– Ул синең кем икәнеңне дә белми, мин аны синең белән калдырмыйм. — 13 июля 2026 г. в 05:17:38.205
– Ул синең кем икәнеңне дә белми, мин аны синең белән калдырмыйм. – Кем икәнемне үзем аңлатырмын. – Авылда сине кызлар түгел, хатыннар да янына якын җибәрми, шәһәр кызы кирәк булдымыни? – Миннән түгел, минем ике баламнан куркасыз бит сез барыгыз да. – Суфияга кирәк дип белдеңме әллә ул балаларыңны? – Әниләре үлгәнгә ул ятимнәрнең ни гаебе бар соң? Ярата идем мин Сәрияне. – Әйдә, Суфия, юкка вакыт уздырып, суык туңдырып тормыйк! – дип, Гөлкәй аны ирексезләп үзе артыннан ияртте. Вәлиулланың: – Минем Сәриям төсле син, минем сөягем, – дип кычкырганы ишетелеп калды. Суфияны икенче көнне үк урлап алып кайтты ул. Тик бергә яши башлауга бер-бер артлы үлем-җитем булды гаиләдә. Башта Вәлиулланың гарип баласын, аннары әнисен җирләделәр. – Киленне килештермәде нигез, – дип чыш-пыш килде авыл халкы. – Нигезгә азан кычкыртырга кирәк. Шулай эшләделәр дә. Әллә азанның файдасы тиде, әллә әҗәлләр килеп беткән иде, тормыш үз эзенә төште. Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Узган гомер яшьлекне дә ияртеп алып китә торды. Вәлиулланың бишектәге сабые, Суфияның алдыннан төшмичә, «әни» дип үсте. – Агач әни бит ул, синеке түгел, – дип баланы котыртучылар да табылды. Әмма аңа карап кына баланың да, ананың да арасы суынмады. Илсурны үз баласыдай күреп яратты, тәрбияләде хатын. Үзгәртеп кору касәфәте колхозларның тамырын корытканнан бирле, авылдашлары белән читкә чыгып, акча эшләп кайта Вәлиулла. Суфия мәктәптә укыта, Илсур инде бишенче сыйныфта укый. Сиздерергә теләмәсә дә, хатынның үзенә карата салкынлыгын яши башлауга тойды Вәлиулла. Хатыны төннәрен Ваня исемен әйтеп саташа. Моны ишетеп, ирнең җене ката. Көндезләрен дә тиктомалдан сагышка чума. Вәлиуллага карата битараф. Суфияның йөрәгеннән Ваня атлы ирне алып ташларга күп тырышты ул. Усал сүз белән дә, кул белән дә «тәрбияләп» карады. Суфия кочагында җылы тапмаган Вәлиулла аны читтән, эшкә чыгып киткән җиреннән эзли башлады. Әле бер, әле икенче хатын белән очрашты һәм үзенә иш булырдайны тапты да. Ике ирдән аерылган, бала бәхете күрмәгән, ир-ат назына сусаган Гашия иде ул. Суфияның да өметләре акланмады. Ваняны оныттыра алмады Вәлиулла. Тышкы кыяфәте аңа охшаса да, холкы бөтенләй башка: тупас, дорфа сүзле, пырдымсыз. Иркәләүләре дә йөрәккә ятышсыз, ясалма. Соңгы баруында килешеп алган эшләрен тәмамлап кайтып китәр көннәре җиткәч: – Малаеңны чит хатын кулында интектермә, монда алып кил, бергә яшик! – диде Гашия Вәлиуллага. – Чит итми ул аны. Бишектән үк үз баласыдай иркәләп үстерде. – Әтисен яратмаганны баласын гына яратмас инде, икейөзләнәдер... – Ялгышасың, ихлас кеше Суфия. Мин бер күрүдән яраттым аны, әмма үземне яраттыра алмадым. Йөрәк ярасы бик тирәндә. Дәвалый алырмын дип өметләндем, булдыра алмадым. Эч серләре җиде йозак белән бикләнгән. – Илсурны кунакка чакыр алайса, шуннан ияләшеп китмәсме. – Мин үземнең сиңа китүемне аларга әйтмәдем дә бит әле. – Берочтан әйтеп тә килерсең... Суфия үзе дә ире белән ике арадагы мөнәсәбәтнең көннән-көн суына баруын тоя, алга таба болай яшәп булмавын аңлый иде. Җитмәсә, соңгы вакытта Ваня төшенә бик еш керә. Һаман бертөсле төш күрә: «Кайт, көтәм!» – дип Суфияны чакыра. Тик чыраен аермачык төсмерли алмый интегә. Ваня төсле дә үзе, ул да түгел сыман. «Ваня!» – дип кычкыра-кычкыра, җан-фәрманга аңа таба йөгерә башлый, шартлау тавышы ишетелә дә, шабыр тиргә батып, сискәнеп уяна. Нигә кайт дип чакыра ул аны? Унөч ел узды бит инде. Төшләрен ничек юрарга белмәгәч, Гайниҗамал карчыкка сөйләп күрсәтте Суфия. – Әллә мин дә үләм микән? – Төшеңдә күргән кешеңне эзлә, балам, ул исән булырга тиеш, – дип, бөтенләй фикерен чуалтты карчык. – Эзләмәдем түгел, эзләдем, күптән җир куенында бит ул, – дип елап җибәрде Суфия. Гайниҗамал карчык бераз эндәшмичә уйланып утырды да: – Беренче күрешкән көннән үк әтиең турында сөйлисем килеп йөрим, кыймыйм гына, – дип, авыр сулап куйды. – Аны эзләп гомереңне бушка уздырырсың дип куркам. Чөнки дөресен миннән башка берәү дә белми.

