малларына су эчереп, печән салдым да, кабат өйгә чыктым. Илмирның өенә кайтасы килә, За... — 21 июля 2026 г. в 20:07:23.733
малларына су эчереп, печән салдым да, кабат өйгә чыктым. Илмирның өенә кайтасы килә, Закирә апа. Нишләрсез икән соң инде?» – дип, Лүзә Закирәгә карап тын калды. «Белмим инде, Лүзә сеңлем. Кияүнең үлемен ишеткәч тә, йөрәгем тотты. Ярый әле күршеләрем әйбәт, шундук дәваханәгә илттеләр. Бүген исә иртә белән килеп җиткәннәр хәл белергә. Табибтан да сорап тормыйча, монда киттек алар белән. Газизләрем бу кайгыны ничек күтәрделәр, нишлиләр икән, дип. Ә монда шушындый хәлләр... Әйе, Гүзәлне күрдем мин, башта бит анда кердем. Миңа да шул ук сүзләрне сөйләде ул. Күршеләремә өемне карап торырга кушып килдем. Берәр атна монда торырмын әлегә, ничек тә Гүзәлне акылына китерергә инде. Кияүкәемне уйламаган бер минутым да юк, бигрәк уңган, булдыклы иде, мәрхүмкәем». Закирә кулъяулык белән күзләрен сөртте. «Дәү әни, өйгә кайтыйк инде», – диде Илмир, олылар сөйләшкән якның ишегеннән башын тыгып. «Хәзер, хәзер, бәбкәм. Лүзә, сеңлем, рәхмәт сиңа, кабат күрешербез әле», – дип, Закирә оныгын җитәкләп, Гүзәлләрнең өенә таба юл тотты... Бик авыр атна булды ул. Гүзәл яткан диваныннан тормады да диярлек баштагы өч көндә. Закирә шушы көннәрдә кызына ничек тә аңласын, үз-үзен кулга алсын, дип, киңәшләр бирде, сабыр итәргә өндәде, Илмирның гаепсез икәнен кабатлады. Дүртенче көнне иртә белән Гүзәл юкка чыкты. Башта куркып калды Закирә. Кызы үзен харап итеп куймасын дип борчылды. Ихата, сарай тирәләрен, бакча башларын, елга буен урап чыкты, тик кызын гына таба алмады. Аптырагач, күршеләре Лүзәгә кереп китте. Бергәләп Гүзәлнең аралашкан кешеләренә телефоннан шалтыратып сораштылар. Югары урамда күрүчеләр булган икән кызын. Анда өч ахирәте яшәгәнен дә белә Закирә. Димәк, Гүзәл ахирәтләренең берсендә. Әйдә, сөйләшеп, күңелен бушатып кайтсын, бәлки файдасы булыр, дип уйлады ул, шуңар артыннан баруны кирәк тапмады. Гүзәл төнгә каршы гына, аягын чак сөйрәп, ишек алдына кереп ауды. Лаякыл исерек иде ул. Шулвакытта да түзде Закирә, тиргәмәде. Кайгысыннан эчкәндер, беренче һәм соңгы тапкыр булыр бу хәл, дип уйлады. Эх, белсә иде икән ул, шушы беренче исерү Гүзәлне хәмер сазлыгына муенына кадәр батырачагын! Беренче һәм соңгысы булмады шул бу, ә көндәлек хәлгә әйләнде. Атнага дип килгән Закирә, кызы янында яшәп үк калды. Өен бикләп, монда күченде ул. Оныгы бар бит, аны укырга бирәсе, өстен-башын карап, тамагын туйдырасы бар. Кызын да җәлли Закирә. Үгетләп тә, тиргәп тә карады, тик Гүзәл беркемне ишетми дә, күрми дә иде шикелле. Теге юлы югары урамга ахирәтләренә бармаган булып чыкты ул, ә бар нәрсәдән хәмерне өстен күрүче Сара исемле хатында кунак булган. Хәзер инде көн дә иртән шуңа китеп исереп кайта. Кайта да, елый-елый язмышына зарлана. Ә Илмирны күреп калса, бәйдән ычкынган эт кебек ыргыла башлый. Малайны каргап, тиргәп бер була. Закирә оныгы өчен курка да башлады соңгы арада, сугып я имгәтер, я үтереп куяр исерек чагында. Шуңа да оныгын бер минутка да күз уңыннан ычкындырмаска тырыша. Беренче сентябрьдә Илмирне мәктәпкә дәү әнисе илтте. Алар йокыдан уянганчы ук, әнисе шешәдәш дустына чыгып киткән иде инде. Теге вакыт базардан бергә сайлап алган костюмны кидерде Закирә оныгына, аркасына исә авариядә янмыйча калган портфельне асты... Салаватның үлеменә бер ел үтеп тә китте. Гүзәл үзенчә яшәде бу гомер эчендә. (Ахыры бар.)

