Яшен кайтавазы (хикәя) — 13 июля 2026 г. в 05:17:36.229
Яшен кайтавазы (хикәя) Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА Тәрәзәгә карлы яңгыр сылана. Күз яше сыман! Табигатьтә ни көз, ни кыш түгел. Суфияның да күңелендә ни көз, ни кыш түгел. Иртәгә ул унике ел гомер иткән, бала баккан йортыннан китәчәк. Китәргә мәҗбүр... Син бик бәхетле булырга тиеш идең... Әлеге эчке аваз әрнү хисен көчәйтә, нәрсәнедер үзгәртергә яки үзенә үзгәрергә өнди. «Бик бәхетле буласы килгән иде», – дип җавап кайтара аңа Суфия, сүзсез генә. Бәхетле булып карады ул. Бәхет кошын кулларына алды. Аның пар канаты – бәхет кошы бар иде. Бар иде... Үзе белән бергә уйнап үскән, балалар йортында иң якын кешесе булган Ваня иде ул. ...Суфия үзе бу йортта әнисез калгач яши башлады. Бик каты яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр килде ул көнне. Яшен уклары пыяланы урталай ярып узды. Чылтырап тәрәзә өлгесе коелды, әнисе кайтканны көтеп, тәрәзә төбендә утырган Суфия да идәнгә мәтәлеп төште. Шуннан башкасын хәтерләми. Яшен суккан әнисенең гәүдәсен өйгә алып кайткач кына, күршеләре аңсыз кызны хастаханәгә озатканнар. Кул-аяклары пыялага киселеп, шактый кан югалтырга өлгергән бала яшәү белән үлем арасында байтак җан тартышкан. Аңына килгәч, бик озак әнисе килеп алганны көтте әле ул. Палата ишегеннән бер дә күзен алмады. Ишек ачылыр да, әнисе елмаеп килеп керер дип көтте. «Әниең килмәс инде, балам, көтмә!» – дигәнче өметләнде ул. Хастаханәдән туры балалар йортына китерделәр. Биредә беренче мәртәбә Яңа елны каршылаган төнне, салют ата башлагач, кыз тагын аңын югалтып егылды. Дөбердәгән тавыштан курка торган булып калды. Әнисен югалткан көндәге яшеннең кайтавазы гомерлеккә калды. – Әтием кайда? – дип пышылдады кыз, күзләрен ачкач. Әмма аның бу соравына берәү дә җавап бирә алмады. Саташа дип уйладылар. Ә чынында, саташу аралаш әтисен төшендә күрде ул. Үзен алырга килгән дип шатланды. Аңы буталды. Әнисен, туган авылын, бергә уйнап йөргән дусларын бик сагынды. Әмма аның янына килүче дә, хәлен белүче кеше дә булмады. Туган йорт дигән төшенчә дә еллар арасында югалып, хәтердән җуела барды. Ваняның сыйныф ишегеннән килеп кергәне хәзер дә күз алдында. Укулар башланган гына иде әле. Һәр парта саен берәр бала. Укытучы Фекла апалары «Әлифба»ны өйрәтә башлады. Көн саен яңа хәреф, көн саен бер яңалык. Бүген алар «Б» хәрефен өйрәнәләр. – Ба-ба, – дип ачылган авызлар ябылырга өлгермәде, ишектә мәктәп директоры күренде. – Бүген сезгә тагын бер дус алып килдем. Аңа үзегезнең арада урын табарга кирәк булыр, – дип, ишек артыннан башы марля белән бәйләнгән малайны чакырып кертте. – Бездә инде аңа утырырга аерым парта да калмады, – диде Фекла апалары. – Зыян юк, үзеңә кайсы кыз ныграк ошый, шуның янына утыр, Ваня! – диде директор абый, елмаеп. Сыйныфка кергәннән бирле күзен күтәреп карарга да кыенсынган малай, урта рәттәге, Суфия утырган икенче партаны сайлады. – Ваня, все будет хорошо! – диде директор русчалатып. – Ваня татарча авыр сөйләшә, булышырсыз, балалар! Директор чыгып киткәч, беркавым барысы берьюлы шаулашып алдылар. – Дәресне дәвам итәбез, тынычланыгыз! – дип боерды укытучы. Әти-әнисе юл фаҗигасендә һәлак булган икән Ваняның. Ике ятим бер партада утырып укый башладылар. Соңыннан сөйләделәр: Ваня үзе дә әҗәл белән күзгә-күз очрашкан. Әти-әнисен җирләгәндә аңсыз яткан. Сыйныфташлары белән тиз дуслашты малай. Татарча сыйләшергә дә бик тиз өйрәнде, иң яхшы укучыларның берсе. Монда тәрбияләнүче балаларның кайберләре янына туганнары, әти-әниләре килеп йөри. Суфия белән Ваня янына гына килүче юк. Алай да балаларны тәрбиягә алырга теләк белдерүчеләр арасында аларны сайлаучылар да бар. Тик Ваня белән Суфия бер-берсеннән аерылмаска дип сүз куештылар. Ваняны алырга теләүчеләр аеруча күп. – Мин сине калдырып китмим, Софочка, борчылма! – дип тынычландыра аны малай. – Бертуганнарны гына аерырга ярамый, – дип дәгъвалашып та карадылар. Әмма балалар йорты директоры бу ике баланы аерса, канатлары каерыласын, аларның тома ятимгә әйләнәсен аңлый торган педагог иде.

