Әни кайтты (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 20:21:14.303
Әни кайтты (хикәя) Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ 3. (Ахыры.) Әнисе, туганнары, авыл хакимияте башлыгы да, мәктәп директоры белән улының укытучысы да сөйләшеп карады аның белән, бәйләп диярлек алып китеп дәвалап та карадылар. Тик файдасы гына булмады. Шушы бер ел эчендә аек булган көннәре бер айга да тулмыйдыр. Бик ябыкты, таушалды ул. Элекке чибәр, җитез Гүзәлдән шәүлә генә торып калды. Исерек чактагы елаулар, кычкырулар да сирәгәйде. Закирә дә күзгә күренеп биреште, әмма ничек тә оныгы хакына үзендә көч табып, шушы дөньяны тартырга тырыша иде. Бәрәңгеләр алып беткәч, кабаттан йөрәк өянәге тотып, дәваханәгә салдылар аны. Бу хәл бераз Гүзәлгә дә тәэсир итте булса кирәк, дүрт көн эчмәде ул, беркая да чыкмады. Әмма түземлеге шушыннан артыкка җитмәде булса кирәк, бишенче көнне таң белән бакча артлап Сарага юл тотты. Менә инде өченче көн өенә исереп кайтып, диванга аркылы төшеп йоклый... Аяк очларына гына басып зал ягына үтте Илмир. Әйе, ялгышмаган малай, бу юлы да әнисе исерек. Мондый чагында таңга кадәр уянмый ул. Берни ишетми дә. Илмир барып телевизорны сүндерде. Кухня ягына чыгып чәй кайнатып эчте. Ярый әле дәү әнисе пенсиясен икесе генә белгән җиргә куя, шул акчага икмәк ала малай. Чәйдән соң, бозауларга су эчереп, ашарга салды Илмир. Аннан кереп өй эшләрен эшләде. Иртәгә буласы дәресләр өчен китапларын салырга дип портфеленә үрелде. Машина сурәте төшкән портфель, әтисенең истәлеге. Күңеле тулды малайның, тавыш-тынсыз гына елый башлады ул. Бик сагына Илмир әтисен. Башта бик көтте ул аны. Урамнан машина үткән саен, йөгереп чыга иде. Бәлки әтисе кайткандыр... Дәү әнисе зиратка алып барып каберен күрсәткәч кенә, урамга йөгерми башлады. Ничек кенә булмасын, малайның күңеле әтисенең җир астында ятканына ышанмый иде. Киресенчә, әтисе аны күктән карап, күзәтеп тора сыман тоела иде. Бу хакта дәү әнисенә дә әйтте ул. «И, балам, әтиеңнең тәне җир астында булса да, җаны күктә. Әйе, алар безне күрә, без генә аларны күрмибез. Алар һәрвакыт безнең янда. Шуңа күрә дә гел генә яхшылык эшләргә тырыш, бәбкәм. Әтиең синең изге йөрәкле икәнен күреп сөенер!» Шуннан башлап Илмир әтисенең гел янында икәненә бар булмышы белән ышанды. «Ни генә булса да, әти миңа ярдәм итәчәк! Мин гел генә әйбәт булырмын, әти, синең кебек көчле булып үсәрмен!» Кулы белән күзләрен сөртте малай. Әтисе: «Минем улым елак икән», – димәсен әле. «Тукта әле, әтигә хат язып куйыйм, укыр да, минем төшемә керер», – дигән уй килде малайның башына. Кәгазь бите алып тырыша-тырыша язарга тотынды ул. «Әти, бик нык сагындым сине. Әни дә сине сагына. Синең хакта сөйли башлый да, елый. Мин дә елыйм. Шушы портфелемне онытмаган булсам, син дәү әнигә кирегә китмәс идең. Ул вакытта үлмәгән дә булыр идең». Малайның тагы да күңеле тулды. Күз яшьләре берәм-берәм тәгәрәп төшеп, алдында яткан кәгазь битенә төштеләр. «Әти, нигә теге вакытта мине уятып үзең белән алмадың? Синең белән бергә булыр идем мин дә! Кайтып ал мине, әти!» Шулвакыт әнисе ыңгырашып куйды. Илмир, куркуыннан, портфелен дә, хатын да алмыйча, үз бүлмәсенә кереп йөгерде... Бик озак ыңгырашты әнисе, әллә инде берәр җире авыртты, әллә саташу булды. Тыңлап ята-ята Илмир йокыга талганын сизми дә калды. Төшләр дә күрде сыман, әтисенең сыны чагылып киткән кебек булды төшендә. Бүлмә яктыра башлауга, уянып китте ул. Стенадагы сәгатькә күз ташлады малай: иртәнге сигезенче ярты җитеп килә. Зал ягына чыкты, әнисенең диваны буш иде. Тагын чыгып киткән, дигән уй килде малайның башына. Шулчакны өй ишеге ачылып, кемдер керде дә, кухняга үтте. Әллә дәү әнисе кайттымы? Илмир йөгереп диярлек шунда ташланды. Кухняга килеп тә керде, әнисен күреп тораташ булып катып та калды. Катып калмаслык мени: әнисе бит аңа карап елмаеп басып тора! «Улым, балакаем, кил әле яныма», – дип кулларын сузып, Илмирга якынлашты Гүзәл. Малайның аяк-куллары тыңлашмый иде. Гүзәл малайның битләреннән, чәченнән сыйпады, аннары каты итеп кочагына кысты. «Улым, кичер мине, зинһар, ел буе синең барлыгыңны да белмәгән өчен. Кичер, балам!» Әнисе елый иде. Илмирның да күзләре яшькә

