Әни кайтты (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 20:07:22.435
Әни кайтты (хикәя) Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ 2. «Гүзәл, җитте!» – диде ул, елау катыш. Әмма Гүзәл туктарга уйламады да: участковыйның кулыннан теге портфельне тартып алып, Илмирга ыргытты. «Мә, ал. Киеп йөре инде хәзер! Әтиеңне үтергәч!» Бик зәһәр яңгырады бу сүзләр. Илмир, әле берни дә аңламаса да, бар тәне белән калтырана башлады, күз аллары караңгыланып китте, чатырдап күрше апасының беләгенә ябышты. Лүзә дә аңлады баланың хәлен: Илмирны кулларына күтәреп алып, үзләренә алып чыгып китте. Гүзәл бер сүз дә дәшмәде. Диванга утырып, дөньядан ваз кичкән сыман нурсыз калган күзләре белән стенага карап калды... Әтисен башка күрмәде Илмир. Әйе, икенче көнне аларның өен, ихатасын тутырып туганнары, авылдашлары килде. Ниндидер ябык тартма кертеп куйдылар өй уртасына. Кешеләрнең сүзләрен ишетеп, бу тартмада әтисе ятканын белсә дә, сабый күңеле ышанмады. Ничек инде аның озын, көчле, мәһабәт гәүдәле әтисе шушы зур булмаган тартмага сыйсын, ди. Алдыйлар олылар, менә әтисе кайтып керер дә, «Ник минем улымны алдыйсыз?», – дип, барысын да орышыр. Кайтыр әтисе, һичшиксез кайтыр. Әнисен дә, Илмирны дә ярата бит ул. Алар да әтиләрен үлеп ярата. Дәү әнисе килгән булса, барысын да аңлатыр иде дә соң. Йөрәге авыртып, дәваханәгә салганнар дәү әниеңне, диде күрше апасы. Лүзә апаларында йоклады ул үткән төнне. Әле дә гел үзе янында гына тота күрше апасы малайны. Әнисе янына барган иделәр дә, эндәшеп тә карамады аларга Гүзәл. Бөтен туганнары да, күрше абый-апалар, әле Илмир бер тапкыр да күрмәгән ят-ят кешеләр дә, малайны күргәч, күзләрен читкә яшерәләр. Әле берсе, әле икенчесе Илмирның башыннан сыйпаган була, авыр итеп көрсенеп куя. Озак та үтмәде, дүрт ир кеше өй уртасында торган тартманы ихатага алып чыктылар. Бар җыелган халык урам якка чыга торган капкалар ягына барып басты. Күрше апасы Илмирны да шул якка алып китте. Ап-ак киемдәге ак сакаллы бер бабай ниндидер моңлы көйгә Илмир аңламаган телдә нидер сөйли башлады. Әнисенең кечерәеп калган гәүдәсенә, елаудан шешенгән йөзенә карап, малай да елаудан чак тыелып калды. Әнисен барып кочаклыйсы килде аның, тик ике адым атлау белән Гүзәлнең усал карашын күрүгә, кирегә Лүзә апасына елышты малай. Күрше апасы да елый иде. Илмирны арттан кочаклап басты ул. Түбәтәйле бабай сөйләп бетергәч, тиен акчалар таратты туганнары. Әнисе дә таратты, тик Илмирга якын килмәде. Аннары ирләр теге тартманы күтәреп чыгып киттеләр. Ә малайны Лүзә апасы кабаттан үзләренә алып чыгып китте. Икенче көнне күрше апасы әнисе янына кереп бик озак кына сөйләшеп чыкты. «Өйгә кайтам, әти дә кайткандыр инде», – дип елаган Илмирны ничек тынычландырырга белми аптыраган Лүзә, ничек итсә итте, әмма баланы әнисе янына кертмәде. Ул төнне дә күрше йортта йоклады Илмир. Иртән инде дәү әнисе килеп керде Лүзә апаларына. Ничек сөенгәнен белсәгез Илмирның! Малайны күрү белән, кочагына алды Закирә дәү әнисе. «Балакаем, бәбкәм, сабыем!» – дип күз яшьләре аша такмаклый-такмаклый сөйде ул оныгын. Күрше апасының кызы Рәйлә Илмирны чәй эчергән арада, Закирә белән Лүзә олы якта Гүзәлнең үз-үзен тотышын, шушы ике көндә малайга карата булган мөнәсәбәте турында сөйләштеләр. «Кичә Гүзәл белән сөйләшим, дип кергән идем, Закирә апа, – дип башлады сүзен хатынкай. – Диванга капланып яткан, мин кергәч, борылып та карамады. Үлгән артыннан үлеп булмый, сабыр итәргә кирәк. Улың бар, аны аякка бастырырга кирәк, Гүзәл, дидем. Чәй куям, әйдә, тамак ялгап ал. Малларыңны да карарга кирәк, булышырбыз, дидем. Тик бернинди дә җавап булмады, Закирә апа. Илмирны алып керәм, бала бит өенә кайтырга тели, сине күрәсе килә, дидем. Шушы сүзләрдән соң гына торып утырды Гүзәл. «Миңа кирәкми ул, әнә, балалар йортына алып китсеннәр. Салаваттан башка яшисем килми минем, Салават шул малай аркасында юкка чыкты», – диде. «Ни сөйлисең син, Гүзәл.Акылыңа кил, зинһар. Бер гөнаһсыз сабыеңны нигә рәнҗетәсең? Салаватның гомере шулай гына булган инде, язмышы» «Язмыш, дип сөйләп торма монда, Лүзә апа. Ишетәсем дә килми! Яшисем дә килми!» Кычкырып елап, кабаттан диванга капланды Гүзәл. Мин исә, чыгып

