Калган юлда машина тәрәзәсеннән олы юлны, каршы яктан зур тизлектә узып киткән машинала... — 21 июля 2026 г. в 18:54:59.615
Калган юлда машина тәрәзәсеннән олы юлны, каршы яктан зур тизлектә узып киткән машиналарны күзәтеп кайтты Илмир. Капка төпләренә килеп туктагач та, үзе янында яткан әйбер тулы пакетлар арасыннан портфелен алып аркасына такмакчы булды. Тик таба гына алмады. Шушы вакытта гына яраткан портфелен дәү әнисенең диван башында калдырганы исенә төште малайның. Исенә төшүе булды, кычкырып елап та җибәрде. Үзара нидер хакында акрын гына сөйләшә-сөйләшә багажниктагы әйберләрне бушата башлаган әтисе белән әнисе аптырап киттеләр. «Улым, ни булды? Әллә берәр җиреңне авырттырдың?» – дип сорады әтисе, малайны кочагына алып. «Портфель...» – диде Илмир, борынын тарта-тарта, күлмәк җиңе белән яшьләрен сөртеп. «Портфелеңә ни булган, әллә ошатмадың. Дәү әниеңдә бик шатланып күрсәткән идең бит!» «Дәү әнидә калдырганмын!» – дип, кабаттан еларга тотынды малай. «Тапкансың елар әйбер. Ят кешедә калмаган бит, дәү әниеңдә калган. Дәү әниең синең портфелеңне тагып йөрми инде, алып кайтырбыз, улым. Әле укырга башларга унбиш көн бар. Тукта инде, елама», – дип әнисе улының чәчләреннән сыйпады. «Миңа портфелем кирәк!» Илмир елаудан туктарга уйламады да. Моңа кадәр берәр җирен авыртканда да бик сирәк кенә елаган улларының болай кәҗәләнеп елап торганын күреп, әти-әнисе бер-беренә карашып алдылар. «Ярар, улым, әйдә, әйберләрне бушатып бетерик тә, дәү әниеңә барып, портфелеңне алып кайтырмын», – диде әтисе. Малай елавыннан туктап, әтисен барып кочаклап алды. «Иртәгә барыр идең әле, бүген арыдың да бит инде, юлда да техника күп. Зур малай бит инде, елар да, туктар әле», – дип карышып маташкан әниләренең сүзенә дә колак салмады әтисе. Базарда алган әйберләрнең барын да өйгә ташып бетергәч, чәй генә эчеп алды да, кабаттан күрше авылга, портфель артыннан юл тотты. Илмирны да аласы иде үзе белән, тик малай артык арыган булды, күрәсең, олылар чәй эчкән аралыкта, өс киемнәрен дә салмыйча, түр яктагы диванга ятып, әвен базарына киткән иде. Күпме йоклаганын анык кына хәтерләми малай. Әнисенең кычкырып елаганын ишетеп сискәнеп торып утырды ул. Кулына Илмирның портфелен тоткан ят ир кешене, күршедә яшәүче Лүзә апасын һәм ике кулы белән йөзен каплап елап торган әнисен күрде Илмир. «Кайсы тирәдә булган бу хәл? Чыннан да Салават янганмы?» «Машинаның номеры буенча тикшерттек. Сезнең машина булып чыга. Салонда бер генә кеше булган. Кайтып барганда, арткы көпчәге шартлап, юл читенә очып төшкән һәм шунда янып киткән. Юл буеннан менә шушы портфельне генә таптык, машина шартлаган чакта, читкә очкандыр. Янмаган бердәнбер әйбер – шушы». Участковый булып чыкты теге ир. Әтисенең исемен ишеткән Илмир, олыларның ни хакында сөйләгәннәрен аңламаса да, нәни йөрәген әйтеп аңлатып булмый торган шом басканын тоемлады. Куркыныч булып китте аңа. «Әни, әти кайда? Кем янган?» – дип сорады ул. Участковый әйткән сүзләрдән соң, күршесе Лүзәне кочаклап елап торган Гүзәл, улының тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Алмаштырдылар, диярсең, секунд эчендә Илмир яткан диван янына барып җитеп, малайны җилтерәтеп аягына бастырды. «Әтиеңнең башына җиттең! Портфель, портфель, дип, Салаватны юкка чыгардың!» Бу көтелмәгән хәлне читтән күзәтеп торган Лүзә апасы белән участковый булмаса, нишләтер иде икән Гүзәл улын. «Гүзәл, тынычлан, баланың монда нинди гаебе бар? Җибәр баланың кулын, куркытасың бит улыңны», – дип Лүзә, Илмирне әнисенең кулларыннан аерып алды, участковый да ике арага басты. «Ул гаепле, – дип кычкырды Гүзәл, елый-елый, Илмирга төртеп күрсәтеп. – Портфелен дәү әнисендә онытып калдырмаса, Салават исән булыр иде. Кайткач та бит, елый-елый портфелен таптырды. Шулкадәр җибәрәсе килмәгән иде кире юлга. Күңелем сизенгән инде!» Илмир әнисенең кыланмышыннан куркып, агарынып катты. Дер-дер калтыраган малайны Лүзә ничек юатырга, тынычландырырга белми иде. (Дәвамы бар.)

