Иң авыры – акча җитмәү иде. Эшләгән заводта да төрле вакытлар була. Барлы-юклы хезмәт х... — 12 июля 2026 г. в 18:41:07.448
Иң авыры – акча җитмәү иде. Эшләгән заводта да төрле вакытлар була. Барлы-юклы хезмәт хакын вакытында түләмәгән чаклар да күп. Ярый әле әлегә ятып торырга Хәдичә иске диванын бирде. Үзләре яңаны алгач, суыткычлары да Раниягә ярап куйды. Кухня җиһазларын да, ташлыйм, дигәч, дачага ярар, дип Рания алып кайтты. Хәдичә ахирәтенә ни кирәклеген белә. Кайчан керсәң дә, буш җибәрми. Үзенә ярамаган киеменә хәтле биреп җибәрә. Киелгән булса ни, әллә кем түгел, ахирәте кигән. Рания ул яктан талымлы түгел. Тик һәр артык чүпрәк-чапрагын биргәндә Хәдичәнең, һәр әйбер акча тора, дигәнен генә аңлап бетмәде Рания. Әллә дустының шул киелгән, тотылган киемнәр өчен акча соравы булды, кем белсен. Һәр килгәндә шкафны ачып, биргән әйберләрен тикшереп йөрүе дә күңеленә бик ятмады Раниянең. Бик иске бер киеме белән идән юганын күргәч, Хәдичә тавыш чыгарды. Тетелеп беткән күлмәкне идән юмыйча кая куяргадыр аныңча, Рания аңламады. Үз йортындагы тәртипне монда килеп урнаштырып йөрүе әлбәттә Раниянең күңеленә хуш килмәде. Тырыша торгач, әкрен-әкрен генә йорт рәткә килә башлады. Бу хәтле авыр буласын алдан белсә, бәлки, ялгыз баш Рания иске йортны алмас та иде, бәлки. Тик инде күпме көч салынгач, чигенергә урын юк. Татар кешесе, дөнья көтәргә әз генә рәте булса, иң башта йортын кайгырта. Өйле булу – ул татар кешесенең канында. Йорт ул – татарның көзгесе. Йортыңа карап кемнең кемлеге күренә. Дөньяга нинди генә авыр заманалар килсә дә, татар авылы башка милләтләрдән үзенең төзеклеге, ныклыгы белән аерылып тора. Рания да бит татар хатыны. Икенчедән, үскәндә ул биш балалы бик ярлы гаиләдә үсте. Аталары эчте, йортын, балаларын карамады. Такта түбәле, ике тәрәзәле, җил капкалы, борылырга да урын булмаган кысан йортта биш бала ачлы-туклы үстеләр. Аналарының тырышлыгы белән генә ачтан үлмәделәр. Үсә төшкәч, Рания үзләренең ярлыгыгы күзгә бәрелеп торган өйләреннән гарьләнә, ояла башлады. Ут чыгып, салам түбәле мал абзары, мунчалары янып китте. Яңа мунча, абзар, капка-койма җиткергәнче болай да ярлы-ябагай гаилә бөтенләй бөлде, бурычка батты. Авырлык күреп үскән биш бала таралышып үз ояларын булдыргач, бишесе дә аеруча тырышлык белән, ябышып үз йортларын булдырырга, төзергә керештеләр. Балачакта күргән ярлылык барысына да тормышта зур этәргеч булды. Башка туганнары кебек Рания да дөнья көтәргә бик тә тырыш иде. Иреннән генә уңмады хатын. Биш тиенлек хезмәт хакыннан башка берни кирәкмәгән ялкау хөрәсәнне сөйрәде-сөйрәде дә, җиләп, аерылды. Ике баланы ялгыз үстерде. Ничек кенә авыр булса да, балачакта әниләре биргән хезмәт мәктәбен үткән Раниягә ялгызы дөнья көтү үләрлек кыен күренмәде. Әтиләре тормыш йөген тартырга бик һәвәс булмады. Әниләре күбрәк үзе сөйрәде. Биш бала үсә бардылар, кул арасына керә бардылар. Һәр җәйдә кул пычкысы белән кышкылыкка ничә арба утын, ничә йөк печән әзерләделәр. Бакча утырттылар. Кышын бераз акча булсын дип чыпта суктылар. Әниләре йә яхшы сүз белән әйтеп, йә кирәк чакта кычкыртып, бишесен дә тыңлата белде, эшкә өйрәтте. "Эшегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен" – әнисенең бу алтын сүзләрен Рания рәхмәт белән гомер дәверендә ничә тапкыр исенә алды икән? Авыр эш холыкны да чыныктыра. Холыкта киләчәктә бик кирәк булачак тырышлык, үҗәтлек барлыкка килә. Телиме, теләмиме – авыл баласы үз-үзен җиңә белә. Авыл балаларының күбесе иренүнең ни икәнлеген белми. Раниягә дә бик тә авыр чакларда балачакта алган хезмәт мәктәбе бик булышты. Әнкәй мәктәбе кыенлыклардан курыкмаска, чигенмәскә, бирешмәскә өйрәтә Кырык-илле яшьлек хатынның, эшләмәгән эше юк, ә үзе һаман да булса һәр эшне башкарганда уңган, тырыш әнисен исенә ала. Әни ничек эшләр иде икән бу эшне? Әлбәттә ярты юлда ташламас, җиренә җиткереп башкарыр иде. Рания дә әнисенә охшарга тырыша. Ничек охшамасын, ул бит – әнисе кызы. Шундый уңган, булган Хафиза кызы.

