Битлек (хикәя) — 12 июля 2026 г. в 20:20:05.991
Битлек (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 2. (Ахыры.) Ахирәтенең үзенә карата суынуын тоемласа да, Раниянең аны югалтасы килмәде. Үткән-сүткәндә дә, йомыш белән дә Хәдичәгә кергәләп йөрде. Элеккечә мунчага чакырды. Бәрәңге утыртышты, алышты. Үз җимеш бакчалары булмаган ахирәтенә үскән карлыганын, кура җиләген үстереп илтте. Машинасы белән сораган җирләренә алып барды. Хәдичә генә соңгы ике елда дустына сукмагын япты. Ни булганын әйтмәде. Анда барып, бу үҗәттән үҗәт хатынның уңышларына карап йөрсенме? Үзен бар яктан да күпкә уңган-булган дип санаган Хәдичә әлбәттә бу кечкенә генә хатынның бер ялгызы шундый кыенлыкларны җиңеп чыга алуын, әкрен-әкрен генә үз морадына ирешә алуын таныйсы килмәде. Мин-минлеге рөхсәт итмәде. Көнчел кеше – минчел кеше, димәсләр иде. Рания бервакыт авыр чирләп хастаханәгә эләккәч тә, ул ахирәтенең хәлен белергә бармады. Шулай да көннәрдән бер көнне тулышып килгән сасы шеш шартлады. Кичен Рания гадәттәгечә юл уңае белән Хәдичәгә кереп чәй эчеп чыкты. Яңа ябештерелгән матур обойны мактады. Соңгы арада Хәдичә чыннан да иренмичә кем беләндер ярышкандай елына ике-өч кабат обой алыштыра иде. Беркатлы Раниянең чыннан да ахирәтенә исе китте: “Иренмисең дә инде, елына өч кабат алыштырасың!” Хәдичә берни дә дәшмәде. Кара болыттай караңгылык иңгән карашын гына яшерде. Аны бу яңа обойлар гына куандырмый иде, ахры. Ә иртән таң белән Хәдичә уянырга да өлгермәгән ахирәтенә шалтыратты: “Рания, нигә син шундыйсың? Син кичә кич минем яңа ябештергән обойларны мактап кына чыгып киткән идең, төнлә өстәге этаждан су басты. Рәис чирләп ята. Синең күзең бик начар...” Тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Хәдичәнең барлык бәхетсезлекләрендә дә Рания гаепле икән. Хәдичә котыргандай кычкырды-кычкырды да, килеп йөрмә моннан соң миңа, дип тагын нидәдер гаепләргә тотынган иде, өстенә бер юынтык пычрак су сипкәндәй, Раниянең аны башкача тыңларга көче җитмәде. Тыныч кына тавыш белән, ярар, диде дә трубканы куйды. Төн чыкканчы гына җыелмаган иде Хәдичәдәге бу елан агулы ачу. Бу Рания еллар буена сизмәгән, тамчы-тамчы тамып җыела килгән, Хәдичәнең бар тормышын-булмышын эчтән агулап килгән көнчеллек агуы иде. Көнченең күңелен ят бәхет яндыра, дигәннәр. Ирле, парлы Хәдичә ялгыз-ятимә Раниядән күпкә артта калды. Шәһәрдә менә дигән фатиры да бар, авылдагы өен дә рәткә китерде. Мунча да салды. Яңа машина да алып утырды. Ике улы үз тормышлары белән яшәп ята. Алга китте бу Рания бик тә. Ә ике бүлмәле фатирыннан чыга алмаган Хәдичә ирсез калган кызын да карый, аның баласын да үстерә. Җитмәсә эчкече ирен дә сөйри. Шулай, Хәдичәнең еллар буе җыйган көнчеллек үте бер төндә шартлады. Еллар буена дус саналган кешесе хаксыз гаепләр такканда Раниягә әлбәттә җиңел түгел иде. Арттан килеп, тыл яктан аркасына хәнҗәр казагандай булдылар. Бер атна буена Рания үз-үзен кая куярга да белмәде. Төрле чаклары булса да, ул Хәдичәгә яхшылык кына теләде. Ни генә әйтсә дә, аның өчен һәр сүзендә әйткәннән артык берни дә ятмый. Икенче мәгънә салу аңа хас түгел. Матур икән – димәк чыннан да матур. Һәр сүзгә ят мәгънә салып, капма-каршы рәвештә кабул итүчеләрне аңлый алмый Рания. Уенда ни – телендә шул. Кигән күлмәге белән генә ике катлы. Һәр бәхетезлегенең сәбәбен кешедән күргәнен электән үк белә иде ахирәтенең. Үзенә дә чират җитәр дип кенә уйламады. Сүзгә килешкән берәр хатын-кыз белән бер-бер хәл булса, менә ул бервакыт мине рәнҗеткән иде, шуңа аны Аллаһ сукты, шул кирәк, дип еш кына кеше кайгысы өчен сөенгәне дә бар иде. Әйе, үзенчә Аллага да ышана кебек Хәдичә. Тик ул кушканча, күңелендә миһербанлык кына ташып ашмады. Бик тә якын дус-ахирәт саналган аз санлы иптәшләре белән кичен тәмле телләнеп, иртән дошман булып уянуы да хак иде. Берничә сәгаттә дошманга әверелүче дусны аңлап буламы соң? Әллә дуслыгы чын булмаган, әллә дошманлыгы? Бу хәтле күрә алмаган кеше хакында күпме еллар кара уй җыеп йөрдең эчеңә? Бу хәтле дошманлык хисе биш-алты сәгать эчендә тумый. Аны җыярга кирәк, ничектер оста яшерергә кирәк. Кигән битлегең сизелмәслек, фаш ителмәслек булсын өчен битлек

