Әни кайтты (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 18:54:59.114
Әни кайтты (хикәя) Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ 1. Тәрәзә пыяласы буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларына карап озак кына утырды Илмир. Бигрәк шыксыз көн булды бу. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да сибәләп җанына үтте. Иртән бигрәк салкын җил дә исә иде әле, өйгә кайткан вакытта ансы басылган иде инде. Дәү әнисе өйдә булмагач, бер ямь дә юк. Искә төшерүе булды, Илмирның күңеле тулып, күзләренә яшьләр тыгылды. «Кайчан кайтасың инде, дәү әни? Ял көненә кадәр чыгарырлар, дигән идең киткән чакта». Ике эре яшь тамчысы малайның чигәләре буйлап агып төшеп идәнгә тәгәрәделәр. Бик сагынды бит ул дәү әнисен. Атна тулып узды бит инде. Мәктәптә чакта дәресләр, иптәшләре белән аралашу оныттырып тора сагынуын, ә менә өйгә кайтырга чыккач та, нәни күңеле тула да китә. Әле дә шулай булды. Уйларына бирелеп тыкрыктан үз урамнарына чыкты малай. Әнисе тагын исеректер инде бүген, өйдә булса бер хәл, шул үзенең эчә торган ахирәтендә кунактадыр. Шушы ачы чынбарлыкны исенә төшерү белән, Илмирның иреннәре дерелди, аяклары калтырый башлый. Дәү әнисе булмагач, шыксыз булып тоелган туган йортына кайтасы килми аның, тик малайга мал-туарга, кош-кортка күз-колак булырга кирәк. Аягы тартмаса да, туры өенә кайта ул. Ихатага килеп керешли үк, бакча ягына алып чыга торган капканың ачыкмы, юкмы икәненә игътибар итә. Әнисе шул капкадан гына йөри, бакча буйлап елга буена төшә, андагы басмадан чыгып тыкрык буйлап икенче урамдагы ахирәтенә юл тота. Бакча капкасы ябык икән, димәк, әнисе өйдә юк. Ул беркайчан да капканы ябып йөрми, аның артыннан гел ачык кала капка. Иртән дә ачык калган иде, Илмир мәктәпкә барырга чыккач, әйбәтләп ябып китте. Бу юлы капка шар ачык иде. Шушы мизгелдә малайның башында икенче сорау туа: аекмы, исерекме әнисе? «И, Ходаем, әнә бит Камил белән Нилнең әниләре эчми, ник минеке генә эчә соң?» Җавап тапмый Илмир. Аек булса ярый иде, дигән өмет белән өйгә керә торган ишеккә үрелде ул. Ишекне ачуы булды, өйдә кычкырып эшләп утырган телевизор тавышын ишетте. Исерек! Ишекне кирегә япканын сизми дә калды малай. Аякларын чолан идәненә кадак белән кагып куйдылар диярсең, катты да калды. Йоклаган булса ярый да әнисе, йокламаган булса тагын әллә нинди сораулар биреп каныгачак! Илмир бар ихтыяр көчен бергә туплап, янәдән ишек тоткасына үрелде. Сак кына ишекне ачты, потлы гер аскан кебек авырайган аякларын чак кыймылдатып бусага аша атлап өйгә үтте... Әле бит күптән түгел, Илмир беренче сыйныфка барырга әзерләнгән чорда гына, бик бәхетле гаилә иде бит алар. Әнисе дә мондый түгел иде. Матур, һәрчак көлеп кенә тора торган, тәмле-тәмле ашлар, салатлар белән сыйлый иде әтисе белән икесен. Әтисе дә Илмирны һәрвакыт үзеннән калдырмый иде. Ихата тирәсендә, бакчада эш булсын дисеңме, кайдадыр җәяү я машина белән барырга чыксынмы, «Әйдә, улым!» диюен ишетүгә, Илмир шатлыгыннан авызын ерып әтисе артыннан чаба иде. Сабыр гына бөтен сорауларына җавап биреп, үзе тотынган һәр эш хакында нәни улы аңларлык итеп сөйли, өйрәтә иде. Ә инде кичләрен барысы да ниндидер кызыклы уен табып көлә-көлә өйне яңгыратып уйнаулары хәзер инде еракта калган татлы төш сыман булып тоела. Август урталарында әтисе, әнисе бергәләп мәктәп кирәк-яраклары алырга дип район үзәгендәге базарга юнәлделәр. Илмирга бик матур костюм, күлмәкләр, аркага аса торган, чагу машина сүрәте төшкән портфель, ручка, дәфтәрләр алдылар. Кайтышлый, күрше авылда яшәгән дәү әниләренә керделәр. Илмир яраткан дәү әнисенә яңа гына алынган бар байлыгын да күрсәтеп, сөенече белән уртаклашты. Аеруча, портфелен күрсәтәсе килде аның әбисенә. Аркасына асып та, эчен, бар кесәләрен ачып та күрсәтте портфеленең. Әбисе исә, оныгының шатлыгын чын күңеленнән уртаклашты. Яңа гына пешергән коймаклары белән чәй эчереп, авылларына озатып калды кызы, кияве һәм оныгын.

