Йортны сипләргә, рәткә китерергә айлар түгел, еллар китте. Иске мичне үтеп, яңа мич сал... — 12 июля 2026 г. в 18:41:08.712
Йортны сипләргә, рәткә китерергә айлар түгел, еллар китте. Иске мичне үтеп, яңа мич салдырды Рания. Бакчаны тәртипкә китерде. Җимеш куаклары, чәчәкләр утыртты. Тирән итеп скважина казытты. Кече улы Радис өй эчендәге электр чыбыгын алышырды. Бергәләп бар яклап та өйнең фундаментын ныгыттылар. Җимерек янкорманы сүтеп ташлап, анда ял урыны ясадылар. Берничә елдан тырыша торгач Рания яңа мунча салдырды. Аны кеше яллап эшләтсә дә, фундаментын олы улы белән үзләре ясадылар. Җәйге кухня вазифасын үтәгән бүлмәгә мич салдырды. Эчен заманча рәтләгәч, ярыйсы гына аерым бер бүлмә барлыкка килде. Яңа матур ишекләр куйдырды. Яңа пластик тәрәзәләр өйнең "күзләрен" ачты. Өйнең тышын да заманча тышлатып җибәргәч, иске йорт танымаслык булды да куйды. Бераздан Рания акча җыеп машинасын алыштырды. Өен рәтләгән арада Рания, бакчаны рәткә китереп, өеп яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш үстерде. Беренче елда ике-өч җиләк асылынып торган карлыган куаклары, тиешле тәрбия биргәч, алка-алка җиләккә күмелделәр. Кура җиләк Раниягә дә, балаларына да, ахирәте Хәдичәгә дә җитте. Бакча түрендәге алмагачлар тәмле, сутлы алма бирә башладылар. Көя төшкән чияләр дә тырыш кулларның тәрбиясен бик тиз сизеп алдылалр. Сөенергә бик урын бар иде. Рания булган уңышларына сөенде дә. Һәр шатлыгын ахирәте Хәдичәгә барып бүлеште. Хәдичә дә бу уңай үзгәрешләргә карап башта куанган кебек күренсә дә, соңгы арада аның йөзе сүрелгәннән сүрелә барды. Раниянең ялгыз башы белән үзеннән, ирле хатыннан узып киткәнен кичерә алмый башлады кебек ахирәте. Раниянең һәр эшендә гаеп, кимчелек күрде. Соңгы ике елда Раниягә килми дә башлады ахирәте. Беркатлы Рания генә моны ахирәтенең вакыты тыгыз икәнлеге белән аңлатырга тырышса да, Хәдичәнең дустына суынуының сәбәбе икенче иде. Ирдән аерылган кызы, оныгы, мәңге айнымаган ире белән Хәдичә ике бүлмәле кысан фатирында утырып калды. Ә Рания, ялгыз Рания, бакчалы, иркен, мунчалы менә дигән өйле, яңа машиналы булды да куйды. Тик кызының бәхетсезлегенең сәбәпчесе үзе икәнлеген аңлый алмады Хәдичә. Зәриясе белән яратышып, йөрешеп кавышсалар да, эчмәгән-тартмаган, акыллы киявен Хәдичәнең баштан ук җене сөймәде. Ире Рәис кебек телсез бозау түгел иде шул кияве. Яшьләр беренче тапкыр үпкәләшкәч тә, кызын яклап, тавышны зурга җибәреп, Хәдичә аны баласы белән җитәкләп өенә алып кайтты. Зәрия дә артык басынкы, артык юаш иде шул. Балачактан әни сүзен генә тыңларга өйрәнгән. Рания, кысылма, яшәсеннәр, дип караса да, Хәдичә аны авыз да ачтырмады. Әйе шул, Хәдичә һәрвакыт хаклы. Ул әйткәнчә генә дөрес. Кызы да әнисе теләгәнчә генә яшәргә тиеш. Ул кем белән генә танышса да, Хәдичәгә ошамады. Оныгын да Хәдичә дөрес тәрбияли. Әнә бер тавышы юк, бүлмәдә һәрчак тәртип, уенчыклары һәрвакыт үз урынында. Куркудан әбисенең күзенә генә карап тора. Үзенең "өй тираны" икәнлеген беркайчан да аңламаячак шул Хәдичә, кызганычка. (Ахыры бар.)

