әнисенең караңгы язмышын кабатламас. Матур, якты, бай һәм бәхетле булыр Сиринәнең тормы... — 21 июля 2026 г. в 14:59:44.329
әнисенең караңгы язмышын кабатламас. Матур, якты, бай һәм бәхетле булыр Сиринәнең тормышы, һәр көне бәй-рәм булыр! – Әбиеңме? – дип сорады Сиринә каршында утырган сары чәчле, нечкә иренле апа. – Әйе, – диде кыз. Аның урыны ифрат җайсыз иде. Үзе янда, үзе өстә. Әгәр әтисенең кайтканын һәм үзенә шулхәтле акча бирәсен белсә, ул билетны купелы вагонга алган булыр иде. Каникулга кайтучы студентлар күп, шуңа күрә кайтып төшкән көнне үк билетны алдан алып куйган иде шул. Теләсә, кире тапшырып, яңасын алып та булыр иде, уйлап бетермәгән. Менә хәзер бар инде халык тулы сасы плацкарт вагонда. Хәер, бусы соңгысы булыр, киләчәктә поездда йөреп мәшәкатьләнмәс Сиринә, самолетта гына очар. Кыз проводниктан урын-җир әйберләре алды да ятагына менеп урнашты. Уйлары якты, хыяллары татлы иде, ничек йокыга китүен сизми дә калды. – Казан! Казан! Подъем! Постельләрне тапшырабыз. Вагон буйлап проводник хатынның көр, яңгыравык тавышы тәгәри. Андый тавыш нәкъ менә аның кебек калын муенлы таза хатыннарда гына буладыр. Сиринә уянды: «Уже?! Казан?!» Вәт йоклап та куйган икән! Ятагыннан төшүгә, итекләрен кимәкче булган иде, тапмады. Кыз, бу хәлгә ышанырга теләмичә, киштә астын кат-кат актарды, тик итекләр юк, өчпочмак салган пакет кына кичтән куйган урында иде. Тагын да яманрак нәрсәдән шикләнеп, күңеле белән моны тоеп-сизеп, Сиринә куркып кына үзе йоклап барган ятакка күз ташлады. Шиге рас килде: кечкенә кара сумкасы урынында юк иде! Баш очына, мендәр астына тыккан иде югыйсә. Угры куркып тормаган, тарткан да алган, ә Сиринә матур төшләр күрә-күрә йокы симерткән. Кыз бу хәсрәткә нишләргә белмичә катып калды. Елый да алмады хәтта. Яныннан сумка-чемоданнар күтәргән пассажирлар үтә торды. Ә ул аңгыра карашын тәрәзәдәге кызыл бинага төбәп утырды да утырды. Инде вагон да бушап калды. – Ә син нигә төшмисең? Конечный бу – Казан! Дальше бармыйбыз! Төш, әйдә! Колак төбендә яңгыраган тупас тавыш Сиринәне айнытып җибәргәндәй булды. Шуны гына көткәндәй, ул кычкырып елый башлады, яшьләренә буыла-буыла зарын түкте: – Мине таладылар… Акчамны, итекләремне урладылар… Нишлим? Кая барыйм? У-у... Әмма проводник хатынның аңа кушылып еларга, гомерендә беренче тапкыр күргән бу кыз баланы юатып утырырга теләге дә, вакыты да юк иде. – Синең әйберләреңне сакларга охранник юк монда! Авыз ачып йөрмәскә иде! Сиринә елавыннан шып туктады да: – Милиция чакырыгыз! — дип боерды. – Тиле! Милиция килеп нишләсен?! Синең карагыңнан җилләр искән инде, әллә кайчан ычкынгандыр. Тизрәк бул, төш, әйдә! Өеңә кайткач, рәхәтләнеп еларсың. Хатын, уйнап сөйләшмим дигәндәй, Сиринәнең пәлтәсен, башлыгын киң кочагына җыйды да тамбурга таба юнәлде. Кызга аңа иярүдән башка чара калмады. Әмма барыбер поезддан төшәргә ашыкмады. – Өшим мин. Яланаяк ничек барыйм? – дип өзгәләнде. Бөтенләй таш бәгырьле, рәхимсез бәндә түгел икән әле проводник. Кызганды пассажирын, бүлмәсенә кереп, бер пар иске кәлүш күтәреп чыкты. – Мә, шуларны булса да ки. Яланаяк йөрү булмас әле. Кем уйлаган?! Кем уйлаган Сиринә шул иске кәлүшләргә дә сөенер дип?! Киде, ник кимәсен. Кар өстеннән оекчан йөрмәс бит. Җылы вокзалга тизрәк барып җитү теләге белән турыдан, рельслар аша гына элдерткән иде, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ала-кола киемле сакчы эләктереп алды үзен. – Стоп! Күпер нәрсә өчен? Не положено моннан йөрергә. Штраф түлә. Үзе белән бер яшьләр тирәсендәге егет югыйсә, кара, ни кылана бит! – Күпме? — диде кыз, кесәсеннән теләсә нинди сумманы тартып чыгарырга әзер кеше сыман. – 130 сум. – Нигә шулай аз? – Ошамаса, арттырабыз. – Арттырыгыз. Мин риза. Барыбер түли алмыйм. 130 түгел, бер сум да юк миндә. – Алдашма! Казанга буш кесә белән килмиләр. Кыз кәлүшле аякларын егетнең борын төбенә хәтле күтәреп: – Менә, ышанмасаң кара! Итекләремә хәтле урладылар. Ерунда белән заниматься иткәнче, каракларны тотыгыз. Тужы миңа, тәртип саклаучы, имеш! – дип җикеренде. Яшь иде кыз, әкәмәт чибәр, сылу иде. Әмма кыланмышы... Бер дә килешми икән чибәр кызларга болай акыру, ямьсезләнү. Бөтен матурлыклары коела да төшә икән.

