Тора-бара бу ике баланың дуслыгы мәхәббәткә әверелде. Суфиядан аермалы буларак, Ваняның... — 13 июля 2026 г. в 05:17:37.089
Тора-бара бу ике баланың дуслыгы мәхәббәткә әверелде. Суфиядан аермалы буларак, Ваняның әти-әнисеннән калган ике бүлмәле фатиры бар иде. Унсигез яшьләре тулуга алар өйләнештеләр дә шунда яши башладылар. Икесе дә читтән торып институтка укырга керделәр. Кыз укытучы, егет инженер һөнәрен сайлады. Суфия балалар бакчасына, Ваня хәрби заводка эшкә урнашты. Аз гына күрешмичә торсалар да, сагынышалар, бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар иде. – Миннән дә бәхетлерәк кем бар? – дип, әллә үз бәхетенә үзе күз тидерде Суфия, әллә Ходай бәхетләрен гомерсез итеп яраткан иде, бәхетсезлек көтмәгәндә килде. Шартлау тавышыннан бөтен шәһәр «дерт» итте. Тагын шартлау! Суфия куркуыннан чак кына аңын югалтмады. Балаларны йоклатырга йөргән җиреннән сыгылып төште. Тагын шартлау! И Ходаем, тагын ни булды икән? Саклык чараларын үтәмәү аркасында, Ваня эшли торган хәрби заводтагы шартлаудан хәбәрдар түгел иде әле ул. Тик алай да ниндидер шом бар иде йөрәктә. ...Шартлаудан соң исән калганнарның да күбесе авыр хәлдә хастаханәләргә озатылды. Тәннәре, йөзләре пешеп танымаслык булган эшчеләренең кем булуын авырлык белән генә белә алдылар. Шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма өметен өзмәгән Суфия үлем белән тарткалашучы кешеләр арасыннан бик озак эзләде сөеклесен. Ваняның яртылаш янган таныклыгын гына табып бирделәр аңа. Ә инсан үзенең киләчәк язмышыннан һаман да бихәбәр... Ирен югалтудан аңгыраеп калган яшь хатынны хастаханәгә салдылар. Акылына җиңеллек килүдән табиблар гына коткарып калды аны. Терелеп чыкканда күзләрендә нур уйнап торган элеккеге Суфия түгел, күз төпләре күгәргән, карашын моң-сагыш баскан, вакытыннан алда олыгайган бер ханымга әйләнгән иде ул. Инде бөтенләйгә ияләште дигәндә генә бәхет кошы кулдан ычкына да, башкаларны ымсындырыр өчен очып китә. Суфия да кошын очырды. Ире белән бергә яшәгән йортта үз-үзенә урын таба алмады, исәнлегенә өметен югалтып, Татарстанга юл алды. Исәбе – туган авылына кайтып, әнисе каберен зиярәт кылу иде. Бәлки, әле әтисе турында мәгълүмат таба алыр. Укытырга юллама алып кайтты Суфия авылга. Яңа ел җитеп килсә дә, мәктәптә эш бар иде аңа. Инглиз теленнән укытучы табылганга мәктәп директоры бер сөенсә, күрше авылдан килеп балалар укытып йөрүче мөгаллимә ханым икенче сөенде. Суфия туып-үскән нигез сагындагы алама өй тәмам искереп җиргә сеңгән иде. Шуңа күрә ул ялгыз яшәүче Гайниҗамал карчыкка фатирга керде. – Гел болай өйдә бикләнеп утырма, бүген клубка чыгабыз, – дип, күрше кызы Гөлкәй үзе белән кичке уенга чакырды. Клубка килеп керүгә таныш йөзне күреп башы әйләнеп китте Суфияның. – Егылам хәзер, – дип Гөлкәйне култыклап алды. Аннары: – Ваня, – дип кычкырып җибәрде. Тик тавышы чыкмады, бугазына төер тыгылды. – Тынычлан, безнең авылга нинди Ваня килсен! – диде шаккаткан Гөлкәй. – Әнә, Ваня, үзе генә басып тора, күрмисеңмени? – Юләрләнмә, безнең Вәлиулла ич ул! Ул арада Ваня-Вәлиулла биергә чакырып, тыпырдап Суфия каршына килеп тә басты. – Эч пошырып йөрмә әле, татарча бии белми ул, – дип, Гөлкәй аңа аркылы төште. Әмма Суфия, сихерләнгән сыман, ир-егетнең каршына атылып чыкты. Култыклашып әйләнгәндә: – Мин сине Гайниләр капка төбендә көтәм, – дип пышылдады ир Суфияның колагына. Йөрәге, очып китәргә талпынган кош сыман, аңа буйсынмыйча: – Әйдә, әйдә, Гайниләр капка төбендә көтәләр, – дип ярсып типте. – Аның белән бер кыз да биергә чыкмый. Ике балалы ир бит ул, – диде Гөлкәй, Суфияның күзләрендә кабынган алгысауны күреп. – Ул минем Ваням төсле... – Бу сиңа шәһәр түгел, авылда бөтен нәрсә күз алдында, кеше көлдереп йөрисе булма! Суфия Гөлкәйне аңларлык та, тыңларлык та хәлдә түгел иде. – Балалары белән хатыны клубка ияреп килмәгән бит. – Балалары ияреп йөрерлек түгел, берсе бишектә, икенчесе гарип. Хатыны икенче баласын тапканда үлде. Сиңа шул хатын эзләүче дуадак ир кирәкме? Гайниләр капка турыннан узганда кызлар каршына чыкты ир. Суфияны беләгеннән эләктереп алды. – Кая ашыга бу асыл кош? – Үрелмә Суфияга, сиңа дигән асыл кош тумаган әле. – Мин синең белән сөйләшмим, Гөлкәй, Суфия үзе хәл итсен, – диде ир.

