манчылды. Җан кергәндәй булды малайга. Ул да әнисен нәни куллары белән кочаклап алды. «... — 21 июля 2026 г. в 20:21:14.724
манчылды. Җан кергәндәй булды малайга. Ул да әнисен нәни куллары белән кочаклап алды. «Әни!» «Балакаем, күпме рәнҗеттем мин сине! Зинһар өчен оныта күр барын да. Шайтан котырткандыр инде, әтиеңнең үлеменнән соң, нәрсә эшләгәнемне дә төгәл генә хәтерләмим. Бүгенге көнгә кадәр кемдер колагыма әллә нәрсәләр пышылдап, котыртып торган кебек иде. Аңым да томаланган, күңелем дә каткан булган ахрысы. Улым, бердәнберем минем». Әнисе тезләнеп кабаттан Илмирны кочагына алды. Шашып-шашып маңгаеннан, битләреннән үбә башлады. «Иртән торгач әллә нигә тәрәзәгә таба бардым да, урамга карадым. Әтиеңне күрдем улым, ап-ак атка атланып безнең өй янына килеп туктады. Алдында син утыра идең, улым. Елмаеп миңа таба карады да, сине күтәреп чирәмгә төшерде. Саташам бугай мин, дип, күзләремне уа-уа кабаттан карасам, берни дә юк иде инде. Аннан кухняга таба киттем. Үтеп барышлый синең портфелеңә абындым. Алып, мичкә атыйм, дисәм, әтиеңә язган хатыңны күреп калдым. Улым, кичер мине, кичер. Саташу булмаган әтиең, эчүем, кыерсытуым белән сине генә түгел, аның җанын да рәнҗеткәнмен. Моннан соң барысы да икенче төрле булачак, балам. Матур итеп, әтиең исән чактагы кебек яши башлаячакбыз. Син туен да, мәктәпкә бар, ә мин хәзер малларны карыйм, аннары синең яраткан кыстыбыйларыңны пешерермен. Әйдә, улым, чәй эч». Гүзәл улына чәй ясый башлады. Илмир бу хәлнең чынмы, түгелме икәненә әле булса да ышанмый иде. Чәй эчеп алганнан соң, Гүзәл улын мәктәпкә озатырга дип капка төбенә үк чыкты. Аларның шатлыгын уртаклашкан төсле, сентябрь ахыры булуына карамастан, кояш инде җәйге көндәге кебек җир өстен җылытып та өлгергән иде. «Әйбәт укы, улым, бишлеләр генә алып кайт!» – диде Гүзәл, елмаеп, малайның аркасыннан сөеп. «Әни, мине сине нык итеп яратам!» – дип кочаклап алды Илмир әнисен, аннары шатлана-шатлана мәктәпкә таба йөгерде. Тыкрыкка кереп күздән югалганчыга кадәр карап калды улы артыннан Гүзәл, аннан инде маллары янына кереп китте. Кош-кортына ашарга биргәч, урам якка күз ташлаган Лүзә, үзе теләмәсә дә, шушы соңгы хәлләрнең шаһиты булды. «И, Ходаем, кодрәтең киң синең, алга таба да рәхим-шәфкатеңнән аерма бу ана белән улны», – дип, сөенеп, үз алдына елмаеп өенә юнәлде күрше хатыны. Дәресләр беткәнен түземсезләнеп көтте Илмир. Өч бишле билгесе дә алды. Шатлыгы эченә сыймый иде малайның. Соңгы дәрес тәмамлану белән, өенә чапты. Эх, әнисе сүзендә торсын иде! Бөтен сүзен тыңлармын, бар йомышын да үтәрмен, дип сүз бирде малай үз-үзенә кайткан чакта. Тик капка төпләренә җитү белән никтер хәле бетте. Җиңел генә ачыла торган капкаларын да чак ачты ул бу юлы. Ихатага керүгә, гадәттәгечә бакча капкасына карады. Ансы ябык иде. Хәл кереп китте Илмирга. Өй ишеген ачуы булды, борынына бик тәмле ис килеп бәрелде: кыстыбый! Канат куйдылар мени малайга, очып диярлек керде ул өйгә. «Әни!» Көтелмәгәндә яңгыраган бу сүздән кухня ягындагылар сискәнеп китте булса кирәк: ниндидер савыт-саба идәнгә төшеп шалтырады. Каушаудан абына-сөрлегә башта дәү әнисе (ул төш вакытында дәваханәдән кайтып төшкән иде), аннары элекке кебек матурланып киткән (Илмирга шулай тоелды), бик килешле күлмәк кигән әнисе килеп чыктылар. «Әни, дәү әни, мин сезне яратам!» Илмир йөгереп барып иң якын кешеләрен кочаклап алды. Гүзәл дә, Закирә дә малайны ике яклап кочакладылар. Бик бәхетле көн иде бу, өч яралы җанны кабаттан берләштергән көн!

