Кәлүшле кыз (хикәя) — 21 июля 2026 г. в 14:59:34.986
Кәлүшле кыз (хикәя) Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА 2. (Ахыры.) Әтисенең иркен, бай йортыннан кайтып кергәч, үз фатирлары тагын да кысан, фәкыйрь булып күренде аңа. Ничә ел инде җиһаз яңартканнары юк, һаман шул таушалып-кыршылып беткән иске-москы карават, диван, шкафлар... Башка тормышны күреп кайткан Сиринәнең монда яшисе килми иде инде. Китәр дә шул! Берүзенә ике бүлмә булачак бит, иркен, якты! Бүгенгә кадәр Сиринә башка бик күпләр кебек сазлыкта тыпырчына иде. Коткаручылар табылды, көймәләренә утыртып, бәхет диңгезендә йөзгән ак җилкәнле корабка таба алып киттеләр. Бу хәерчелек, мескенлек вакытлыча гына, Сиринә өчен түгел болар. Аны бөтенләй башка дөнья, матур киләчәк көтә. – Кайттыңмы, кызым? Әйдә, чишен дә, бергәләп чәй эчик. Сине көтәм, кыстыбый пешергән идем, – дип каршылады әнисе. Бичара ана! Сиринә синең кыстыбыйларыңны күрерлек хәлдәме? Әмма әнисе бик кыстагач, аның күңеле булсын өчен генә бер кыстыбый алып капты. Гөнаһ шомлыгы, йә Алла, кыстыбый эченнән бармак буе ак чәч сузылып чыкты. Кыз, чәйнәвеннән туктап, җирәнеп йөзен җыерды. Ана уңайсызланып кызарынды, акланырга кереште: – Яулык та бәйләгән идем югыйсә. Нишләп эләкте икән? Чәчем коела инде коелуын... Ни бит... яулык бәйләгән идем шул... Кызым, ни... син гаепләмә инде. Анысын куй да башкасын аша. Әмма Сиринә, кисәк кенә торып, табын яныннан кузгалып китте. – Рәхмәт! Тәмле булган! Әнисе турында да, чәчле кыстыбый хакында да шундук онытты ул. Уйлары кабат конверттагы акча тирәсендә әйләнде. «Ун мең! Нәрсә алыйм икән? Сапожки! Тучны! Импортныйны, кожаныйны алам!» Һәм шулай итте дә. Акча дигәнең әкәмәт тылсымлы икән ул, кәгазь генә димә. Мизгел эчендә мескен хәерчене дә патшага әйләндерә, кояш янына менгереп утырта, һәм дөньяның яңа бәхетлесе борыны белән болытлар сөзә башлый. Элек бу тирәне урап узган Сиринә бу юлы кибет ишеген аягы белән тибеп ачты. Күкрәк киереп, башын югары чөеп килеп керде, юри озак сайланды, сатучыларны йөдәтеп бетерде, итекләрнең әле берсен, әле икенчесен китертте. Рәхәт икән ул кесәңдә акча булса! Дөнья хуҗасы итеп тоясың үзеңне! Яңа итекләрен әнисенә күрсәтеп тормады, әтисе биргән акча хакында да берни әйтмәде. Ни хикмәт, әнисе дә аннан берни сорамады. Ул кызы үзе сөйләр дип көтте. Инде сөйләмәгәч, төпченмәскә булды. Иренең нинди зат икәнен хатын яхшы белә иде, Сиринә дә аңлар, аның матур сүзләренә алданмас, шәт. Нинди авыр чакта ташлап китте бит! Хыянәт ачысын хәмер белән басарга теләгән иде хатын. Әмма күзенә тилмереп караган баласы хакына үзен кулга алды. Бәласеннән башаяк дип, сату эшеннән дә китте. Хәзер мәктәптә идән юа, балалар бакчасында төнге каравылда да тора. Бар тапканы бердәнбер кызына. Укысын, белем алсын, кеше арасында ким-хур булмасын. Санаулы көннәр үтте дә китте. Сиринә китәсе көнне әнисе эшкә бармады. Иртүк торып өчпочмак пешерергә кереште. – Тордыңмы, кызым? Менә сиңа юлга күчтәнәч әзерлим. Ашап та китәрсең, – дип каршылады ул авызын зур ачып, иснәнә-иснәнә килеп чыккан кызын. Сиринәнең сынаулы, шикле карашын үзенчә аңлап, акланырга кереште: – Бүген яулыкның зурысын бәйләдем. Бер чәч бөртеге дә төшәрлек түгел. Ул никтер мескен генә елмайды. Елмайганда, сирәк тешләре күренеп алды. Сиринәнең күз алдына иркен кухня, затлы җиһазлар, ап-ак газ плитәсе һәм шуның янында кайнашкан озын халатлы, бөдрә чәчле, алсу йөзле хатын килеп басты. Чагыштыру һич тә әнисе файдасына түгел иде... Киемнәре дә, үзе дә мескен. Болай да сирәк чәчләрен яулык астына җыеп куйгач, йөзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган. Кызарынган күзлә-рендә алҗудан башка бернинди нур заты юк. Ярый әле Сиринә аңа түгел, әтисенә охшап туган. Йөрер иде югыйсә карсак буе, юан биле белән кеше көлдереп. Әнисе табага тезгән өчпочмакларны газ миченә тыгарга дип иелде. Шул чакта Сиринә аның аякларына игътибар итте. Арты тапталып беткән иске башмакларны күрде, кара оекбашларны һәм шуларның берсендә бармак башы хәтле тишекне күрде. Ул тишектән сары-көрән табан ялтырап тора иде. – Әни, синең оегың тишек.

