырсың! – диде. «Сәрия – минем сеңлем, аның баласы миңа чит була алмый, үз каным», – дип карышасы килде. Тик, серне чишсә, әнисенең рухын рәнҗетүдән куркып, тыелып калды. Баладан аерылу йөрәген каерып алу белән бер иде Суфияга. – Әнием, елама, без озак тормабыз, мин сине бик-бик сагынырмын! Каникуллар беткәнче үк кайтып та җитәрмен, – дип юатты аны Илсур, муеныннан кысып кочаклаган килеш битләреннән үбә-үбә. Тәрәзәгә сылап яуган карлы яңгырга кушылып, тәкъдиренә әрнеп, атна буе елады Суфия. Атна буе кире әйләнеп кайтырлар дип өметләнде. Тик ишек шакучы булмады. Көннәр санаулы иде, каникуллар тәмамланыр вакыт та җитте. Вәлиулла яшь хатынын ияртеп кайтып та төшәр. Юлга җыенырга кирәк. Бүген аның монда соңгы төне. Тик кая барыр? Өзелгән өметне ялгарга теләгәндәй, ишек шакыдылар. Кем булыр төнгә каршы? Әллә кайттылармы? Читтән карап торганда тату, нык тормышлы гаилә. Тик йөрәкләрендә нинди хисләр кайнаганын үзләре генә белә. Ашыгыч телеграмма! Илсурга бер-бер хәл булгандыр дип куркынган хатын, телеграмманың үзе үскән балалар йортыннан икәнен белгәч, җиңел сулап куйды. Җанга рәхәт бер җылылык йөгерде. Очрашуга чакырганнар. Хәер, аның башка барыр җире юк та инде... Йорт ачкычын күршеләрендә калдырып, иртә таңнан юлга кузгалды Суфия. Башта бәхилләшер өчен юл буендагы зиратка сугылды. Әтисе Заһретдиннең каберен эзләп тапты. Әнисеннән ерак түгел генә җирләгәннәр икән. Сеңлесе Сәрия дә әтисе янәшәсендә генә. Әнисенең кабер чардуганын сыйпады. Миңа гомер биргән әнием, Суфия исемле кызың барлыгын да белмичә якты дөньядан китеп барган әтием, урыныгыз җәннәттә булсын! Сеңлем Сәрия, син дә тыныч ят! Туганым икәнеңне дә белмичә, синең улыңны үстердем. Аңа әни булдым, бик яраттым үзен. Тәкъдир шулай язгандыр. Миңа рәнҗеп ятма! Сезгә хәер-догада торырмын. Күңеленә килгән уйларын кычкырып әйтмәде, сүзсез генә дога кылды. ...Суфия утырган поезд Урал якларына юл алды. Бу сәфәрнең югалган бәхетенә янәдән илтүче юлның башы икәнен дә, еллар буе госпитальләрдә дәваланып, кабаттан «кеше» булган Ванясы белән балалар йортында табышасын да белми ул әлегә.

