Аһ, менә ничек булган икән! Әнисеннән күпме сорап та җавап ала алмаган иде, инде аңлашы... — 21 июля 2026 г. в 14:09:31.223
Аһ, менә ничек булган икән! Әнисеннән күпме сорап та җавап ала алмаган иде, инде аңлашылды. Үзе гаепле булганга әйтмәгән, яшергән. Күрәчәктер, язмыш шулдыр, имеш. Әнисе эчкәнгә, әтисе ташлап киткән. Сиринә ятим үскән, ничә еллар кимсенеп яшәгән... Әнисенә ачуы килде кызның. Әгәр аңа 18 түгел, ә 30 яшь булса... Юк, алай да түгел. Әгәр ул бераз тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше булса... Юк, әгәр аның әтисе бай түгел, ә үзләре кебек үк мескен, мохтаҗ булса, Сиринәнең кулына ун мең сум тоттырмаса... Бәлки, шул чакта кызның түгәрәк йомры башына: «Ә нигә соң әле әти мине исерек хатын кулына ташлап киткән? Ничә еллар буена хәлемне дә белмәгән? Себердә эшләп зур-зур акчалар алгач, ник ярдәм итмәгән? Нигә дөньяда кызы барлыгын хәзер генә искә төшергән?» – дигән сораулар килми калмас иде. Кечкенә сумкасында бер-берсенә сыенып яткан шыгырдап торган меңлекләр кызның аңын томалаган, аны тәмам иләсләндергән иде. Шатлык томанына уралган яшь күңелдә андый җитди сораулар өчен урын табылмады, уйлары һаман шул акча тирәсендә бөтерелде. (Ахыры бар.)

