Егеттә дә тәкәбберлек, мин-минлек тулып ашкан иде, матур кызны юатасы урында: — 21 июля 2026 г. в 14:59:49.942
Егеттә дә тәкәбберлек, мин-минлек тулып ашкан иде, матур кызны юатасы урында: – Уяу булырга кирәк! Йоклап йөрмиләр аны. Бар, юлыңда бул! — диде дә, кызга артын куеп, «КАМАЗ» тәгәрмәче хәтле сумкаларын көч-хәл белән өстерәп, рельс аша чыгып килүче яңа корбанын каршыларга әзерләнде. Бусының кесәләре буш булмас, шәт. Сиринәне вокзалга кертмәделәр. Чөнки кулында билеты юк, ул поезд көтүче пассажир түгел. Кыз, меңләгән аяк астында тапталып шомарып беткән тоташ бозлавыктан кәлүшләрен шудыра-шудыра, саклык камералары бинасына юнәлде. Монда, үләм дисәң дә, бер утыргыч тапмассың. Ниндидер могҗиза белән киоск-лареклардан буш калган почмак табып, шунда елышты. Нишләргә? Тулай торакка кайтып җитсә, анда көзге ботинкалары бар-барын. Яңасын алганчы, шуларны киеп торыр. Ә яңасын алыр өчен әтисенә хәбәр итәргә кирәк. Барысына акча кирәк. Сиринә, өметләнеп, кесәләрен актарды. Юк, акырып еласаң да, бер сум түгел, ун тиен дә юк. Күп тә кирәкми югыйсә, унбиш сум гына! Әллә тәвәккәлләп утырып караргамы троллейбуска? Бәлки, рәхимле кондуктор туры килеп, бушка алып кайтыр? Ай-һай… хыялланма, кызый! Өч ел яши Казанда, әлегә андый кондукторны очратмады. Барысы да бугаз киереп юл хакын каерып ала, түләмәсәң, төртеп төшерә. Салкын, кәлүш аша үтеп, аяк табаннарын чеметә башлады. Әнисе пешергән өчпочмакларны исенә төшереп, Сиринә пакетка тыгылды: «Ашыйм әле, эчкә җылы кермәсме?» Шулчак иң өстә ятучы ак оекбашларны күреп алды. Вау! Җылы оекбашлары бар бит аның! Ә ул оныткан да! Болай булгач, тулай торакка җәяү дә кайтып җитәчәк. Әллә ни ерак ара түгел лә. Кыз, сөенә-сөенә, йон оекбашларны киеп куйды. Әмма аягын нидер тырный: оекбаш эчендә кәгазь-фәлән бар иде, ахрысы. Әллә әнисе хат язып тыктымы икән? Тик оекбаш эченнән хат түгел, ә акча, дүрткә бөкләнгән өр-яңа иллелек килеп чыкты. Аптырап калды Сиринә. Бу аның акчасы, әнисенә яңа оек алырга биргән иллелек иде. Димәк, әнисе аны барыбер алмаган, оекбаш эченә тыгып булса да кире кайтарган... Шатланасы урынга никтер сагышланып калды кыз. Кулындагы шыгырдап торган кыйммәтле кәгазь кисәгенә яшь томаны аша карап: – И әни! – дип пышылдады. – И әнием... Күңеленнән ташып чыккан бар җылы хисләр шул ике сүзгә сыеп бетте. Әмма күңел нечкәрү мизгелләре озакка сузылмады... ...Ак оекбашлы, кара кәлүшле кыз, соңгы акчасын учына кысып, кешеләрнең аптыраулы, мыскыллы карашларына, үзе әйтмешли, «фөлләмичә дә», борынын югары чөеп, троллейбус тукталышына таба китте. Аның йомры башында кабат татлы уйлар бөтерелә, күз алдында әтисе бирәчәк акчалар һәм шуларга сатып аласы матур, затлы әйберләр шәйләнә башлаган иде...

