Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, та... — 21 июля 2026 г. в 14:59:41.299
Ана сискәнеп китте, йөзенә кызыллык йөгерде. Тураеп басты, беренче тапкыр күргәндәй, табаннарына карады. – Тишек икән шул. Ай Алла, күрмәгәнмен дә. Хәзер товары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә киярлек, ямасаң да файдасы юк. Ташларга гына инде аны, – дип акланып маташты. – Соң, ташла! Нигә тишек оек киеп йөрисең? – Ярар, кызым, ташлармын. Яңаны алып киярмен. – Күпме тора соң алар? – Әллә тагын... 10–15 сумдыр инде. Сиринә, башын кырын салып, нидер уйланып торды да залга кереп китте. Кире әйләнеп чыкканда, аның кулында акча иде. Кыз зәңгәр иллелекне вәкарьлек белән өстәлгә ташлады. – Мә! Бу сиңа. Яңа оеклар ал! Кырыс һәм тупас иде аның тавышы. «Очлы күз, кайдан гына күреп алды?» Тишек оеклары өчен кызыннан оялган, уңайсызланган иде ана. – Кирәкмәс иде, кызым. Акчам бар ла минем. Алырмын. Син минем өчен кайгырма. Акча үзеңә кирәк булыр. – Биргәндә ал! Миндә акча җитәрлек. Әти бирде! Бу сүзләрне кызы мактанып, масаеп әйткәндәй тоелды анага. – Күпме бирде соң? – дип, кыюсыз гына сорап куйды. – Мең сум! Алай икән... Себердән кайтучының акчасы күптер шул. Кызын да сатып алыр. Үстер-үстер дә... Әзергә-бәзер табылган... Боегып, сагышланып калган хатын, калтыранган кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, көрсенеп куйды. Үзе исә: – Менә бит... Биргәч, яхшы инде... Алай булышкач, яхшы инде... – дигән булды. Кара-каршы утырып, сөйләшми генә ашап-эчтеләр дә юлга җыена башладылар. – Иш янына куш булыр. Мин дә сиңа бераз запас әзерләп куйган идем, – дип, әнисе биш йөзлек сузды. Алды Сиринә. Ник алмасын, бар янына бар яхшы! Туздыра башласаң, бик тиз бетә ул. Казанга яңа итекләрен киеп китәргә булды ул. Әлбәттә, әнисе аларны күрми калмады: «Кайдан?» – дип сорады. – Әти бүләк итте. – Менә бит... Яхшы булган. Биргәч, яхшы инде... – диде ана. Дулкынланган чакларында, үзе дә сизмәстән, сүзләрне кабатлый-кабатлый сөйләшә иде ул. Күңеленә шом кереп оялады шул: тартып алалар кызын, югалта бит, югалта бердәнберен! Шулай ук бөтен нәрсә акчага сатыла микәнни?! Аның да әзерләп куйган бүләге бар да бит, әзсенер инде кызы. Шундый затлы итекләр янында бигрәк вак-төяк булып күренә шул. Шулай да, бер ниятләгәч, бирәсе итте. – Ни... Менә мин дә бүләк әзерләгән идем, кызым. Әллә нәрсә түгел дә инде. Бер укытучыбыз авылдан сарык йоны алып килгән иде. Сиңа җылы оекбашлар бәйләдем. – И әни! – диде кыз, үзенә сузылган ап-ак оекбашларны алырга да, алмаска да белмичә. «Нәрсәмә миңа синең оекбашларың?» – дип аңлады аны ана. – Бүлмәдә салкын, дисең бит. Шунда булса да киеп йөрерсең, аякларың өшемәс. Сиринә оекбашларны алган булды, әмма әнисе күрмәгәндә шыпырт кына ишек төбендәге бәрәңге капчыгы өстенә ташлады: «Оныттым диярмен. Оекбаш кына киеп йөрисе калды. Кәлүш ал тагы. Йөрер кызың кеше көлдереп». Әмма, инде чыгып киттем дигәндә, әнисе оекбашларны күреп алды да: «Оныткансың бит», – дип, кабат кызының сумкасына тыгып куйды. Икәүләп автобус тукталышына юнәлделәр. Сиринә ашыга-ашыга алдан атлады, әнисе авыр сулап арттан сөйрәлде. Гәүдәсе авыр булгач, тыны бетеп җәфа-лана иде. – Ашыкма инде, кызым, чапма ул кадәр. Артыңнан өлгерә алмыйм. – Соң, йөрмә. Үзем дә юлны беләм бит! – Юк, юк, озатам әле. Ни күңел белән өйдә утырыйм?! Автобуста да, станциядә дә ана белән кыз арасында сүз ялганмады. Сиринә үз уйлары белән мәшгуль иде. Әнисе һәрвакыттагыча ниндидер киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр биреп маташты, тик кыз аны тыңламады да, ишетмәде дә. Битараф карашын поезд киләсе якка төбәп: «Кайт инде син, әни, кайт», – дип кенә кабатлады. Поездга кереп утыргач та әнисенә «кит» дип кул болгады. Тик әнисе урыныннан кузгалмады. Поезд кузгалып киткәнче, боек карашын кызына төбәп, тәрәзә каршында таптанып басып торды. Аның күзләрендә яшь иде. Өстенә кыршылган иске пәлтә, аягына киез итекләр кигән, башына авыл хатыннары кебек урап шәл бәйләгән әнисе никтер бик кызганыч булып китте Сиринәгә. «Өс-башы тузган», – дип уйлап куйды ул. Тик икенче мизгелдә үк үзенә-үзе каршы килде: «Карт кешегә ярамаган тагын. Матур киенеп кая барасы бар? Үткән инде аның гомере». Ә Сиринәгә яшисе дә яшисе әле! Ул

