Ә Хәдичә бакчага беренче җәйдә утырткан чия куагы тәки үсеп, тернәкләнеп китә алмады, б... — 12 июля 2026 г. в 20:20:07.417
Ә Хәдичә бакчага беренче җәйдә утырткан чия куагы тәки үсеп, тернәкләнеп китә алмады, бер бөртек җимеш тә бирмәде. Бер кышны зәмһәрир салкын өшетсә, икенче җәйдә үзеннән-үзе корыды. Утыртканда ни уйлап утыртканны аңлый диләр бит бу бахыркай үсемлекләр дә. Әллә терлегеп китәрме дип карап торды да Рания, корыган чияне төпләп, бер язда аның урынына яшь алмагач утыртты.

