– Алла сакласын инде, малакаем, Алла сакласын! Кая барсаң да, үзбәкләр: «Мән хуҗәин!» –... — 27 июля 2026 г. в 18:23:02.083
– Алла сакласын инде, малакаем, Алла сакласын! Кая барсаң да, үзбәкләр: «Мән хуҗәин!» – дип кенә торалар! * * * Ул көнне кичке уеннарның да рәте-чираты булмады. Санияның югалуы монда да йогынты ясады. Кая инде ул уен-көлке, вагон-клубны дер селкетеп биюләр! Җырлаган җырларның да күбесе: Чит, чит, дидем – читкә киттем. Чит иде теләкләрем. Хәзер инде чит җирләрдә Өзелә үзәкләрем. Чәчкә идек илләрдә, Чәчелдек чит җирләргә. Тагы да чәчкә булыр идек, Кайтсак туган илләргә – кебек үкенү, сагыну-сыктау хисләрен чагылдыра иде. Виртуоз гармунчы Фәниснең уйнавы да күңелдәге кайгы юшкынын юып төшерә алмады. Таралыштылар. * * * Югалтулар моның белән генә бетмәгән икән. Атна-ун көн үтмәгәндер, тел бистәсе Зиннур да югалды. Аның югалуы үзбәк егетләре өчен әллә ни зур кайгы булмаса да, Зиннурның тасма теленә ихластан ышанган Рәмзиягә аяз көнне яшен суккандай булды. Чөнки ул бичара... балага узган иде. Зиннур – хәйләкәр төлке, барысын да алдан уйлап эш йөрткән. «Камбала»ны сыйлап, обходной кәгазьләренә кул куйдырып, эшен бетереп киткән. Вербовка срогы тулган, кәгазьләрендә завхозның да кулы булган кешегә юл идарәсендәге бухгалтерлар көнендә үк исәп-хисап ясаганнар. Шуннан соң «тәти егет» кай тарафка юл тоткан? Шайтан белсен! * * * Зиннурның югалуы тиз арада ачыкланса да, Саниянең суга төшкән кебек эзсез югалуы эшчеләр өчен генә түгел, җитәкчеләр өчен дә табышмак булып кала бирде. Бу – җиң эченә яшереп калдыра торган хәл түгел. Юл идарәсеннән кадрлар бүлеге башлыгы Исламия Кәримовна Мирзачүлгә килеп төшүгә үк бригадирларны, мастерларны җыйды. Станция начальнигын чакыртып алды. Бүген ул тимер юлчылар формасында. Петлицасындагы йолдызлары да эре һәм саллы гына. Болар ханымның дәрәҗәсе югары булуын күрсәтеп тора иде. Җыелышта күсәкнең юан башы колонна начальнигы Таракановка төште. – Тимер юл транспорты – ул илнең кан тамыры. Без, оргнабор аркылы Идел буе халыкларын чакырып, ничек тә Үзбәкстандагы юлны тәртиптә тотарга тырышабыз. Алар турында кайгырту – сезнең өстә. Кемнеңдер нахакка бер бөртек чәче коелса да, сез җаваплы! Сез шул турыда уйларга тиеш идегез! Ә сез!... Кызганычка каршы... Ханым кискен генә тавышын үзгәртте. – Ә сез беләсезме, илдәге йөк әйләнешенең ничә проценты тимер юл транспортына туры килгәнен? Болай да кысла кебек кызыл чырайлы Тараканов комач кебек кызарган иде. Ул: – Күп инде, күп, – дип, җиңел генә котылмакчы булган иде. Бу аның наданлыгын гына күрсәтте. – Белмисез. Бүгенге көндә Советлар Союзындагы йөк әйләнешенең сиксән дүрт проценты тимер юл җилкәсендә! Безнең бурыч... Исламия Кәримовна сүзен йомгаклар алдыннан папкасыннан бер бит кәгазь тартып чыгарды. Таракановка карап укырга кереште. – Ташкент юл идарәсенең приказы белән күчмә колонна начальнигы буларак вазифаларын тиешенчә үтәмәве сәбәпле, Тараканов Василий Степанович колонна начальнигы вазифасыннан бушатыла! Вакытлыча бу вазифага өлкән мастер Сыртланов Сәит Садыйкович билгеләнә. Приказ белән таныштым дип кул куегыз! Ир уртасындагы Сыртланов сүз сорагандай кулын күтәрде. – Исламия Кәримовна, минем грамота юк бит! Ханым шундук аның авызын каплады. – Ә сез Василий Степанович академия тәмамлаган дисезме? Ул да сезнең шикелле түбәннән күтәрелгән кеше. Өйрәнерсез! Тараканов Некрасов заманнарыннан калган такта вагонда үзе шикелле җирән чәчле марҗасы белән сугыш чорыннан бирле гомер кичерә иде. Ул сугышта катнашмаган. Тимер юл мастеры буларак, аңа бронь биргәннәр. Алтмышка якынлашкан Тараканов алга бөкрәебрәк йөри. Үзеннән алда очлы борыны күренә. Шуннан соң гына фуражка козырёгы пәйда була. Ә җиңнәренә бәләкәй генә өч йолдыз тегелгән кителе, кайчан күрсәң дә, өстендә. Ул аны кырык биш градус эсседә дә салмый. Йоклаганда сала микән әле? Аның айга бер, кайда бер дигәндәй, көлемсерәп алган чаклары да була. Таракановның көлүе дә үзенчә. Кая инде ул аңа ихластан шаркылдап көлү яисә җиңелчә генә кеткелдәп алу. Ул көләргә тырышканда, тамак төбеннән чыккан авазлары (ни галәмәт!) үпкәсе чирле кешенеке шикелле гыжылдап чыга һәм... кинәт кенә өзелә дә куя.

